Туган як

"Кайнар нокта"да хезмәт иткән

Ярышларда җиңгән өйрәнчекләрең турында гына түгел, үзең турында да газетага языйк әле дигәч, Илнар: "Ярар, гел мактап тормасагыз да була инде. Минем кебекләр күп бит" дип, башта каршы килде. Сүз дә юк, тыйнаклык кешене бизи, тик бу очракта мактарлыгы бар. Чөнки татарча көрәштә еллык эш нәтиҗәләре буенча, җиде мәртәбә "Яшьләр...

Ярышларда җиңгән өйрәнчекләрең турында гына түгел, үзең турында да газетага языйк әле дигәч, Илнар: "Ярар, гел мактап тормасагыз да була инде. Минем кебекләр күп бит" дип, башта каршы килде. Сүз дә юк, тыйнаклык кешене бизи, тик бу очракта мактарлыгы бар. Чөнки татарча көрәштә еллык эш нәтиҗәләре буенча, җиде мәртәбә "Яшьләр белән эшләүче их яхшы тренер" дип табылган бердәнбер кеше ул. 20ләп Россия чемпионы (быел гына 8 кеше) тәрбияләгән, ә Татарстан чемпионнарының санын үзе дә хәтерләми, "аларын кем санап бетергән инде аның", дип кул гына селтәде.

Мамадыш районы, Уразбахты авылыннан булган Илнар Гәрәев турында минем дә мактап сөйләргә хакым бардыр. Чөнки аның белән балачактан бер чирәмдә аунап үскән якташлар, авылдашлар, күршеләр без. Балачактан алып, бүгенге көнгә кадәр аның турыда бер генә начар сүз дә әйтүче булмас. Мәктәптә укыганда ук спорт белән җенләнә иде инде ул. Гер күтәрү, чаңгыда узышу, татарча көрәш белән җитди шөгыльләнде, мәктәп, район ярышларында алдынгы урыннарны алып килде. Көчле гайрәтле булуы әтисеннән килә торгандыр Илнарның. Әтисе Гыйльметдин абыйның чәнти бармагы белән 8 литр сулы чиләкне әллә ничә мәртәбә күтәргәне әле дә истә.

Илнарның исәпсез-хисапсыз йөзгә якын мактау кәгазьләре арасында, "участник боевых действий" дигән таныклыгы да бар. Беренче Чечен сугышы башланган чорны хәтерлисездер әле. Бу сугышның иң хәтәр бәрелешләрендә катнашырга туры килә Илнарга.

1994 елның декабрендә армия сафларына алына ул. Мамадыш районыннан 13 егетне Ставропольгә җибәрәләр. Монда җиде мәртәбә энә күзеннән үткәреп, сәламәтлекләрен бик нык тикшереп, физик әзерлекләрен кабат-кабат күзәткәннән соң, һава-десант гаскәрләренә сайлап алалар. Мамадыштан киткәннәрнең 2се генә "иләк"тән үтә ала.

Ставропольдә ике ай әзерләнгәннән соң, бер айга Первомайский каласына җибәрәләр. Ә бер атна алдан, Ставропольдә хезмәт иткән солдатларны сафка бастырып, Чечен сугышына җибәрәчәкләрен әйтәләр. Юклы-барлы сәбәп табып калучылар булмый, Илнарларның ротасын, барлыгы 75 солдатны, поездга утыртып Ханкалага озаталар. Монда алар Чечня сугышында катнашкан башка ротаны алыштырырга тиеш булалар. Илнарга БМД (боевая машина десанта) йөртүчесе булырга туры килә. Бәхетләре шуннан булгандыр инде егетләрнең, башка роталарны 3 ай эчендә алыштырсалар, аларга Чечняда 6 ай хезмәт итәргә туры килә. Ул көннәрнең күңелсез хатирәләрен искә төшереп, тагын бер кат авыр кичерешләрен искә аласы килмәде Илнарның, үзем да артык сүз куертып тормадым. Тик, 18 яшләрен тутырып, армия сафларына яңа алынган тәҗрибәсез солдатларга инде армия хезмәтен үткән, тәҗрибәле, яшьләре дә утызга якынлашкан яки аннан да өлкәнрәк (араларында спортчылар, биатлонистлар да булган дигән имеш-мимешләр дә бар) "наемник"ларга каршы сугышырга туры килгәне турында язмый калып булмас. Сугыш уен түгел, бу турыда кат-кат искә алып яраларны яңартып торуның кирәге булмас. Бары тик, икебез бер авыздан диярлек, сугышлар, төрле чуалышлар афәте кагылмасын илебезгә дип теләдек.

Авылда калган әти-әнисенә ут эченә кергәнен язып, аларны да сагыш-борчуларга салмый Илнар. Бары тик Чечнядан исән-сау чыгып, кире Ставропольгә әйләнеп кайткач кына, кайда булганын әйтеп яза. Ә солдат хезмәтен Ставропольдә үтеп бетерә.

Хезмәт иткән чорда барлыгы 13 мәртәбә парашют белән сикергән ул. Парашют белән сикерү куркытамы дип сорап торуны да урынсыз дип уйладым, чөнки алдан әйтеп үткәнчә, кыюлыгын белеп торам. Солдат хезмәте турында сөйләшеп утырганда, парашют төрү тәртибе белән кызыксындым. Чөнки кайдандыр, кемнеңдер үлеме турында ишеткәндә, парашюты ачылмаган, дигән сүзләр колакка кереп калган иде. Әгәр дөрес җыелмаса, парашют ачылмый. Шуның җитдилеген, кеше язмышы белән уйнау икәнен белгәнгә, солдатлар бу эшкә бик җаваплы карыйлар ди, ул. Беренче күрсәткәндә инструктор 15 минутта җыйган парашютны аның ныклы күзәтүе астында икешәр сәгать җыя идек, дип искә ала Илнар.

Армиядә хезмәт иткән елларын сөйләтеп утырганда миңа тагын шунысы ошады, атнаның бер көнендә командирлары солдатларның барысын җыеп утыртып, өйләренә хат яздырткан. Хәзерге кесә телефоны заманасында мондый нәрсә юктыр, ә ул чакларда, туган якларында калган әти-әнисе, якыннары белән хәбәрләшүнең бердәнбер чарасы булганга, бик күркәм гамәл булган ул.

Менә тагын 2 август - һава-десант гаскәрләре көне якынлаша. Үз бәйрәмнәрендә элекке десантчыларның, бераз "кызып" алгач фонтаннарда су коенулары һәм башка гадәтләре хакында көлешеп алгач, "Яшь, җүләр чакларда ниләр генә кыланмыйсың инде ул. Без хәзер акыл кергән ирләр, ә яшьләр кыланалар икән, чамасын белсәләр, артык зыяны булмас", дип елмайды.

Сүз әкренләп кенә укытучылык хезмәтенә, тренер эшенә күчте. Армиядән кайткач (ул чакларның тагын бер яхшы ягын искә алды Илнар. Хәрби хезмәттән кайткан солдат, хәзергеләрдән аермалы буларак, 3 көн эчендә учетка басарга, 1 ай эчендә эшкә керергә тиеш булган) бераз эшләп ала да, Түбән Камага килеп, педучилищега укырга керә. Ныклы физик хәзерлекле, армия мәктәбен үткән егеткә икенче курста "свободное посещение" хокукы бирәләр. Укыган елларында - "Балкыш"та, ә кулына диплом алгач 12нче мәктәптә физкультура укыта. Шул ук вакытта, Казан педагогия институтында читтән торып укый.

Хатыны Энҗе белән педучилищеда укыганда таныша алар. 2002 елда Илнар Түбән Камада елның иң яхшы спортчыларын хөрмәтләү тантанасына ике кешелек чакыру кәгазе алгач, тәвәкәлләп Энҗене үзе белән чакыра. Очрашып, мәхәббәтләренең ныклыгын сынагач, 2003 елда өйләнешәләр. Энҗе сүз эзләп кеше кесәсенә керми торган чая, ут янып торган хатын булса, Илнар аның киресе - сабыр, аз сүзле.

2000 елда "Шинник" спорт комплексында татарча көрәш буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе ачылачагын ишетеп, "Шинник"ка килә ул. Баштагы мәлләрдә балаларны урта мкәтәпләргә барып җыйсалар, хәзер малайлар үзләре эзләп килә Илнар абыйларын. "Тик шунысы күңелгә авыр. Менә дигән талантлы, көчле малайлар килә. Бер дигән көрәшче, спортчы чыга бу егеттән дип өметләнгәндә, кайберсе 1-2 елдан спортны ташлый" ди Илнар.

Тренерның буш вакытын туры китерү кыен. Айның 12-15 көнен төрле ярышларда уздыра ул. Менә мин шалтыраткан көнне дә Аксубайда билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән кайтып төшкәннәр генә иде. Аннан да беренче урынны алып кайтканнар алар. Август аенда Башкортстанның Салават шәһәренә юл тотачаклар. "Тренер булып эшләгән чорда, төрле ярышларда катнашып, Россияне аркылыга-буйлыга йөреп чыктык инде", - ди ул үзе бу турыда.

Илнар өч сеңлесенә һәрчак ярдәм кулы сузучы абый, әнисе Миңнур апага кайтып бар эшләрендә булышучы игелекле бала. Язын бакча сукалап бәрәңге утырту, җәен печән, утын әзерләү, бәрәңге алу кебек зур эшләр белән, әле вак-төяк мәшәкатьләр - барысы да Илнар өстендә. Ул үрнәк гаилә башлыгы, хатыны Энҗе белән кызлары Алия, уллары Булатка терәк таяныч.

12нче мәктәптә физкультура укыту, "Ярыш" һәм "Шинник" спорткомлексларында тренер булып эшләү ардырмадымы соң әле" дип сорагач, "түземлелек, кулда көч-куәт, сәламәтлек барында эшлим әле", - ди ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: