Туган як

Казарма

Контрактчы булырга телисезме? Советлар йортында Түбән Кама хәрби комиссары полковник Фәрит Миңгәрәев, журналистлар белән очрашып, контракт буенча хезмәт итү өстенлекләре хакында сөйләде. Армиядә хезмәт итү миңа янамаса да, газета укучы егетләр өчен кирәге чыгар дип, игътибар белән тыңлап утырдым һәм сезгә дә шул хакта җиткерәм. Хәрби комиссар, бу елгы «призыв»тан...

Контрактчы булырга телисезме?
Советлар йортында Түбән Кама хәрби комиссары полковник Фәрит Миңгәрәев, журналистлар белән очрашып, контракт буенча хезмәт итү өстенлекләре хакында сөйләде.
Армиядә хезмәт итү миңа янамаса да, газета укучы егетләр өчен кирәге чыгар дип, игътибар белән тыңлап утырдым һәм сезгә дә шул хакта җиткерәм. Хәрби комиссар, бу елгы «призыв»тан чыгып фикер йөрткәндә, контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең артканнан-арта баруын билгеләп үтте. Һәм бу төр хәрби хезмәтнең өстенлекләренә тукталды.
Беренче контракт 3 елга төзелә. Хезмәт хакы рядовойлар өчен якынча - 25 мең, отделение командирларына -
40 мең, лейтенантларга - 55 мең сум. Контрактчылар хезмәт иткән чорда бушлай ашау, бушлай хәрби кием, яшәү урыны (яки вакытлыча алып торган фатирга түләү өчен акча бирелә) белән тәэмин ителәләр. Аларга читтән торып югары уку йортында ташламалы уку мөмкинлеге каралган. 20 елдан артык хезмәт итүчеләргә, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге дә биреләчәк. 20 ел хезмәт итә калган очракта, отставкага чыкканда 700 меңнән 900 меңгә кадәр акчалата пособие дә биреләчәк икән.
Димәк, әгәр дә сез 18-40 яшьлек ир-егет яки 20-35 яшьлек хатын-кыз булып, урта яки югары белемле һәм физик яктан чыдам икәнсез, ике дә уйламыйча, контракт төзи аласыз.
Контракт буенча хезмәт итүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 44-04-17, 44-01-99, 8-917-931-60-94. Адрес: Төзүчеләр поселогы, Центральная урамы, 86нчы йорт, 201нче кабинет.
Гүзәлия МИФТАХОВА,
Казан федераль университетының халыкара журналистика бүлеге студенты.
Заманында диңгезче булган
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 26 июльдә, Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. «Диңгез кыюларны ярата» - бу канатлы сүзләр сезнең турыда, тельняшка һәм бескозырка киеп йөргән ир-егетләр! Төрле елларда Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән газета укучыларыбызны үз бәйрәмнәре белән котлыйбыз. «Казарма» сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында сүз шуларның берсе - шәһәребездә яшәүче Фаил Ибраһимов турында.
Түбән Каманың спорт дөньясы белән азмы-күпме таныш булганнар, һичьюгында, шәһәребез һәм авыл Сабантуйларында гер күтәрүчеләр ярышын күзәтеп торганнар Фаилне белә булыр. Шәһәребездә иң көчле гер күтәрүчеләрнең берсе ул. «Татнефть», шәһәр, республика һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларда күп мәртәбә уңышка ирешкәне бар. 2008 елда, хәтта, спорт ветераннарының дөнья чемпионатында катнашып, үз яшендәге һәм авырлык үлчәвендәге гер күтәрүчеләр арасында беренче урынны алган иде. Ә соңгы вакыттагы зур уңышы - респуб-
лика күләмендәге Питрау җыенында җиңүе турында үзе күп еллар яратып укый торган «Туган як»ның әле моннан алдагы санында гына хәбәр иттек.
Мондый көч, мондый уңышлар, билгеле, үзеннән-үзе генә килми. Фаил спорт белән кечкенә чагыннан ук мавыккан. Дүртенче класстан башлап, үз авылларыннан дүрт километр ераклыктагы башка авылга йөреп укыган ул («гадәттә, юлның күп өлешен йөгереп уза идем», дип искә ала). Сигезенче класста укыганда буе 180 сантиметрга җиткән малай, тора-бара, чаңгыда узышу һәм гер күтәрү буенча үзләренең Баулы районында гына түгел, республика ярышларында да призлы урыннар яулый башлый.
Спорт чыныгуы хәрби хезмәттә дә ярап куя, әлбәттә. 1980 елның көзендә Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә вакыт җиткән егетне Владивостокка, Тын океан флотына җибәрәләр. Ул чагында СССР Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләрендә хезмәт срогы ике ел булса, Хәрби-диңгез флотындагыларныкы өч ел иде. Тын океан да сиңа җылы Кара диңгез түгел...
Русский утравындагы хәрби элемтәчеләр мәктәбендә 6 ай укып, ЗАС (засекреченная аппаратура связи, ягъни яшерен элемтә аппаратурасы) белән эш итәргә өйрәнгән матрос Ибраһимовны «Балхаш» корабленә билгелиләр.
- Безнең «Балхаш» - су өстендәге элемтә корабле, артык зур да түгел, озынлыгы 130 метр, авыр кораллары да юк, әмма флот элемтәсен тәэмин итү буенча җаваплы бурычлар тапшырылган иде, шуңа күрә безне өч су асты көймәсе саклап йөрде, - дип күңел хатирәләрен яңарта Фаил.
6 сәгать саен яшерен элемтә аппаратурасы янында сугышчан вахтада булса да, Ибраһимов ял вакытларын бушка уздырмый, спорт белән ныклап шөгыльләнә. Корабльдә йөгереп тә, чаңгыда йөреп тә булмый, шуңа күрә ул палубаның спорт мәйданчыгы итеп көйләнгән бер почмагында гер күтәрү буенча күнегүләргә басым ясый. Уңышлар да озак көттерми: 23 февраль, 9 май, Хәрби-диңгез флоты көне һ.б. бәйрәмнәр уңаеннан үткәрелгән ярышларда җиңә, ә 1982 елда, хәтта, Ерак Көнчыгыш хәрби округы беренчелегендә 80 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче урынны ала. Гер күтәрү буенча спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормасын Фаил хәрби хезмәттә чагында үти.
«Дембель»гә ул 1983 елның көзендә, беренче статья старшинасы булып кайта (белмәгәннәр өчен: флоттагы бу звание коры җир гаскәрләрендәге сержантка туры килә). Кайткач, Азнакайда нефтьче булып эшкә керә. Әмма озакка түгел: 1985 елда Түбән Камадагы туганнарына кунакка баргач, Кама буендагы яшь, матур шәһәрне бик ошатып, шушында килеп урнашырга карар кыла һәм ниятен тормышка ашыра да.
Түбән Камада ул 11нче СМУга плотник-столяр булып урнаша. «Пятачок»тагы бию кичәсендә Флера исемле кыз белән танышып, тиздән гаилә кора, тулай торактан «малосемейка»га күчә. Аннары - «Камэнер-
гостройпром»да бригадир, соңрак НПЗда хәрбиләштерелгән сак хезмәткәре булып эшли. Хәзерге вакытта, 2010 елдан бирле - «ТАНЕКО» компаниясендә технологик җайланмалар операторы. Үзе әйтүенчә, инде тормышы тәмам җайланган, башка беркая да күчү теләге юк.
Хатыны, «Нижнекамскнефтехим» лаброранты Флера белән алар менә дигән ике малай үстергәннәр. Олысы, эшмәкәр Раил ял вакытларында баскетбол, хоккей, футбол уйнарга ярата, ә студент Рафил спортта әтисе юлыннан бара - Сабантуйларда гер күтәрү буенча призлы урыннар ала башлады инде. Алма агачыннан ерак төшми, дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер...
Виктор ШАДРИН.
Фашистларга - балта белән
Күптән түгел «РенТВ» телеканалындагы «Военная тайна» тапшыруында гаҗәеп фактны телгә алдылар: Бөек Ватан сугышы чорында бер совет солдаты юлда иллеләп фашист белән күзгә-күз очрашкач, аларга берүзе һөҗүм итеп, яртысын дөмектергән, ә калганнары көчкә качып котылганнар... Моның белән кызыксынып китеп, Интернет аша әлеге вакыйга һәм аның герое турындагы документларны эзләп таптым.
«Текә» спецназчы берүзе дистәләрчә дошманнарын җиңә - мондый сюжет Американың «боевик» дип йөртелгән фильмнары буенча күпләргә таныш, гәрчә, экранда күрсәтелгәннәргә ышану кыен булса да. Ә менә Бөек Ватан сугышы башында, чыннан да, шундыйрак факт булган һәм ул Голливуд сценаристлары уйлап тапкан фильм сюжетларыннан да гаҗәбрәк. 1941 елның июль аенда булган вакыйганың герое да - ниндидер фантастик Рэмбо түгел, ә гади украин егете.
1919 елда Харьков губерниясенең Овчарово авылында туган Дмитрий Овчаренко, мәктәптә бишенче классны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Аның әтисе балта остасы була һәм улын да үз һөнәренең бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. 1939 елда Дмитрийны Кызыл Армиягә сроклы хәрби хезмәткә алалар. Солдат хезмәтеннән соң үз колхозына эшкә әйләнеп кайтырга һәм өйләнеп, балалар үстерергә хыялланган егетнең планнарын сугыш башлану челпәрәмә китерә.
Укчы полкның пулемет ротасында хезмәт итүче Овчаренко сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкка эләгә. Җиңелчә яралануы аркасында, аны җигүле ат белән йөк ташучы итеп күчерәләр, рота позицияләренә складтан сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек китереп тора. Бу вазифа әлләни куркыныч саналмаганлыктан, Дмитрий ат белән берүзе йөри һәм коралы да бер винтовка гына була.
1941 елның 13 июлендә (бәхетсез сан дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер), кызылармеец Овчаренко, Молдавиядәге Бельцы шәһәре янында сугышучы үз подразделениесенә, гадәттәгечә, сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек алып барганда, көтелмәгән хәл була. Барып җитәргә 4-5 километр калгач, Песец авылы янындагы юлда аның каршысына ике машина килеп чыга һәм алардан иллеләп фашист, шул исәптән, өч офицер сикереп төшә. Көтмәгәндә, дисәк тә, сугыш башындагы буталчык көннәрдә совет гаскәрләре тылына немецлар үтеп керүе гадәти хәл булган, анысы... Овчаренкога автомат төбәп, винтовкасын тартып алалар, арба янына немец отрядының командиры килеп баса һәм кызылармеецтан сорау ала башлый.
Сугышның беренче көннәрендә совет солдатларын әсирлеккә еш алып күнеккән гитлерчылар үзләрен бик иркен, тыныч тоталар, коралсыз калган кызылармеец озын гәүдәле һәм нык күренсә дә, аннан бернинди каршылык көтмиләр. Арбасы янында аптыраган кыяфәттә басып торучы Овчаренконың кул сузымында ук, печән өстендә яткан балтаны да әллә күрмиләр, әллә күреп тә игътибар итмиләр. Ә, бәлки, шәһәрдә яшәгән «культурный» немец офицеры балтаның нәрсә икәнен белмәгәндер дә...
Балта остасы Дмитрий бу минутларда нәрсә уйлагандыр, анысы билгесез. Әмма, күрәсең, «беткән баш беткән» диптер инде, кинәт арбадагы балтасын эләктерә дә, бер селтәнүдә фашист офицерының башын чабып өзә. Нәрсә-нәрсә, әмма монысын һич көтмәгән немецлар, командирларының башсыз калган гәүдәсе җиргә авып төшүен күреп тетрәнүдән, берничә секунд хәрәкәтсез катып калалар. Бу секундлар эчендә Овчаренко арбасыннан өч граната алып, аларны бер-бер артлы фашистлар төркеменә ыргытып өлгерә.
Төтен таралгач, граната кыйпылчыклары эләкми калган немецлар тагын да коточкыч күренешкә тап була: кая карама, үлгән һәм яраланган иптәшләре аунап ята, ә үз өсләренә, канга буялган балта күтәреп, ярсыган совет солдаты ыргыла!
Фюрерлары язган «Майн Кампф» китабында ариецларның барлык башка расалардан өстенлеге турында күп сөйләнелсә дә, анда котырынган «унтерменш» (ягъни, «кеше булып җитмәгән») славянның балтасыннан ничек котылырга кирәклеге өйрәтелмәгәндер шул... Һәм котлары очкан ике дистәдән артык фриц, коралларын да, гомумән, бөтен дөньяларын да онытып, күздән югалганчы табаннарын ялтыраталар. Качып котылу бәхете барысына да тәтеми: мәсәлән, исән калган ике офицерның берсен авыл басуында куып җитеп, Дмитрий төгәл хәрәкәт белән анысының да башын балта белән чабып өзә.
Вакыйга урынында немецларның үле гәүдәләре һәм үзе генә калгач, кызылармеец Овчаренко фашистларның документларын, офицерларның карталы планшетларын да җыеп ала һәм үзенең төп бурычын үтәүне уңышлы тәмамлый - сугыш кирәк-яракларын һәм азык-төлекне ротага вакытында илтеп җиткерә. Үзе белән булган хәлне иптәшләренә сөйләгәч, тегеләре, «ялганларга оста инде син» дип, аннан кычкырып көләләр. Әмма, Овчаренко алып кайткан документларны карагач, рота политругы гаҗәпләнүеннән сызгырып куя һәм берничә сугышчыны ияртеп, ул әйткән урынга китә. Үтерелгән немецларны санагач, Дмитрийның ике немец офицерын һәм егерме бер солдатны - барлыгы егерме өч фашистны теге дөньяга озатканлыгы раслана.
Бу хәлдән соң, батыр егетне «югарырак вазифа»га күтәрәләр - ат белән йөк ташудан азат итеп, пулеметчы итеп күчерәләр. Аның батырлыгын командование дә югары бәяли: СССР Югары Советы Президиумының 1941 ел, 9 ноябрь Указы белән, Дмитрий Романович Овчаренкога Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. (Архивларда бу хактагы документлар сакланса да, ничектер игътибардан читтә калып, безнең көннәргә кадәр матбугатта бернәрсә дә язылмаган булуы гына кызганыч).
Рядовой Овчаренко сугыш ахырына кадәр диярлек пулеметчы булып хезмәт итә һәм 1945 елның гыйнвар аенда, Венгрияне фашистлардан азат иткән вакытта авыр яраланып, госпитальдә вафат була.
Ә менә 1941 елның 13 июлендә Песец авылы янындагы мәхшәрдән качып котыла алган немецлар, мөгаен, ахыргы көннәренә кадәр еш кына куркыныч төш - балта күтәреп өсләренә ыргылучы шашкан совет солдатын һәм аның канлы балтасыннан берничек тә котылып булмаячагын күреп саташканнардыр...
Виктор ШАДРИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: