Туган як

Казарма

Сириягә җибәрелү куркынычы янамый 1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Бу көздә Түбән Камадан 1988-1997 елларда туган 300 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларны хәрби частьларга шушы ай ахырында озата башлыйлар. Егетләребезнең иң яхшы әзерлекле булганнары армия «элита»сына - Һава-десант һәм Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Түбән Кама шефлык итә...

Сириягә җибәрелү куркынычы янамый

1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Бу көздә Түбән Камадан 1988-1997 елларда туган 300 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларны хәрби частьларга шушы ай ахырында озата башлыйлар.

Егетләребезнең иң яхшы әзерлекле булганнары армия «элита»сына - Һава-десант һәм Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Түбән Кама шефлык итә торган частьларына җибәреләчәк. Призывникларның күпчелеге - яртысы диярлек Коры җир гаскәрләренә озатыла. Шулай ук, Хәрби-диңгез флотында, Һава-космик көчләрендә, Эчке гаскәрләрдә һ.б. подразделениеләрдә хезмәт итүчеләр дә булачак.
Күп кенә ата-аналарны, улларын хәзерге вакытта сугыш бара торган Сириягә яки башка «кайнар нокта»ларга җибәрмәсләрме, дигән сорау борчый. Мондый сорауларга Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин ныклы җавап бирде: «Призыв буенча хезмәт срогы бер елга калдырылганнан бирле, андыйларны сугышчан хәрәкәтләр бара торган урыннарга җибәрү турында сүз дә була алмый. Кирәк чагында, андый урыннарга бары тик контрактчылар, ягъни профессиональ хәрби хезмәткәрләр генә җәлеп ителергә мөмкин». Һәм бу бик дөрес, чөнки ышанычлы ил сакчысын әзерләү өчен хәзерге бер еллык хезмәт срогы һич җитәрлек түгел. Совет чорында ике ел хезмәт иткәннәр белә: ел ярымлап вакыт узгач кына, үзеңне яшьләргә үрнәк күрсәтерлек чын солдат итеп хис итә башлый идең. Призыв буенча хезмәт итү срогын бер киметкәч, арттыру мөмкин түгелдер. Шуңа күрә, ил җитәкчелеге хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итүчеләр санын шактый арттыру - 2017 елга ук инде солдат һәм сержант вазифаларының яртысын диярлек профессиональ хәрби хезмәткәрләр белән комплектлау бурычы куя, алар өчен югары хезмәт хакы һәм күп төрле льготалар билгеләнгән, ул хакта «Казарма» сәхифәсенең сентябрь чыгарылышында җентекләп язган идек.
Ә инде призыв буенча бер ел хезмәт итүче солдатларга банк картасы бирелеп, анда ай саен 2 мең сум (ятимнәргә -
3 мең сум) күчерелә. Татарстан призывникларын армиягә озатканда, аларга кесә телефоны бүләк итү дә инде традициягә керде, аның белән аена бушлай 30 минут сөйләшү һәм 10 SMS җибәрү мөмкин.
Болары инде моңа кадәр дә бар иде, ә менә яңа формага киендерү - монысы яңалык. Хәзерге вакытта көндәлек форма булган «камуфляж»дан күпләр, җәен аның белән эссе, ә кышкы чорда салкын дип, канәгатьсезлек белдерә иде. Хәтта бөтен казармалары белән салкын тидереп, госпитальгә эләгү очраклары да булган. Бу көздә солдатларга «офис формасы» дип аталган яңа кием бирелә, казармада һәм класслардагы дәресләр вакытында шуны киячәкләр. Мондый форманы инде ике ел дәвамында офицерлар кия һәм менә хәзер солдатларга да чират җиткән. Ә менә спорт белән шөгыльләнү һәм кырдагы сугышчан өйрәнүләр өчен, элеккечә, «камуфляж» калачак.
 
Солдат чаклар бар иде
Безнең яшьлек елларында армиядә хезмәт итү егетләр өчен зур горурлык, ә солдатта булмаганнарга мыскыллырак караш иде.
Балачак дустым Вахитны, зур мәҗлесләр ясап, ике мәртәбә армиягә озаттылар, икесендә дә Казаннан борып кайтардылар. Инде өченче мәртәбә кулына повестка тоттыргач, бу юлы да солдатка алмасалар, нинди зур гарьлек була, дип, беркемгә дә белдермичә, урам юлыннан түгел, бәрәңге бакчасы аркылы чыгып, ындыр артыннан гына хәрби комиссариатка юл тоткан. Бәхетенә, бу юлы аны кире бормаганнар. Хәрби бурычын үтәп, ике елдан чын егеткә әйләнеп кайтты Вахит.
Мин үзем 1969 елның май аенда хәрби хезмәткә киттем. Безне, бер төркем Татарстан егетләрен, Калуга өлкәсенең Козельск шәһәренә җибәрделәр.
Хәрби шәһәрчекнең бетон җәелгән мәйданына тезеп бастырдылар да, бер старшина белән капитан арабыздан озын буйлы, тазарак егетләрне аерып, икенче рәткә чыгарып бастыра башладылар. Миңа игътибар итмиләр болар, чөнки буем 166 сантиметр гына. Инде бөтен якташларны алып бетерә язгач, түзмәдем: «Мине дә алыгыз әле», - дим боларга. Капитан миңа күз салып алды да: «Бу егет безгә бармастыр», -
диде. Күкрәгемне киереп, беләкләремне катырдым да, каршымда басып торган старшинага: «Менә, мускулларымны тотып карагыз!» - дидем. Старшина минем беләкләрне капшап карады да: «Бу егетне дә алыйк әле, иптәш капитан?», - дип үзенең командирына карады. Капитан: «Ярар, ал инде!», - дигәч, мине дә икенче рәткә чыгарып бастырдылар. Шулай итеп, без, утыз егет, сержантлар мәктәбенә эләктек.
Кечкенәдән үк көчле булып үсәсем килде. Алтынчы класста укыганда, авыл клубы ишегалдындагы ике потлы герне бер кул белән күтәрә алмагач, ике кул белән күтәреп койма баганасына утырттым да, бер кулыма элеп ишек алды буйлап урап килдем. Шулай итеп тотып караган, герне бер кул белән дә күтәрә башладым.
Сержантлар мәктәбенең беренче физик әзерлек дәресендә турникта утыз тапкыр тартылып, ике-өч күнегү дә күрсәткәч, мине физрук итеп сайладылар.
Без Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренә эләккән булып чыктык. Хәрби мәктәптә безгә ракеталарның «боеголовка»ларын махсус краннар ярдәмендә монтажлау ысулын өйрәттеләр. Алты ай укыганнан соң, курсантларны төрлесен-төрле якка, җир астындагы махсус шахталарда урнаштырылган ракета «боеголовка»ларына хезмәт күрсәтер өчен озаттылар. Козельск урманнары Брянск урманнары белән тоташа. Ул тирәләрдә континентара баллистик ракеталар яшерелгән.
Минем үземне «урман»га җибәрмәделәр. Әйбәт итеп «боевой листок», ягъни стенгазета чыгаруымны, матур язуымны күреп, штабта хезмәт итү өчен калдырдылар.
Шуны да өстәп әйтәсе килә: үзеңне әйбәт, тәртипле тотсаң -
сиңа да башкалар тарафыннан шундый караш. Армиядә чагында хезмәттәшләрем белән бернинди конфликтлар да булмады дип әйтә алмыйм, бер-ике «старик» кыерсытмакчы булып кыландылар-кылануын, тик тәртипле генә, әмма кискен каршылык күрсәткәч, андый хәл бүтән кабатланмады. Тагын истә калганы шул, татарларга ятсынып, чит итеп караучылар юк дәрәҗәсендә иде.
Госпитальдә операция ясатырга да туры килде. Анда ятканда, үзебезнең штаб начальнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны подполковник Янчевскийның хатыны миңа еш кына «передача»лар алып килә иде. Алар икесе дә мине бик ошаттылар, ни өчендер - белмим. Поляк милләтеннән булган Янчевскийның татар егетенә мөнәсәбәте турында үзәк хәрби газетага мәкалә язасы килгән иде дә, әмма тормышка ашмый калды. Сугышчан һәм сәяси хәзерлек отличнигы булып, «Гвардия» билгесе тагып, ике ел хезмәт иткәннән соң 1971 елның язында өйгә кайттым. Армия хезмәтенең әлләни авырлыгы булмады, тик туган як кына бик сагындырды. Казанга кайтып төшкәч, колакларым үзләреннән-үзләре тырпайды, кешеләрнең татарча сөйләшүен сагынган идем.
Армиягә китәсе егетләргә шуны әйтәсе килә: хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен аңлап, аның кирәклегенә ышанып, үзеңне көчле армиябез механизмының бер өлеше итеп тоеп, шәһәребез, республикабыз, халкыбыз данына тап төшермичә, намус белән хезмәт итеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтыгыз!
Инсаф КАШАПОВ.
 
Кораллы көчләр ветеранын котладылар
Шәһәребездә яшәүче СССР Хәрби-диңгез флоты ветераны, отставкадагы икенче ранг капитаны Габдулла Әһлиуллин шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Яше шактый зур булса да, аның әле бүген дә өендә кул кушырып утырганы юк, һәрвакыттагыча, тынгысыз, гел кеше арасында. Түбән Кама сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы активистларыннан берсе буларак, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә ул. Шәһәребездә ел дәвамында оештырыла торган хәрби-патриотик чараларның берсе дә отставкадагы офицер-диңгезче Әһлиуллин катнашыннан башка узмый.
Габдулла Сәхиулла улының юбилее уңаеннан, ул яши торган микрорайондагы 32 нче гимназиядә тантаналы кичә үткәрелде. СССР Кораллы көчләре ветеранын шәһәр советы депутаты Марс Мостафин, ветераннар советы вәкилләре, отставкадагы хәрби диңгезчеләр, 28 нче микрорайон советы рәисе Әлфия Шәехова һәм 32 нче гимназия коллективы котлады. Юбилярга күп бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды, гимназия укучылары аңа багышланган концерт куйды.
- Моның кадәр хөрмәтне күргәч, гел яшәреп киткәндәй булдым, - дип шатлыгы белән уртаклашты Габдулла ага.
 
Ай-һай...
«Всероссийское родительское собрание» иҗтимагый хәрәкәте, армиядә аты-юлы белән сүгенүне тыюын үтенеп, Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иткән.
«Солдатлардан һәм матрослардан башлап, генералларга һәм адмиралларга кадәр барысы да сүгенәләр, шул рәвешле, мундирларына тап төшәрәләр», - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Моңа җавап йөзеннән, оборона министрлыгы «Вежливые люди» дигән кулланма әсбап чыгарырга карар кылган, анда әдәп кагыйдәләре бәян ителәчәк. Шулай ук, хәрби хезмәткәрләр арасында тәрбия-аңлату чаралары үткәреп, аларны әдәпле булырга, «культурно» сөй-ләшергә өйрәтмәкчеләр.
Ай-һай... Хәзерге һәм элекке хәрбиләрнең күбесе бу ниятләргә тузга язмаган нәрсә дип карый. Кайбер җәмәгать эшлеклеләре һәм язучылар да, армиядә сүгенүне бетерү мөмкин түгел, диләр. Мөгаен, бу чыннан да шулайдыр...
Хәтерлим әле, солдат хезмәтенең беренче иртәсендә үк безне хәрби мәктәп казармасында тезеп бастыргач, рота старшинасы, «сверхсрочник» Чурсин: «Это что за подушка?! Она была под головой у курсанта или под ж…й у женщины?» дип тәрбияли башлаган иде ( бу әле аның авызыннан чыккан иң «культурный» сүзләр). Ир-егетләр мохитендә ике ел буе шундый терминологиягә күнеккәч һәм, нәрсәсен яшереп торырга, үзең дә шулай сөйләшергә ияләнгәч, чир китәр, гадәт китмәс, дигәндәй, аннан бик тиз генә арынып та булмый икән... «Дембель»гә кайткач, авылдагы бер кыз белән сөйләшеп йөргәндә ара-тирә аның, нигәдер, кинәт кенә үпкәләгән кыяфәт чыгарганына аптырый идем. Аңлашкач, сәбәбе ачыкланды: җанлы әңгәмә вакытында, үзем дә сизмичә, артык әдәби булмаган бер сүз ычкындыргалыйм икән... (Бу - яшьләр күпкә тәртипле, тәрбиялерәк булган совет чорында, хәзерге кызлар моңа игътибар итмәс иде, чөнки алар үзләре дә егетләреннән уздырып сүгенә).
Кыскасы, «в армии матом не ругаются, в армии матом разговаривают», ягъни, «армиядә аты-юлы белән сүгенмиләр, армиядә аты-юлы белән сөйләшәләр», дигән мәгълүм әйтемнең актуальлеген оборона министрлыгы ниндидер тәрбия-аңлату чаралары белән генә бетерә аласына шик зур.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: