Туган як

Күпне күргән ветеран

90 яшьлек ветеран белән очрашуга баргач, аның әле бүген дә егетләр кебек булуын күреп сокландым. Хәтере бик яхшы. Үзе узган сугышны гына түгел, аннан алдагы тарихны да яхшы белә. Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышлары турында шактый мәгълүматлы, хәзерге мәктәп укучыларына караганда күпкә белемлерәк. Ул Колмакчы авылында туып-үскән, бүген дә шунда яши....

90 яшьлек ветеран белән очрашуга баргач, аның әле бүген дә егетләр кебек булуын күреп сокландым. Хәтере бик яхшы. Үзе узган сугышны гына түгел, аннан алдагы тарихны да яхшы белә. Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышлары турында шактый мәгълүматлы, хәзерге мәктәп укучыларына караганда күпкә белемлерәк.
Ул Колмакчы авылында туып-үскән, бүген дә шунда яши. Әтисе Миргаяз тырыш, эшчән кеше була. Кул көче белән тапкан малын тартып алып, кулак ярлыгы тагып, 1929 елда җиде кешелек гаиләне урамга куып чыгаралар. Күршеләре, аларны кызганып, үзләре дүрт кеше булу өстенә, тагын җидене өйдәш итәләр. Бераздан Камаловлар бер ташландык иске келәткә урнашып, мичсез, шыксыз шушы келәттә җан асрыйлар.
Салкын көзгә аяк басканда, әти кеше ихатасыз-нисез кечкенә генә бер өй алып, шуңа мич чыгара, каралты-кура торгыза. Бу 1938 ел була.
1941 елда Мирсәяфне берничә авылдашы белән Донбасс өлкәсенә ФЗУга җибәрәләр. «Сугыш башланган» дигән хәбәрне поездда барганда Норлатта ишетәләр.
Ә Донбасста аларны бомбага тотылган шәһәрләр, авыллар каршылый. Көндез шахтада эшләп, төннәрен окоп казыйлар. Көзен туган якларына кайтырга уйлап, Котдус исемле иптәше һәм бер урыс егете белән поездга билет алгач, Мирсәяф алардан аерылып, берүзе югалып кала. Ничек кирәк шулай, ач, ялангач, 22 көн туган якларына кайта. Ул кайтып җиткәндә, Котдус инде күптән авылда, ә Мирсәяфнең туганнары ут йотып малайларын көтәләр. Поезд белән кайтканда шәһәрләрдән ипи сыныклары эзләүләрен, Казанга кайтып җиткәч, соңгы тиеннәренә бер кишер алып ашавын хәзер елмаеп кына искә алса да, берүзенә чит җирләрдә каңгырып йөрү рәхәт булмагандыр. Юлда, юка киемнән, шахта галошы белән туңып-өшеп кайту үзенекен итәме, аяклары үтереп сызлый башлый. Бераз хәл керүгә Ульяновск ягына окоп казырга, танкларга каршы ныгытма төзергә җибәрәләр. Анда бер ай ат белән агач ташый. Кайткач, егетне бригадир итеп куялар.
1942 елда Мирсәяф ар-миягә алына. Өч ай Суслонгер лагеренда ачлыктан интектергәч, аларны Владивостокка озаталар. Суслонгерда солдатларның сугышка караганда күбрәк кырылуы хакында ветераннар ачынып сөйли. Мирсәяф абый да, йөзәрләгән кешегә сулы шулпалы кисмәкне уртага куя-лар да, кем җитешә шул ала; көчсезләр, авырулар кисмәк янына үтә алмый иде дип, ачынып сөйли. Суслонгердан фронтка китә алу солдат өчен бәхет була.
Камалов Тын океан флоты-ның яр буе сагында хезмәт итә. «Русский» утравына килгән солдатларны подвалларга урнаштыралар. Алты кешелек пулемет расчетына бер подвал туры килә. Диңгез якын булганга, подвалга су үтеп тилмертә. Аны түгәргә, ягарга утын әзерләргә кирәк. Өстәвенә, Япония самолетлары гел чикне бозып торалар. Солдатларга һәрчак уяу булырга туры килә.
Май аенда фашистлар Германиясенең җиңелүе турында сөенечле хәбәр килсә дә, Көнчыгышта 8 августта Япония империалистлары СССРга сугыш игълан итәләр. Тик бу сугыш бер ай чамасы гына барып, 2 сентябрьдә совет солдатлары җиңүе белән тәмамлана.
Армия хезмәтендә Мирсә-яф Камалов алдынгылар исәбендә йөри, комендор булып хезмәт итә. Күпме еллар үтсә дә, үзләренең пулеметларының ату ераклыгын, калибр зурлыгын төгәл хәтерли. 1947 елда моряк киемнәреннән туган якларына кайтып төшә. Кызганыч, 1961 елда 22 йортны көл иткән янгында күп нәрсәләр, «За победу над Японией» медале, фотолар, документлар һ.б. янып юкка чыга. Туган якларында башта бригадир, соңрак колхоз рәисе булып эшли. Тик көчкә җан асраган колхозны аякка бастырам дип, үзе дә нык авырый башлый. Бер ел дәваханәдә ятып чыккач, эштән азат итүләрен сорый. Рәислектән азат итсәләр дә завхоз итеп куялар. Ә колхозларны эреләндерү чорында Колмакчы һәм Елантауны берләштереп, Колмакчыда бригадир камыты кидертәләр. Шулай итеп, Мирсәяф абый 64 яшенә кадәр туган авылында эшли. Тырыш хезмәте өчен 1969 елда ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә.
Пар канаты Газзәсенә өйләнеп, 6 балага тормыш бүләк итәләр (икесе бала чакта вафат була). Бүгенге көндә 4 баласы, 9 оныгы, 13 оныкчыгын яратып, аларның уңышларына сөенеп яши ул.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: