Туган як

"Канатлы гвардия" вәкиле Салават

Каенлы егете Салават Әхмәтов узган елның декабрендә армиядән кайтты. Кайда хезмәт иткән диген әле - күп егетләр хыяллана торган һава-десант гаскәрләрендә! Төгәлрәк итеп әйтсәк, Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә урнашкан аерым десант-штурм бригадасында хәрби автомобиль йөртүче булган ул. Билгеле, бик яхшы физик әзерлек таләп ителгән "канатлы гвардия"гә эләгү өчен алдан ук...

Каенлы егете Салават Әхмәтов узган елның декабрендә армиядән кайтты. Кайда хезмәт иткән диген әле - күп егетләр хыяллана торган һава-десант гаскәрләрендә! Төгәлрәк итеп әйтсәк, Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә урнашкан аерым десант-штурм бригадасында хәрби автомобиль йөртүче булган ул.

Билгеле, бик яхшы физик әзерлек таләп ителгән "канатлы гвардия"гә эләгү өчен алдан ук җитди әзерләнергә кирәк. Салават Каенлы мәктәбендә укыган чорда спорт белән тырышып шөгыльләнгән. Мәктәптән соң ул КАИның Түбән Кама филиалына читтән торып укырга кергән, шул ук вакытта, ДОСААФ автомәктәбенә йөреп шофер "права"сы алган. Армиядә бары тик десантчы булырга теләгәч, Минзәләдәге өйрәнү пунктына барып, АН-28 самолетыннан парашют белән сикереп күрсәткән, нәтиҗәдә, максатына ирешкән.

Солдат хезмәте беркайчан да җиңел түгел, әмма Салават аннан бик канәгать булып кайткан. Десантчы өчен иң зур сынау - парашют белән сикерү. Рядовой Әхмәтов бер еллык хезмәте чорында МИ-8 вертолетыннан - унбер, ә ИЛ-76 самолетыннан биш мәртәбә сикергән. Моннан тыш, әлбәттә инде, АК-74 автоматыннан һ.б. кораллардан төз атарга өйрәнгәннәр, махсус физик әзерлеккә һәм, гомумән, спортка зур игътибар бирелгән. Түбән Камадан алар тугыз егет бергә хезмәт иткәннәр, дуслары Булат Хәкимов, Тимур Шакиров, Илнур Гәрәев, Тимур Сәләхетдинов, Айрат Атуков, Ленар Ханнанов, Дамир Фәсхетдинов һәм Антон Маркелов белән "гражданка"га кайткач та аралашалар.

Күпләр "чир" сатып алып яки башка юллар белән армиягә барудан качып йөргән заманда, егетнең хәрби хезмәттән курыкмавы мактауга гына лаек. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, монда әтисенең тәрбиясе дә үз ролен уйнагандыр. Әтисе, "Бәхетле-Агро" шоферы Разыйф 1977-1979 елларда Совет Армиясенең Германиядәге мотоукчы полкында хәрби автомобиль йөртүче булып, намус белән хезмәт итеп кайткан. Хәзер дә замананың үзгәрүенә карамастан, ил алдындагы хәрби бурычын үтәгән егетләр генә чын ир кеше булып санала аладыр.

Запастагы рядовой Әхмәтов, армиядән кайту белән, шәһәребездәге «СпецТяжТранс" предприятиесенә шофер булып эшкә кергән, директоры Рәшит Җиһангиров аның турында бары тик мактау сүзләре генә әйтә. Шул ук вакытта, Салават читтән торып югары белем алуын дәвам иттерә. Акыллы, үткен, тырыш бу татар егете кайда да югалып калмас. Тормыш юлында уңышлар гына юлдаш булсын Салаватка.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: