Туган як

Иртәгә — Инженерлык гаскәрләре көне

Кораллы Көчләр структурасында, гаскәрләрнең төп төрләреннән тыш, аларга сугышчан бурычларын үтәргә ярдәм итүче өстәмә төрләр дә бар. Андыйларга инженерлык, радиотехник, элемтә, автомобиль, тимер юл гаскәрләре һәм кайбер башкалар керә. Әнә шуларның берсе иртәгә, 21 гыйнварда үзенең бәйрәмен - Инженерлык гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Ул Россия Президенты Указы белән 1996 елда...

Кораллы Көчләр структурасында, гаскәрләрнең төп төрләреннән тыш, аларга сугышчан бурычларын үтәргә ярдәм итүче өстәмә төрләр дә бар. Андыйларга инженерлык, радиотехник, элемтә, автомобиль, тимер юл гаскәрләре һәм кайбер башкалар керә.

Әнә шуларның берсе иртәгә, 21 гыйнварда үзенең бәйрәмен - Инженерлык гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Ул Россия Президенты Указы белән 1996 елда кертелгән бәйрәм. Ни өчен 21 гыйнварда, дисәгез, 1701 елның әнә шул көнендә патша Петр I Указы белән беренче Инженерлык мәктәбе оештырылган, ә аны тәмамлаучылар ул чагындагы Россия армиясенең беренче минерлык подразделениеләрендә хезмәт итә башлаган.

Төрле елларда инженерлык гаскәрләрендә (ә аңа күперләр һәм башка инженерлык корылмалары төзүчеләр, минерлар, саперлар һ.б. керә) хезмәт иткән якташларыбызны, беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарын, шушы үз бәйрәмнәре белән котлап, иң яхшы теләкләрне юллыйбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: