Туган як

Хәбәрсез югалганнар

Хәзерге Түбән Кама җирлегеннән Бөек Ватан сугышына алынып, моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган һәм эзтабарлар отряды, Казан шәһәренең хәрби дан клубындагылар, www.kremnik.ru сайтының эзләү төркеме һ.б. тарафыннан кем һәм каян булулары ачыкланган сугышчыларның исем-фамилияләрен һәм кайда ничек һәлак булганлыкларына кагылышлы мәгълүмат урнаштырабыз. Игътибар белән күздән кичерегез әле, араларында...

Хәзерге Түбән Кама җирлегеннән Бөек Ватан сугышына алынып, моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган һәм эзтабарлар отряды, Казан шәһәренең хәрби дан клубындагылар, www.kremnik.ru сайтының эзләү төркеме һ.б. тарафыннан кем һәм каян булулары ачыкланган сугышчыларның исем-фамилияләрен һәм кайда ничек һәлак булганлыкларына кагылышлы мәгълүмат урнаштырабыз. Игътибар белән күздән кичерегез әле, араларында якыннарыгыз яки танышларыгызның туганнары юкмы?

Кече Аты (Үчкә)

1. Аманаев Шәриф Сабирович, 1911 елда туган, Зәй районы хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәткә алынган. 2нче УАдагы 57нче аерым укчы бригадасының 405нче аерым (гужев.) транспорт ротасында сугышкан. 1942 елның июнендә Новгород өлкәсендә (Новгородская обл,Новгородский р-н,ст.Мясной Бор) һәлак булган.

Иске Чишмә

1. Кабанов Григорий Федорович, 1922 елгы, Иваново шәһәреннән алынган (лейтенант, 17 сд.). 1943 елның 5 мартында Калуга өлкәсе Жиздринский районының Ашково авылында һәлак булган.

2. Тимушов Александр Степанович, 1924 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (ефрейтор, автоматчы, 162 тбр, в/ч полевая почта 35718-г). 1943 елның 17 июлендә Орлов өлкәсендәге Хотынец станциясендә һәлак булган.

3. Чураков Александр Иванович, 27.08.1915 елгы (699 сп.). 1942 елның 13 августында Австриянең Брукнойдорф шәһәрендә (шталаг XVII A) тоткынлыкта үлгән.

Фотода: Чураков А.И. хәрби әсирлектә вакытта.

Ачи

1. Ефимов Николай Федорович, 1918 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (743 сп.). 1941 елның 28 июлендә Луцкида әсир төшкән һәм 1942 елның 5 июлендә Польшада (г.Хелм, Понятово, шталаг 319) әсирлектә үлгән.

Зур Афанас

1. Копалыгин Николай Григорьевич, 1908 елгы. 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе, Куньинский районында һәлак булган (4 сп,98 сд).

2. Максимов Василий Михайлович, 1913 елгы. Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп,98 сд.). 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе Куньинский районының Хрущели авылында һәлак булган. Сөякләре «Велес» эзләү отряды тарафыннан табылып, Слепнёво авылында җирләнгән. Аны солдат медальоны буенча ачыклаганнар.

3. Максимов Николай Васильевич, 1907 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп, 98 сд.). 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе Куньинский районында һәлак булган.

4. Мунин Василий Никифорович, 1915 елгы, Яр Чаллы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп, 98 сд.). 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе Куньинский районында һәлак булган.

5. Постнов Семен Иванович, 1907 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп, 98 сд.). 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе Куньинский районында һәлак булган.

6. Сычев Алексей Иванович, 1915 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп, 98 сд.). 1941 елның декабрендә Псков өлкәсе Куньинский районында һәлак булган.

7. Сычев Алексей Кузьмич, 1908 елгы, Яр Чаллы
районы хәрби комиссариатыннан алынган (4 сп, 98 сд.). 1941 елның ноябрендә Псков өлкәсе Куньинский районында һәлак булган.

Колмакчы

1. Никитин Александр Васильевич, 1908 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (688 сп.,103 сд.), 1941 елның 3 октябрендә Ельняда әсирлеккә эләккән. 1942 елның 16 гыйнварында Германиянең Ербке шәһәрендә (шталаг XI D(321) тоткынлыкта үлгән.

Фотода: Никитин А.В. хәрби әсирлектә вакытта.

2. Савельев Андрей Герасимович, 1902 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (688 сп,103 сд.). 1942 елның февралендә Смоленскаяның Спас-Деменский районында һәлак булган.

3. Салов Алексей Андреевич, 1905 елгы, Яңа Чишмә (Чистай) районы хәрби комиссариатыннан алынган (289 сп.,120 сд.). 1944 елның августында Эстониядә һәлак булган.

4. Семенов Степан Яковлевич, 1906 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (217 сп., 104 сд.). 1941 елның 18 августында Старая Руссада әсирлеккә эләккән. 1941 елның 25 декабрендә Германиянең Зандбостель шәһәрендә (шталаг XD(310) тоткынлыкта үлгән.

Кече Афанас

1.Минеев Илья Тарасович, 1909 елгы, Яр Чаллы рай-оны хәрби комиссариатыннан алынган (ряд. загро, 164 сд, 33А). 1943 елның 18 ноябрендә Витебск өлкәсе Дубровинский районының Волоколамовка авылында һәлак булган.

2. Назаров Дмитрий Андреевич, 1911 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (117сп, 23 сд.). 1945 елның 20 маенда Польшаның Эльбин шәһәрендә яраларыннан үлгән.

Сүбәләк

1.Козлов Изосим Гаврилович, 1896 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (202 зсп,СЗФ). 1943 елның 18 гыйнварында Новгород өлкәсенең Старорусский районында һәлак булган.

2. Щербаков Александр Спиридонович, 23.09.1911 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган (98 сп). 1941 елның 29 сентябрендә Великие Луки янында әсирлеккә төшкән. 1941 елның 5 ноябрендә Польшаның Светожов шәһәрендә (шталаг VIII E (308) тоткынлыкта үлгән.

Югары Чаллы

1. Әхмәдиев Гариф Әхмәди улы, 1910 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган. 1942 елның 7 апрелендә Ленинград өлкәсе Выборгский районының Селезнево авылында (шталаг Тиенхаара) әсирлектә үлгән.

2. Хөснуллин Мирсалих Хөснулла улы, 1915 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (290 сд.). 1941 елның 24 декабрендә Калуга өлкәсенең Турынинские Дворики авылында һәлак булган.

Түбән Чаллы

1.Ибраһимов Гариф Ибраһим улы, 1907 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (5 сд.). 1941 елның 19 декабрендә Тверь өлкәсенең Яковлево авылында һәлак булган.

2.Каюмов Галям (Гафар) Каюм улы, 1921 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (мл.с-т., 124 тбр). 1941 елның 10 октябрендә Ленинград өлкәсе Гатчина районының Ивановка авылында һәлак булган.

Борок

1.Конашин (Коновнин) Иван Дмитриевич, 1925 елгы. (1103 сп,328 сд). 1944 елның 27 апрелендә Ковель янында әсирлеккә эләккән. Франциянең Форбах шәһәрендә (шталаг XII F(в) тоткынлыкта үлгән.

Тавель

1. Аппаков Александр Трофимович, 1905 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (53 гв.сп,18 гв.сд.). 1943 елның сентябрендә Орел өлкәсенең Карачевский районында һәлак булган.

2.Егоров Петр Васильевич, 1920 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (320 сп,11 сд.). 1942 елның февралендә Ленинград өлкәсе Киров районының, Погостье станциясендә һәлак булган.

3. Казаков Николай Николаевич, 1920 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (173 сд.). 1942 елның 23 сентябрендә Волгоград өлкәсе Городищенский районының Котлубань станциясендә (Балка Лиманная) һәлак булган.

4. Кольцов Алексей Панфилович, 1904 елгы Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (456 осб., 113 сд.) 1942 елның декабрендә Калуга өлкәсендә һәлак булган.

5. Кольцов Федор Федорович, 1909 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган. 1942 елның апрелендә Воронеж өлкәсе Перемачский районының Малышево авылында һәлак булган.

6. Романов Семен Кириллович, 1912 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (249 сд.). 1941 елның 15 октябрендә Тверь өлкәсенең Осташковский районында һәлак булган.

7. Симаков Василий Филарентович, 1920 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (825 сп., 302 сд.). 1941 елның 5 августында Быхов янында әсирлеккә эләккән. 1942 елның 14 июнендә Германиянең Хоогстед-Батхорн шәһәрендә (шталаг VI C) тоткынлыкта үлгән.

Троицкий поселогы

1. Аппаков Роман Тихонович, 1897 елгы, Чистай районы хәрби комиссариатыннан алынган (180 сд., п/п 2025). 1943 елның 14 октябрендә Киев өлкәсендә һәлак булган.

2.Лазарев Гаврил Николаевич, 1907 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (20 гв.сд.). 1943 елның 22 маенда Харьков өлкәсендә һәлак булган.

Городище

1. Власов Василий Михайлович, 1903 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (сержант, сапер, 9 гв. тбр, 1 гв.мехк.). 1943 елның сентябрендә Харьков өлкәсендә һәлак булган.

2. Филиппов Николай Алексеевич, 1912 елгы (Колмакчыда туган), Чистай районы хәрби комиссариатыннан алынган (186 сп.). 1941 елның 25 июлендә Чудское күле янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 26 гыйнварында Польшаның Ольштынек шәһәрендә (шталаг I B) тоткынлыкта үлгән.

Сухрау

1. Биряльцев Николай Иванович (Федорович), 1918 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (445 сп.). 1941 елның 15 ноябрендә Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә (шталаг II C) тоткынлыкта үлгән.

Шәңгәлче

1. Гыйниятуллин Шәйхулла, 1917 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (ефр., наводчик, 249 сд.). 1941 елның 7 ноябрендә яраларыннан үлгән, Тверь өлкәсе Киров районының Бор авылында җирләнгән.

2. Сәхабетдинов Каматдин, 1899 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (минометчы, 15 минп, СевКавФр). 1943 елның 28 августында Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәренең М.Кала поселогында (двигстрой) яраларыннан үлгән.

Прости

1.Кайманов Иван Николаевич, 1909 елгы, Ленинград өлкәсенең Петергоф шәһәре хәрби комиссариатыннан алынган (кече лейтенант, 261 оинж.стройб,7 оА). 1942 елның 13 апрелендә Ленинград өлкәсендә хәрби трибунал карары буенча атып үтерелгән.

2.Савельев Андрей Еремеевич, 1916 елгы, Яр Чаллы районы хәрби комиссариатыннан алынган. 1941 елның ноябрендә Германиянең Нойбранденбург шәһәрендә тоткынлыкта үлгән (опись: 18003, дело: 1613).

3.Урлагов Иван Даниилович, 1917 елгы, Молотов өлкәсе Нытвен район хәрби комиссариатыннан алынган (госпит.8). 1941 елның 11 октябрендә Вязьмада әсирлеккә төшкән. 1942 елның 24 мартында Германиянең Зульцбах-Розенберг шәһәрендә (шталаг XIII A) тоткынлыкта үлгән.

Верхний Ключ

1. Курбаев Николай Илларионович, 1912 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган ( 831 сп,189 сд.) 1942 елның 28 июлендә Ленинград өлкәсе Пушкин шәһәрендә һәлак булган.

2. Маслов Иван Васильевич, 1900 елгы (Сухрау), Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (299 опулб.). 1941 елның 14 августында Пушкин шәһәрендә әсирлеккә эләккән.1942 елның февралендә Польшаның Баркниевко шәһәрендә (шталаг II H(302) тоткынлыкта үлгән.

Кама Аланы

1. Кытызин Василий Михайлович, 1906 елгы. Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган. Новгород өлкәсенең Маловишерский районында һәлак булган. Эзтабарларның «Долина» экспедициясе тарафыннан сөякләре табылган. Солдат медальоны буенча кем икәне ачыкланган. 1990 елның 10 июлендә Батецкий районының, М.Торошковичи авылында сөякләре җир куенына тапшырылган.

Выгороженный Ключ

1. Механиков Александр Алексеевич, 1923 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (өлкән сержант, 1378 сп, 87 сд.). 1944 елның 8 сентябрендә Литваның Шяуляй өлкәсе Жеймелисский районындагы Краснишки авылында госпитальдә (ХППГ 2338) яраларыннан үлгән.

Кармалы

1. Мишакин Семен Федорович, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (120 осапб., 86 сд.). 1942 елның 27 апрелендә Ленинград өлкәсе Киров районының Невский Пятачок авылында Нева елгасы ярында һәлак булган.

Большая Сосновка

1. Никонов Иван Трофимович, 1898 елгы, Яңа Чишмәдән (Акташ) алынган. 1942 елның 18 июлендә Желтое янында әсирлеккә эләккән. 1942 елның 9 сентябрендә Германиянең Моосбург шәһәрендә (шталаг VII A) тоткынлыкта үлгән.

2. Сметанин Петр Яковлевич, 1923 елгы, Ямаш районы хәрби комиссариатыннан алынган (п/я 3100). 1942 елның сентябрендә Мәскәүдә яраларыннан үлгән.

3.Ющев Николай Семенович, 1903 елгы, Яңа Чишмә районы хәрби комиссариатыннан алынган (п/я 40). 1941 елның 7 октябрендә Рогачевта әсирлеккә эләккән. 1942 елның февралендә, Германиянең Зандбостель шәһәрендә (шталаг Х В) тоткынлыкта үлгән.

Актүбә

1.Сабанаев Павел Ванифатович, 1909 елгы. Яр Чаллы район хәрби комиссариатыннан алынган (342 сд.). 1942 елның 7 гыйнварында Тула өлкәсенең Белевский районындагы Черемушка авылында һәлак булган.

Макаровка

1. Слухаев Иван Андреевич, 1908 елгы, Ширәмәт район хәрби комиссариатыннан алынган (917 сп., 249 сд.). 1942 елның гыйнварында Тверь өлкәсенең Осташковский районында һәлак булган.

Түбән Уратма

1. Яхин Нурмөхәммәт Кәрам улы, 1916 елгы, Мәскәү өлкәсенең Царицин районы хәрби комиссариатыннан алынган (883 ап.). 1941 елның 21 декабрендә Ленинград өлкәсе Волхов районының Усадище авылында госпитальдә (ППГ 816) яраларыннан үлгән.

Оша

1. Эзыков Павел Миронович, 1924 елгы (элекке «Прикамский» совхозы территориясендә), Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (гвардия өлкән лейтенанты, 176 гв. сп, 57 гв.сд., 54 гв.кавп.). 1945 елның 29 маенда Германиянең Бранденбург шәһәрендә (окр.Франкфурт-на-Одере, р-н Штраусберг, Альтландсберг (м.Фридерсдорф) госпитальдә (ЭП 155) яраларыннан үлгән.

Смыловка

1. Шеин Афанасий Михайлович, 1905 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган ( 290 сд., п.). 1941 елның 26 декабрендә Калуга өлкәсенең Дзержинский районындагы Ждамирово авылында һәлак булган.

Ширәмәт

1. Аблакотов Александр Михайлович, 1904 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган (114 омото-инж.б-н, 30 Арм.). 1942 елның 9 сентябрендә Тверь өлкәсе Ржев шәһәрендә һәлак булган.

Кушай

1. Малофеев Василий Иванович, 1920 елгы, Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан алынган. 1941 елның 10 августында Константинов янында әсирлеккә эләккән. 1941 елның 22 декабрендә Польшаның Ламбиновице-Щадурщице шәһәрендә (шталаг VIII F(318) тоткынлыкта үлгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: