Туган як

Казарма

Бәйрәм белән, «стратег»лар! Киләсе атнада илебезнең Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре барлыкка килүгә 56 ел тула. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Комунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Хәзерге вакытта 17 декабрь Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта...

Бәйрәм белән, «стратег»лар!
Киләсе атнада илебезнең Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре барлыкка килүгә 56 ел тула. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Комунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Хәзерге вакытта 17 декабрь Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
Хәзерге вакытта дим, чөнки Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре яшерен булу сәбәпле, совет чорында туган көне календарьда күрсәтелмәде. «Стратег»лар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен, Коры җир гаскәрләренең оператив-тактик ракета частьларында һәм артиллериядә хезмәт иткәннәрнеке белән бергә кушып, 19 ноябрьдә билгеләп үтәләр иде. Гомумән, СССР вакытында дәүләтнең хәрби серләре, хәзерге заманнан аермалы буларак, нык сакланды. «Стратег»ларның үз эмблемасы да юк иде, хәрби формалаларына, «маскировка» өчен, артиллерия (кайбер частьларда - авиация) эмблемалары тагып йөрделәр.
Дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылган, армия элитасы булып саналган бу яшерен гаскәрләрне социализм чорында, хаклы рәвештә, Ватанның ракета калканы дип йөртәләр иде. Анда сәламәтлек буенча да, белем ягыннан да аеруча яхшы хәзерлекле, ышанычлылык мәсьәләсендә дә җентекләп сайлап алынганнар хезмәт итте (хәзер дә шулай булырга тиештер).
Илебездә «үзгәртеп кыру» афәте башлангач, чит ил агенты Горбачев, исерек «реформатор» Ельцин һәм алар тирәсендәге түрәләр, океан артындагы хуҗаларының әмерен үтәп, куәтле державаны хәлсезләндерү өчен булдыра алганнарының барысын да эшләделәр. Шул исәптән, АКШка каршы тора алырлык иң яңа, заманча стратегик коралларны берьяклы җинаятьчел «кыскарту», ягъни юкка чыгару юлы белән дә. Ләкин, шуңа да карамастан, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре бүген дә илебез Кораллы көчләре куәтенең төп нигезен тәшкил итә, Ватаныбызны читтән һөҗүм итүдән ышанычлы саклый, дөньяның атом-төш коралы булган дәүләтләре арасында тотрыклылыкны тәэмин итү факторы булып тора.
Түбән Камада элекке «стратег»лар байтак, кайберләре турында «Казарма» сәхифәсендә язганыбыз да булды. Десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм диңгез пехотачылары кебек, үз бәйрәмнәрен бергә җыелып үткәрү гадәте булмаса да, Стратегик максаттагы раке-та гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр армия елларын искә төшереп, 17 декабрьдә һәркайсы үзенчә билгеләп үтәр, мөгаен... Барыгызны да -
якынлашып килүче бәйрәм белән!
Гарәпләрне яклап, сугышып йөргән идек...
Соңгы вакытта барыбыз да Сүрия, Мисыр (Египет), Төркия тирәсендә куерган вакыйгаларны телевизордан борчылып карыйбыз. Ә менә миңа заманында, СССР Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән чагымда, ул илләрне күрергә, алай гына да түгел, сугыш хәрәкәтләрендә дә катнашыргатуры килгән иде. Хәер, ул чагында безнең андагы хәрби конфликтларда катнашуыбыз сер итеп сакланды, бу хакта газеталарда язмадылар һәм телевизордан күрсәтмәделәр.
Мин Сарман районының Юлтимер авылында туып-үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Чаллыга, КамАЗ төзелешенә балта остасы-бетончы булып эшкә киттем. Шул ук вакытта, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына читтән торып укырга кердем. Ә тиздән, хәрби комиссариаттан повестка китерделәр. Һәм 1970 елның 8 маенда мине һәм яңа иптәшләремне «Бигеш» аэропортыннан ИЛ-14 самолеты белән Казанга алып киттеләр. Татвоенкоматка СССР Кораллы көчләренең төрле гаскәрләреннән килгән «покупатель»ләр (аларны шулай дип йөртә идек) призывникларны сайлап алып китә башлагач, кая эләгермен икән, дип көткән идем. Безнең команданың «покупателе» диңгезче формасыннан булгач, Хәрби-диңгез флотына китүебезне аңладым.
Поезд белән Калининград өлкәсенең Пионерск шәһәренә барып җиткәч, Балтыйк флотының диңгез пехотасында хезмәт итәчәгем ачыкланды. Яхшы физик әзерлек таләп итә торган мондый хезмәткә әзер идем: мәктәптә укыганда йөгерү һәм чаңгы ярышларында алдынгы булдым, Чаллыда эшләгәндә бокс секциясендә шөгыльләндем. Ай ярым хәрби әзерлек узганнан соң, Балтийск шәһәрендәге диңгез пехотасы частеның танк батальонында, йөзә дә ала торган ПТ-76 танкының заряжающие, ягъни пушкасын һәм пулеметын корып торучысы булып хезмәт итә башладым.
Ә тагын дүрт айдан безне сафка тезделәр дә, «сугышчан хәрәкәтләр бара торган урынга доброволецлар кирәк, кемнәр теләми, монда каласыз», - дип әйттеләр. Калырга теләүчеләр булмады. Шуннан соң үзебезнең хәрби техниканы тимер юл платформаларына төяп, Севастопольгә юл тоттык. Анда техниканы десант корабльләренә күчереп һәм үзебез дә урнашып, Кара диңгез буйлап походка кузгалдык. Бу 1970 елның көзе иде.
Десант корабле белән бара торгач, Төркия башкаласы Стамбулга җитеп, Азияне Европа белән тоташтыра торган күпер астыннан узып, Урта диңгезгә кердек. Аннан соң Урта диңгезне Һинд океаны белән тоташтыручы Сүәеш каналына барып җиттек. Канал башланган урында Порт-Саид шәһәре урнашкан. Шул Порт-Саид портында якорьне төшердек. Безгә, диңгез пехотачыларына, корабльне диверсиядән саклау бурычы йөкләнде, чөнки ул якларда тыныч түгел иде, суда йөзә торган миналар да булырга мөмкин, дип кисәттеләр...
Бераз вакыт шунда торып, Африкадагы һава шартларына ияләшкәч, безне канал аша Фуат портына алып киттеләр. Анда төшеп, чүлнең кызган комына аяк бастык. Бу инде сугышка барып керүебез иде. Ул чагында гарәпләр белән Израиль арасында сугыш башланып, Советлар Союзы, яшерен рәвештә, гарәпләргә ярдәм итте. Сугыш коры чүлдә бара, тирә-якта бернинди йортлар, корылмалар юк. Анда җәй көне эсселек 50 градуска кадәр җитә. Су юк, аны машиналар белән китерәләр. Йоклау - палаткаларда, ә танкистларның танк эчендә йоклаган вакытлары да күп булды. Без анда гарәп армиясе формасын киеп йөрдек.
Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу вахта методы белән, 4 ай дәвам итте, аннан соң безне башкалар алмаштырды. Сугыштан ял иткән вакытта, Сүриянең Латакия портында увольнениядә, ягъни кыска сроклы ялда булдык ( Сүриядә хәзерге вакытта ИГИЛга каршы бара торган сугышка бәйле рәвештә, ул Латакия шәһәрен телевизорда еш телгә алалар).
Аннан соң Гарәп-Израиль сугышына икенче мәртәбә бырырга туры килде, чөнки Гарәбстан президенты Әнвәр Садат үтенече буенча, Советлар Союзының аларга хәрби ярдәме дәвам итә иде. Аңа кадәр инде үзебезнең Балтийск шәһәренә кайткан идек, шуннан порттагы зур десант корабленә техникабыз белән бергә төялеп, Балтыйк диңгезеннән - Төньяк диңгезенә, аннан Ламанш култыгы аша Атлантик океанга йөзеп чыктык. Безнең десант кораблен су асты көймәсе һәм эсминең озата барды. Франция турысыннан узганнан, каршыбызга ниндидер чит ил самолеты очып килде. Диңгездә шундый закон иде: корабльгә каршы очып килгән самолетка ут ачарга ярый. Әмма корабль командиры түзде, андый боерык бирмәде, чөнки ул самолет хуҗасы булган дәүләт белән СССР арасында хәрби конфликт килеп чыгарга мөмкин иде. Безнең корабль өстеннән очып киткән ул самолет, кем белә, разведка ясап йөргәндер, бәлки.
Бискай култыгыннан узганда, 9 баллга кадәр җиткән көчле шторм булды. Күп кенә хезмәттәшләрем, күңелләре болганып, гальюн (диңгезчеләр бәдрәфне шулай дип йөртә) белән ике арада йөреп торды. Минем, шөкер, андый проблема булмады. Бискай култыгыннан йөзеп үткәч, Гибралтар бугазы аша Урта диңгезгә чыктык. Кипр утравы яныннан узгач, тагын Порт-Саидка әйләнеп кайттык. Һәм безне, диңгез пехотачыларын, яңадан сугышка җибәрделәр.
Сугыш булгач, билгеле инде, яраланучылар да, һәлак булучылар да шактый иде. Мин үзем туган якка исән-сау әйләнеп кайта алдым. Авылдан хәрби хезмәткә киткәндә, күрше Салиха әби дога язылган кәгазь биреп җибәргән иде, аны хәрби хезмәтем беткәнче беркемгә дә күрсәтмичә яшереп сакладым. Күрәсең, Ходай саклагандыр, әнә шул дога язуы исән-имин кайтырга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм...
Хәрби хезмәттән 1972 елның 13 июнендә «дембель»гә кайткач, Сарман районында совхоз комсомол оешмасы секретаре булдым. Әмма Кама буенда төзелә торган яңа шәһәр мине дә үзенә җәлеп итте. 1973 елда Түбән Камага килеп урнаштым һәм төрле предприятиеләр дә эшләп, пенсиягә чыктым. Шулай да, өйдә утырырга вакыт юк әле: сак хезмәтенә урнаштым, ә эштән буш араларда Бөтенроссия Николай Максимов ( ул да элекке «морпех») җитәкчелегендәге «Коммунисты России» партиясе һәм, әлбәттә инде, «Тайфун» диңгез пехотачылары җәмәгать оешмасының Түбән Кама бүлеге эшчәнлегендә катнашам. Митингларга, мәктәпләрдә уза торган хәрби-патриотик чараларга чакырганда, бармый калганым юк. Тик менә хәзерге яшьләр хәрби хезмәткә баргач, тыныч шартларда хезмәт итеп кайтсыннар, сугышып йөрергә туры килмәсен, дип телим...
Фәнис ХӘБИБРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: