Туган як

Хәрби бурычларын үтәргә...

Быел көзге чакырылышта 200гә якын егет хәрби хезмәткә озатылган. Тагын 120 булачак солдат чиратларын көтә.

Түбән Кама хәрби комиссариаты бүлегендә узган брифингта шул хакта хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта командаларны комплектлау графиктан калыша. Коронавируска антитәнчекләр табылган берничә егетне кире кайтарганнар.
– Җыелма пунктта тикшерүне ике тапкыр уздыралар. Нәтиҗәләр билгеле булгач кына, егетләрне җыелма пунктка кертеп, медицина тикшерүе үткәрелә, – дип аңлатты хәрби комиссар Фәрид Миңгәриев.
Кызганычка, ничә тапкыр кисәтсәләр дә, булачак солдатлар да, якыннары да куркынычсызлык таләпләрен үтәми: битлексез киләләр, араны да сакламыйлар.
Ә менә озатуга җитди сәбәпсез килмәгән егетләргә карата штраф элек 500 сум булса, хәзер 3 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Дөрес, гаиләдә башка балалар яки инвалидлар булса, штраф күләме кимрәк билгеләнә яки кисәтү генә ясалырга мөмкин.
Шунысы да бар: көчле затлар арасында хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр дә байтак икән. Югыйсә, дисциплина егет кешене тәрбияли, җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Якыннарга, туганнарга, бигрәк тә, ата-анага карата мөнәсәбәт үзгәрә. Солдатлар үзләрен кайгыртырга, авыр хәлләрдә югалып калмаска өйрәнә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: