Туган як

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Әле күптән түгел генә көзге чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә егетләрне армиягә озатабыз. 13 майда хәрби хезмәткә иң беренче булып китүчеләре белән саубуллашачакбыз. Бу язгы чакырылышта армиягә китүчеләрнең дүртесе Президент полкында хезмәт итәчәк. «Бу егетләрне бик җентекләп сайладылар. Табиблар да аларның психик һәм физик сәламәтлеген кат-кат тикшерде. Югары...

Әле күптән түгел генә көзге чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә егетләрне армиягә озатабыз. 13 майда хәрби хезмәткә иң беренче булып китүчеләре белән саубуллашачакбыз.

Бу язгы чакырылышта армиягә китүчеләрнең дүртесе Президент полкында хезмәт итәчәк. «Бу егетләрне бик җентекләп сайладылар. Табиблар да аларның психик һәм физик сәламәтлеген кат-кат тикшерде. Югары интеллектлы, укымышлы һәм чыдам яшьләргә өстенлек бирелде», - дип ассызыклады Түбән Кама хәрби комиссары урынбасары Ринат Фәйзрахманов. Аның сүзләренә караганда, моңарчы түбәнкамалыларга Президент полкында хезмәт итәргә туры килмәгән.
Ә 55 егетебез Саратов өлкәсендәге Татищево поселогына, стратегик максаттагы ракета гаскәрләренә җибәреләчәк. Иң яхшылардан саналган әлеге хәрби часть белән Түбән Кама арасында әле күптән түгел генә килешү төзелде. Безнең шәһәр шефлыкка алган бу частьтә киләчәктә 250ләп түбәнкамалы хезмәт итә алачак. Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенең үзебездән җибәрелгән солдатларны кайгыртып торуы, шул исәптән, хәзер инде ике хәрби частькә шефлык итүе куандыра. Ата-аналарга алай бераз булса да тынычрактыр. Аннары, шәһәрдә елына ике мәртәбә призывниклар белән очрашу үткәрелә. Бу иртәгә солдат буласы егетләребезгә хөрмәт йөзеннән эшләнә.
Мондый очрашуларның чираттагысы шушы көннәр-дә нефтехимия колледжында үтте. Армиягә китүче егетләрне озатырга килүчеләр арасында аларның әти-әниләре, шәһәр һәм район җитәкчелеге вәкилләре, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, Кораллы көчләр ветераннары бар иде. Һәркем егетләргә үз фатыйхасын, нәсыйхәтен биреп калырга тырышты. Гадәттәгечә, яшьләргә Бөек Ватан сугышында илебезнең бәйсезлеге өчен үзен корбан иткән ата-бабаларыбыздан үрнәк алырга, кыю, гайрәтле булырга киңәш ителде. Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев тә үз чыгышын һәркемне Җиңү бәйрәме белән котлаудан башлап җибәрде, Бөек Ватан сугышы ветераннарына чиксез рәхмәтен белдерде ул. Ә соңыннан:
- Алар да: «Ә бәлки армиягә бармаскадыр? Хәрби хезмәт кирәкме соң ул?» - дип икеләнсә, шул рәвешчә фикер йөртсә, бүген без кем, нинди булыр идек икән?.. - дип залда утыручыларга сораулы караш ташлады. Бу сорауга бүген кем җавап бирә алыр икән, буласы булган инде...
Фәрит Миңгәрәев армия абруен күтәрү кирәклеген ассызыклады. «Хезмәт итеп кайтучылар өчен төрле өстенлекләр, яклау һәм ярдәм каралган булырга тиеш. Ул вакытта егетләр армиягә барырга куркып ятмас иде», - диде ул. Хәрби комиссар сүзләренә караганда, быел хезмәт итеп кайтучыларның югары уку йортларына керергә теләүчеләре өчен махсус льготалар каралган. Язын кайтачак солдатларның 36сы укырга керергә теләк белдергән инде.
Егетләр белән саубуллашу кичәсенә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин, Әфган сугышында катнашкан Андрей Новоселов, солдат аналары комитеты рәисе Татьяна Абрамова һ.б. килгән иде. Барысы да яшьләрнең исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләде, үз-үзеңне һәрвакыт ир-егетләрчә тотарга кирәклеген ассызыклады, сынауларга бирешмәскә, сынмаска-сыгылмаска киңәш итте. Марат әфәнде әйтмешли, «армия - ул тормыш мәктәбе», һәм яшәешнең аерылгысыз бер өлеше булган хәрби хезмәттән качып котылырга маташу мәгънәсез кебек.
Әти-әниләргә исә бераз сабыррак булырга кирәк. Күп тә үтмәс, йөрәк җимешләрегез туган йортларына әйләнеп кайтыр. Исән-имин генә булсыннар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: