Туган як

Горурланып була

Күптәнге танышыбыз, "Туган як"ны редакциянең үзеннән килеп алып йөрүче Радик Кәлимуллин бер көнне үзе генә түгел, хәрби форма кигән озын буйлы егетне ияртеп керде. Баксаң, оныгы Тимур әле яңа гына армиядән кайткан икән. Горурлыгы йөзенә чыккан бабайны һәм десантчы-"дембель"не каршыбызга утыртып сөйләшмичә чыгарып җибәрмәдек. Тимур - Радик абыйның кызы Лилия...

Күптәнге танышыбыз, "Туган як"ны редакциянең үзеннән килеп алып йөрүче Радик Кәлимуллин бер көнне үзе генә түгел, хәрби форма кигән озын буйлы егетне ияртеп керде. Баксаң, оныгы Тимур әле яңа гына армиядән кайткан икән. Горурлыгы йөзенә чыккан бабайны һәм десантчы-"дембель"не каршыбызга утыртып сөйләшмичә чыгарып җибәрмәдек.

Тимур - Радик абыйның кызы Лилия һәм кияве Фәритнең уллары. Бу егет, күп кенә яшьтәшләреннән аермалы буларак, мәктәптән соң берәр "коммерческий" институтка кереп, тормышта кирәксез "белгеч" дипломы сатып алып йөрмәгән. Тимур шәһәребездәге 29нчы мәктәптә тугыз классны тәмамлагач, нефть химиясе колледжынжда укып, эшче белгечлеге алган да, «Нижнекамскнефтехим»ның полистирол заводында КИПиА (контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика) слесаре булып эшкә урнашкан. Шул ук вакытта, Түбән Кама химия-технология институтына читтән торып укырга кергән. Тормышта мондый юл сайлавында әти-әнисенең нефтехимиклар булуы үз ролен уйнагандыр, әлбәттә: Фәрит Шакиров - полистирол заводының электр цехы начальнигы, хатыны Лилия - шул ук "химия"дә хезмәтне саклау буенча инженер.

Тимур өч кенә ай эшләп өлгерә, ул арада аның армиягә барыр вакыты килеп җитә. Спортчылар гаиләсендә үскән егет (сүз уңаеннан, әнисе Лилия - җиңел атлетика буенча Россиянең спорт остасы) анысына да әзер була. Мәктәптә укыган елларында тренер Рәис Булатовта ирекле көрәш белән шөгыльләнеп, шәһәр һәм республика ярышларында призлы урыннар яулый Тимур. Соңрак көнчыгыш көрәше төрләреннән берсе булган кудо белән мавыгып китеп, армиягә барыр алдыннан республика чемпионы исемен алуга ирешә.

Менә шуңа, Тимур Шакировны Кораллы көчләр элитасы булган һава-десант гаскәрләренә җибәрүләре бер дә гаҗәп түгел. Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә урнашкан аерым десант-штурм бригадасында хәрби автомобиль йөртүчесе булып хезмәт иткән ул. Шофер дигәч тә, барыбер десантчы инде - иптәшләре белән бергә тиешле сугышчан һәм физик әзерлекне узган. Парашют белән дә сикергән - дөрес, вертолеттан һәм ике мәртәбә генә. Нишлисең, карак мебельче Сердюков үз сөяркәсе һәм башка әшнәләре белән талап, күтәрәмгә калдырган Россия армиясенең мөмкинлекләре куәтле СССР чорындагы белән чагыштырырлык түгел шул, "канатлы гвардия" ике еллык хезмәт барышында дистәләрчә мәртәбә самолеттан парашют белән сикерә иде ул заманнарда... Ә шулай да, оборона министры итеп Сергей Шойгу билгеләнгәннән соң, уңай якка үзгәрешләр бар, анысын әңгәмәдәшем, запастагы рядовой Шакиров та раслады. Аерым алганда, армиядә профессиональ гаскәриләр - контрактчылар саны арта бара. Тимурга да контракт төзеп армиядә калырга тәкъдим иткәннәр. Әмма "гражданка"да инде үзе сайлаган эше дә, институтта укуы да көтеп торган егет "дембель"гә кайтып китәргә уйлаган.

Һәрхәлдә, ул инде үзенең ил алдындагы хәрби бурычын үтәгән, ата-бабаларыннан килгән Ватан сакчылары эстафетасын дәвам иттергән. Аның әтисе Фәрит заманында сержантлар мәктәбеннән соң отделение командиры булып, Кытай чиген саклаган. Тимурның бабасы Радик исә егет чагында башта Семипалатинскида, аннары Камчаткада хезмәт иткән, элемтә батальонында телефонист булган. Армиядән соң Түбән Кама төзелешенә килеп, 1963 елдан бирле ПАТОда шофер, ә аннан соң лаеклы ялга чыкканчы автоколонна начальнигы булып эшләгән Радик абый Кәлимуллин турында "Туган як"та элегрәк инде язылган иде.

Менә шундый үрнәк гаиләдә тәрбияләнгән Тимур, хәрби хезмәттән кайту белән, яңадан "химия"гә эшкә урнашып йөри һәм институтта укуын дәвам иттерә. Тормыш юлын бик дөрес башлаган бу акыллы, җитди егет өчен туганнарына беркайчан да кызарырга туры килмәс, аның уңышларына куанып, горурланып кына яшәрләр, дип ышанырга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: