Туган як

Ил сакчылары династиясе

1926 елда районыбызның Каенлы авылында туган Һадиулла Фәйзуллинны унҗиде яшендә армиягә алып, фронтка җибәрәләр. Бу - 1943 ел, сугышның хәлиткеч чоры. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, хәрби хезмәтен Хабаровск краенда дәвам итә, япон империалистларына каршы сугышта да катнаша, армиядә җиде ел хезмәт итә ул. Демобилизацияләнеп, авылга кайткач, Кызыл Чапчакта механизатор булып...

1926 елда районыбызның Каенлы авылында туган Һадиулла Фәйзуллинны унҗиде яшендә армиягә алып, фронтка җибәрәләр. Бу - 1943 ел, сугышның хәлиткеч чоры. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, хәрби хезмәтен Хабаровск краенда дәвам итә, япон империалистларына каршы сугышта да катнаша, армиядә җиде ел хезмәт итә ул. Демобилизацияләнеп, авылга кайткач, Кызыл Чапчакта механизатор булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Аның улы Әнәс 1981 елда армиягә киткәч, заманында әтисе хезмәт иткән Хабаровскига җибәрелә, шунда ике ел хәрби шофер була. Хәзер «Бәхетле-Агро» да шофер булып эшли ул.

Инде Фәйзуллиннарның өченче буыны - Әнәснең улы Марат та ил сагында. Унберенче классны тәмамлап, Түбән Кама химия-технология институтына укырга кергәч, ул армиягә чакыру кәгазе ала. Һәм икеләнеп тормыйча, армиягә китә. Әтисе һәм бабасы хезмәт иткән Хабаровскины узып китеп, Приморский крайга эләгә. Һава-десант гаскәрләрендә әле ике ай гына хезмәт итүенә карамастан, инде үзен күрсәтергә өлгергән: машина йөртә, футбол командасына керткәннәр. Исән-сау әйләнеп кайтып, институтта укуын дәвам итәргә язсын, дип телибез.

22 февральдә бабабыз Һадиулланың туган көне. Аны шушы уңайдан һәм Совет Армиясе көне белән котлыйбыз. Улы һәм оныгы белән горурланып, сөенеп яши ул. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының уңышларына, оныкчыкларының елмаюларына шатланып яшәвен телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: