Туган як

Казарма

Солдатта хезмәт итеп,радиациядән зыян күрдем Кеше тормышында очраклылыклар зур роль уйный. Ә бәлки, бу очраклылыклар түгел, язмыштыр. Менә минем дә тормыш яшь чагында күз алдына китергәнчә булмады, кискен борылышлар ясап, башка юллардан китте. Үзебезнең Мөслим районында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, минем максат педагогия институтына укырга керү иде. Бәлки, моңа гомер...

Солдатта хезмәт итеп,радиациядән зыян күрдем

Кеше тормышында очраклылыклар зур роль уйный. Ә бәлки, бу очраклылыклар түгел, язмыштыр. Менә минем дә тормыш яшь чагында күз алдына китергәнчә булмады, кискен борылышлар ясап, башка юллардан китте.

Үзебезнең Мөслим районында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, минем максат педагогия институтына укырга керү иде. Бәлки, моңа гомер буе мәктәптә балалар укыткан әнием үрнәге сәбәп булгандыр. Әмма немец теленнән имтиханны тапшыра алмау аркасында, институтка керә алмадым. Һәм авылга кайтып, совхозга тракторчы булып эшкә кердем, чөнки мәктәптән алып чыккан тракторчы-машинист таныклыгы бар иде.
Ә шул ук 1973 елның көзендә хәрби комиссариаттан повестка китерделәр. Германиядәге совет гаскәрләрендә танкист булып хезмәт итәргә тиеш булганмын. Әмма монда тагын очраклылык барысын да үзгәртеп куйды: Мөслимнән Казандагы Татвоенкоматка безне, ни сәбәпледер, тиешле вакыттан соңрак алып барганнар. Мин билгеләнгән команда инде китеп өлгергән булып чыкты. Нәтиҗәдә, мине Горький (хәзерге Нижний Новгород) өлкәсенең Кстово шәһәренә, хәрби-төзелеш частьлары, ягъни стройбат өчен взвод командирлары әзерли торган «учебка»га җибәрделәр. Монысы минем өчен зур ачыш иде, чөнки армиянең сугышчан корал белән эш итә торган барлык гаскәрләрендә взвод командиры - лейтенант званиесе булган офицер вазифасы, ә менә стройбатта, ни гаҗәп, взводлар белән сержантлар командалык итә икән. Хәер, көтелмәгән хәлләр әле алда булган...
Алты ай дәвамында әзерлек узганнан соң, 1974 елның язында, кече сержант званиесе биреп, Семипалатинск өлкәсендәге «М» мәйданчыгыннан (хәзер - Курчатов шәһәре) 65 километр ераклыкта урнашкан хәрби-төзелеш частена взвод командиры итеп җибәрделәр. Без анда космик ракеталарны сынау институтында төзелеш-ремонт эшләре башкардык. Бервакыт, җир астында ракета двигательләрен сынау барган чагында, безне клубка кертеп яптылар һәм көне буе кинолар каратып утырттылар. Аяк астында җир селкенеп торды. Соңыннан ишетеп белүебезчә, ракета двигательләрен эшләтеп караган вакытта «штаттан тыш ситуация», ягъни авария булган.
Бераз вакыттан миңа һәм взводымның беренче отделениесенә, нык саклана торган «зона»га үтеп керү өчен пропусклар биреп, шунда ремонт эшләре башкару бурычы куйдылар. Без җир астына бик тирәнгә (ун этажлы йорт биеклеге кадәр, дип сөйләштеләр) төшеп, яшерен объект стеналарын иске бу-яудан чистарттык һәм яңадан буядык.
Без бу эшләрне тәмам-лаганда, бирегә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре командующие армия генералы В.Ф.Толубко үзе тикшерү белән килде. Ул чагында әле аерым Космик гаскәрләр юк, космоска оча торган «гражданский» ракеталар да Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре карамагында иде.
Яшерен объекттагы ремонт эшләрен төгәлләгәч, без үзебезнең казармага кайттык. Ә бераздан «зона»да булганнарның хәле начарланды, барыбыз берьюлы чирли башладык. Безне «М» мәйданчыгындагы госпитальгә озаттылар, шунда ай ярымлап яттык. Санаторийдагы кебек ашаттылар, күп анализлар алдылар, әмма нәтиҗәләрен үзебезгә әйтмәделәр.
Госпитальдән үзебезнең частька кайткач, минем тормышта тагын бер үзгәреш булды. Мине һәм тагын бер кече сержантны (исеме Кузьма иде), рота командиры урынбасары лейтенант Брылев җитәкчелегендә, Ставрополь шәһәренә, шундагы өлкә хәрби комиссариатыннан призывниклар алып кайту өчен командировкага җибәрделәр. Шуннан кайтканда мин лейтенант Брылев белән конфликтка кердем. Ул, юлда Кузьма белән мине ашатып-эчертү өчен (аракы да алган иде) акчасын тотып бетерү сылтавы белән, үзебез алып кайта торган призывниклардан акча җыярга кушты. Мин моны эшләүдән баш тарттым, ә Кузьма командирның боерыгын үтәде. Менә шулай, хәзер генә түгел, әле тәртип булган совет чорында да офицерларның төрлесе бар иде (һәрхәлдә, мин хезмәт иткән стройбатта).
Брылев үчле кеше булып чыкты. Командировкадан кайткач, рота командирына ул минем турыда ниләр сөйләгәндер, анысын белмим. Әмма мине, сәбәбен әйтеп тормыйча, взвод командиры вазифасыннан азат иттеләр. Кече сержант званиесеннән мәхрүм итмәсәләр дә, башка ротага гади ташчы итеп күчерделәр. Мин билгеләнгән взводта барысы да диярлек, шул исәптән взвод командиры да, чеченнар иде. Алар урысларны яратмыйлар, ә миңа - татарга карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар.
Ял сәгатьләрендә мин китаплар укыдым, хәтта, киләчәктә кирәк булыр дип, Карл Марксның «Капитал»ын укып чыктым. Хәрби хезмәттә иң күңеллесе - өйдән хатлар алу. Әнидән, туганнардан, классташлардан, дуслардан хатлар килеп торды, үзем дә гел яздым. Армиягә киткәнче дуслашып йөргән Миңлегөлнең бик матур язган хатлары көн саен диярлек килә иде, аларның кайбер урыннарын взводтагы хезмәттәшләремә дә укып күрсәткәләдем. Ул чагында яшьлек дустым Миңлегөлнең гомерлек юлдашым буласын әле кем уйлаган... Шөкер, армиядән кайтканнан соң өйләнешеп, менә дүрт дистә елга якын инде бик тату гомер итәбез, ике малай үстердек. Миңлегөл инде пенсия яшендә булса да, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә рус теле һәм әдәбияты укыта әле.
Хатлар дигәннән, мин бер ялгышлык та эшләдем. Хезмәт срогы ахырына якынлашкач, безгә соңгы заданиене бирделәр (армиядә аны «дембельский аккорд», диләр). Тизрәк бетерү өчен, көндез дә, төнлә дә эшләдек, шуңа күрә әнигә шактый вакыт хат язмыйча тордым. Моңа аптыраган әни Мөслим хәрби комиссариатын аякка бастырган. Нәтиҗәдә, мине замполит чакыртты һәм хәзер үк утырып әнигә хат язарга кушты. Мин шулай эшләдем дә, әнидән гафу үтенеп, сәбәбен аңлатып хат яздым.
Шулай итеп, хезмәтнең көтеп алынган соңгы көне дә килеп җитте. «Дембельский аккорд» өчен миңа 25 сум түләдер. Бу акчага мин әнигә һәм Миңнегөлгә бүләкләр алырмын дигән идем дә, әмма насыйп булмады. Минем белән бергә якташ һәм адаш - Мөслимнән Марсель хезмәт итте. Аның да кайтып китәр вакыты җиткән, әмма часть командованиесе алдында бурычы бар икән (стройбат бит). Райондашка безнең белән «аккорд» эшендә катнашырга рөхсәт бирмәгәннәр иде. Ә бурычы нәкъ 25 сум икән. Нишлисең, якташны коткарырга, аның бурычын кап-ларга туры килде. Нәтиҗәдә, «дембель»гә бүләкләрсез, аның каравы, райондаш белән бергә кайтып киттек.
1975 елның декабрендә авылга кайткач, совхоз җитәкчелеге мине яңа тракторга утыртты. Җәмәгать эшендәге активлыгым өчен, тиздән мине совхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. КПСС сафларына кергәч, Мөслим райкомы мине Саратовтагы югары партия мәктәбенә укырга җибәрде. Аннан кайткач, башта - районның «Маяк» колхозында, аннары «Үзәк» совхозында партком секретаре булып эшләдем.
Ил хакимиятенә Горбачев килеп, партияне һәм совет дәүләтен таркатырга тотынгач, Түбән Камадагы райондашым Мөнәвир Әюпов мине шәһәргә күченергә һәм үзе җитәкчелек итә торган массакүләм шиннар заводына эшкә урнашырга чакырды. Һәм мин шул заводта профком рәисенең беренче урынбасары булып эшли башладым.
Инде тәмам Түбән Кама кешесе булып, әйбәт кенә эшләп йөргәндә һәм шәһәрнең җәмәгать тормышында кайнаганда (туксанынчы елларда Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә, милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаштым), минем тормышта тагын үзгәрешләр башланды. Болары инде - аеруча күңелсез үзгәрешләр... Армиядә алган атом радиациясе нурланышы, күрәсең, эзсез узмады - сәламәтлек бетте. Шуның аркасында, 48 яшемдә икенче группа инвалид булдым. Менә 12 ел инде, инвалидлык буенча пенсиядә. Россия оборона министрлыгының Үзәк архивына язып, хәрби хезмәт вакытында радиациягә дучар булуым турында белешмә җибәрүләрен сораган идем дә, ләкин аннан бернинди җавап та килмәде...
Марсель ХАРИСОВ.
 
Контрактчы булырга теләсәгез...
Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәреннән һәм районыбыз авылларыннан 600ләп ир-егет Россия Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итә. Соңгы елларда контрактчылар саны туктаусыз артып тора, ләкин әле алар җитәрлек түгел. Чөнки, Түбән Кама хәрби комиссары полковник Фәрит Миңгәрәев әйтүенчә, ил җиткәчелеге 2017 елга ук инде Россия Кораллы көчләре сафларындагы солдат һәм сержант вазифаларының яртысын диярлек контрактчылар, ягъни профессиональ хәрби хезмәткәрләр белән комплектлау бурычы куя.
Контракт төзеп хезмәт итүнең өстенлекләре күп. Хезмәт хакыннан башлыйк: рядовой солдат аена - 25 мең сум, отделение командиры (сержант) 40 мең сум ала. Моннан тыш, дәүләт тарафыннан күп төрле льготалар каралган: түләүсез тук-
лану, кием, торак, медицина хезмәте, елга бер мәртәбә чираттагы ял урынына транспортта бушлай барып кайту; 3 ел хезмәт иткәннән соң югары һәм махсус урта уку йортларына конкурссыз керү һәм түләүсез уку мөмкинлеге; 5-6 ел хезмәт иткәннән соң аерым квартир алу мөмкинлеге; 20 ел хезмәт иткән очракта, 45 яшьтән пенсия ала башлау һ.б.
Россия Кораллы көчләрендә чакыру (призыв) буенча срок-лы хезмәткә барып кайткан һәм «гражданка»да үзенә лаеклы урын тапмаган 40 яшькә кадәрге ир-егетләр өчен бу - яхшы мөмкинлек. Ә югары белемгә ия булганнар, чакыру буенча хезмәт итмәгән очракта да, контракт төзи ала. Беренче контракт өч елга төзелә. Булачак профессиональ гаскәриләргә таләпләр шактый катгый: кимендә урта белем; физик яктан сәламәт һәм чыныккан булу; үзең һәм туганнарың хөкем ителмәгән булырга тиеш.
Ә инде кайларда хезмәт итәргә була, дисәгез, анысын үз теләгең буенча сайларга мөмкин. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Мәскәү, Самара, Оренбург, Псков, Воронеж, Архангельск өлкәләрендә, Приморье краенда, Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедә һ.б. урыннарда урнашкан хәрби частьларга контракчылар кирәк.
Бу хакта тулырак белешү өчен, Түбән Кама хәрби комиссариатының (Төзүчеләр поселогы, Центральная урамы, 86нчы йорт) 201нче кабинетына мөрәҗәгать итегез. Телефоннары: 44-04-17, 44-01-99, 8-917-931-60-94.
Солдат җыры
Без китәбез армиягә,
Туган илне сакларга.
Бераз гына түзче, җаным,
Карамыйча ятларга!
Мәхәббәтебез гөлләре
Чәчәк атсын, шиңмәсен.
Йөрәкләрдә янган утлар
Сүрелмәсен, сүнмәсен.
Спорт белән дуслык булса,
Солдат хезмәте җиңел.
Тик барыбер туган якка
Тартыла икән күңел...
Тәртип сөюче старшина
Аптыратса да бәйләнеп,
Тик сугыш кына чыкмасын,
Кайтырбыз бер әйләнеп!
Инсаф КАШАПОВ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: