Туган як

“Катюша”ны коручы булган

Бөек Ватан сугышы вакытында "Катюша"ның исемен ишетүгә үк фашистлар паникага бирелә торган булганнар. Ул заманнарда иң дәһшәтле корал булып саналган ул. Һәм, әлбәттә, фашистлар Германиясен җиңү көннәрен якынайтуда бу легендар коралның өлеше әйтеп бетергесез зур. "Катюша"да хезмәт иткән сугыш ветераннарның берсе Минабетдин ага Гималиев безнең шәһәрдә яши. Минабетдин 1924 елда...

Бөек Ватан сугышы вакытында "Катюша"ның исемен ишетүгә үк фашистлар паникага бирелә торган булганнар. Ул заманнарда иң дәһшәтле корал булып саналган ул. Һәм, әлбәттә, фашистлар Германиясен җиңү көннәрен якынайтуда бу легендар коралның өлеше әйтеп бетергесез зур. "Катюша"да хезмәт иткән сугыш ветераннарның берсе Минабетдин ага Гималиев безнең шәһәрдә яши.
Минабетдин 1924 елда Чистай районының Шентала авылында туган. Дүрт класс белем алгач, гаиләгә аз гына булса да җиңеллек китерү өчен, аңа бик яшьли хезмәт юлына басарга туры килә, колхозда, төрле эшләрдә йөри. Соңрак аны кладовщик итеп куялар, урып-суктырылган икмәкнең исәбен алып тору, дәүләткә озату кебек бик җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар.
Әнә шулай тыныч кына эшләп, яшәп ятканда, сугыш башлана. 1942 елның августында Минабетдинны да армиягә алалар. Ул көнне алар авылдан өч егет чыгып китәләр. Алга китеп булса да, шуны әйтергә кирәк, егетләрнең икесе кабат туган җиргә әйләнеп кайта алмаганнар, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булганнар...
Армиягә алуга, Минабетдинны баштан Суслонгерга җибәрәләр. Алар солдатларга казарма төзегәннәр. Бик авыр шартларда эшләгәннәр. Ярый әле, анда озакка калырга туры килми. Бераздан поездга утыртып каядыр алып китәләр. Кая барганнарын үзләренә әйтмиләр, беркем дә белми. Мәскәүгә барып җитеп, анда вокзалда кичкә кадәр тоткач, кабат эшелонга төяп, Мәскәү янындагы "Красная казарма" дигән урынга китереп, казармаларга урнаштырганнар. Берәр көн шунда булып, андагы шартларга ияләшкәч тә, монда ни өчен алып килгәннәрен беркем дә тәгаен генә белмәгән әле.
- Ул чакларда солдатлар арасында "Катюша", "яшерен корал", дип сөйләнгәннәрен ишетә идек, ләкин сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлмадык, - дип искә ала хәзер Минабетдин ага.
Тора-бара Минабетдин Гималиев реактив артиллериягә эләккәнлеген аңлый. Җәй буе аларны "Катюша" дип аталган яңа корал белән эш итергә, аны снарядлар белән корырга өйрәткәннәр. "Катюша"ның ату җайланмасына астагы рәтләргә 42 килограммлы, өскә 80 килограммлы 16шар снаряд куела. Әнә шуларны әллә ничәшәр мәртәбә корып, аннан кире алып күнекмәләрен ныгыталар. Бу күп көч сорый торган авыр хезмәт була. Бер снарядны ике кеше тота. Экипажда 7 кеше була. Өстәвенә, куркыныч та әле. Аз гына саксызлык күрсәттең исә, снарядларның урында шартлау куркынычы бар. Дөрес, Минабетдиннар частенда андый очраклар булмаган. Ә менә кайбер частьларда, снаряд шартлап, бөтен установканы күккә очыруы турында ишеткәләгәннәр.
Кыш башында Минабетдиннарның "Катюша"ларын сугышка кертәләр. Гадәттә "Катюша"лар алдан бара, ә коручыларны һәм снарядларны берничә километрга арттанрак алып барганнар. Юкса, немецларның "Рама" дип йөртелүче разведчик самолетлары күрсә, эш харап, фашистлар ягыннан туплар ата башлаячагын көт тә тор. Ә инде снаряд реактив ракеталарга тисә, мәхшәр булачак.
"Катюша"лар кирәкле позициягә урнашып, снарядларын атып бетерүгә, кичекмәстән ул урыннан кузгалып китеп, берничә километр артка чигенә торган булганнар, Юкса, фашистлар, аларның координатларын билгеләп калып, авыр артиллериядән ут ачканнар.
- Заманча киноларда, сугыш вакытында фашистларның "Катюша"ларны кулга төшерергә маташулары турында күрсәтәләр. Чыннан да, андый хәлләр булгаладымы? - дип сорадым Минбетдин агадан.
- Анысын белмим. Ә менә берничә мәртәбә, ашыгыч рәвештә чигенгәндә, безнең снарядлар немецлар тылында калды. Кабат бу позицияне кайтарганда, немецлар аларны бер нишләтмәгәннәр, шул көе торалар иде, - диде ул.
Чөнки немецлар бу снарядларның шартлавыннан бик нык курыкканнар һәм аларны нишләтергә белмәгәнәр икән.
"Катюша"ларны күпләп куллана башлагач, немецларны көнбатышка тизрәк куалар. Гадәттә, реактив артиллерия залпыннан соң, пехота һөҗүмгә күчә. Әнә шундый атакалар ясап, бер көн эчендә генә дә фашистларны дистәләгән километрларга кадәр чигенергә, дөресен әйткәндә, "Катюша"лардан куркып табан ялтыратырга мәҗбүр иткәннәр. Тоташтан берничә залп биргән вакытта "Катюша" установкаларын ракеталар белән коручылар шабыр тиргә батканнар.
Минабетдин хезмәт иткән дивизия Тула, Орел, Белгород, Харьков Полтава, Кировоград һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша, Дунайны кичә. Румыния аша үтә. Польшаны азат итә. Аннан соң Венгриягә килеп керәләр. Будапештны азат иткәч, 18 февральдә, Хатван шәһәре янында снаряд ярылып, Минабетдин яралана, аңын югалта. Аңына килгәндә, госпитальдә операция өстәлендә ята. Сул кулбашы авыр яраланган, сул аягының тез капкачын снаряд кыйпылчыгы чәрдәкләгән, уң аягының балтыры җәрәхәтләнгән. Госпитальдә дәвалану берничә айга сузыла. Ясалма тез капкачы куялар.
1945 елның 5 маенда ул туган авылына әйләнеп кайта, ә 4 көннән сугыш бетә. Авылына кайтып, бераз эшләгәч, Минабетдин Украина якларына чыгып китә һәм шунда Николаев шәһәрендә төпләнеп кала. Анда ул өйләнә, озак еллар аяк киеме фабрикасында эшли. Тик менә балалары гына юк икән. Хатыны вафат булып, үзе генә калгач, моннан ике ел элек, Татарстанга кайткан. Хәзер ул шәһәребездә кече сеңлесенең кызы тәрбиясендә яши. Сугыш ветераны буларак, квартир биргәннәр. Туган-тумачалары бик ярдәмчел икән, шһуңа куанып бетә алмый Минабетдин абый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: