Туган як

Контракт буенча хезмәт итеп була

Түбән Кама хәрби комиссариаты 19-30 яшьлек, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан, сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән ир-егетләрне контракт төзергә чакыра. Гаскәр төрен дә, хезмәт итү урынын да сайларга мөмкинлек бар. Хәзерге вакытта Һава-десант гаскәрләренә (Мәскәү өлкәсенең Кубинка һәм Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрләренә), Коры җир гаскәрләренә (Самара өлкәсенең Кряж һәм...

Түбән Кама хәрби комиссариаты 19-30 яшьлек, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан, сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән ир-егетләрне контракт төзергә чакыра.

Гаскәр төрен дә, хезмәт итү урынын да сайларга мөмкинлек бар. Хәзерге вакытта Һава-десант гаскәрләренә (Мәскәү өлкәсенең Кубинка һәм Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрләренә), Коры җир гаскәрләренә (Самара өлкәсенең Кряж һәм Рощинский, Оренбург өлкәсенең Тоцкое поселокларына), Эчке гаскәрләргә (Таҗикстанга) контрактчыларны җыялар.

Армиядән кайткач, «гражданка»да юньле эш тапмаган егетләр өчен бу әйбәт мөмкинлек. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының (хәзер ул Төзүчеләр поселогында) 209нчы бүлмәсенә барып белешә аласыз. Телефоннары: 44-04-17, 44-04-27.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: