Туган як

Фронтта һәлак булган әтием янына барып кайттык

Билетлар юнәтеп, әтием каберенә Ржевка барырга әзерләнеп йөргәндә, беркөн аны төшемдә күрдем. Әтием озын буйлы, өстенә шинель кигән икән. Менә ул бүлмәгә килеп керде, үзе елмая. Кулымнан тотып торгызды, янәшәдәге кызыма һәм аның малайларына нәрсәдер әйтте дә, ишеккә таба китте. Инде чыгып барганда безгә тагын бер елмаеп карады. Шулчак «Син...

Билетлар юнәтеп, әтием каберенә Ржевка барырга әзерләнеп йөргәндә, беркөн аны төшемдә күрдем. Әтием озын буйлы, өстенә шинель кигән икән. Менә ул бүлмәгә килеп керде, үзе елмая. Кулымнан тотып торгызды, янәшәдәге кызыма һәм аның малайларына нәрсәдер әйтте дә, ишеккә таба китте. Инде чыгып барганда безгә тагын бер елмаеп карады. Шулчак «Син кайтмадың» көе яңгырады... Мин ярсып, елап уянып киттем...
Егерме алты яшендә үз теләге белән сугышка киткән, Ржевта һәлак булган әтием Сәхиулла Габитов әни белән нибары бер ел ярым яшәп калганнар. Ул армиягә алынганда, миңа 9 ай гына булган... Я Ходаем, хәзер аның яшендәгеләр я ата-ана кочагында яши, я бер еллык армия хезмәтеннән качып йөри.
Әтием озын буйлы, шаян сүзле, шат күңелле кеше булган дип сөйлиләр. Әнием дә, туганнары һәм әби-бабай да аны һәрчак сагынып, яратып искә алдылар. Әз генә вакыт эчендә дә безнекеләрнең күңелләрендә мәңге онытылмаслык, якты эз калдырган ул. Әнием белән икәү минем белән урамнан барганда, берәр танышы очраса: «Тукта әле, нишләп әле син минем кызымны сөймичә китәсең», - дип әйтә торган булган диләр.
Миңа калса, әтиемнең нәкъ менә Ржевка китәр алдыннан төшкә керүе юкка түгел - балаларым мине дә искә ала, дип шатлануы булгандыр... Ә Ржевта якыннарын эзләп килүчеләр бездән башка да байтак иде. Күбесенең беренче генә килүләре дә түгел.
Шәһәргә керүгә, кызым белән хәрби комиссариатка юл алдык. Әүвәл андагы музей белән таныштырдылар. Анда, нигездә, фашистлар тозагыннан азат ителгән Ржев шәһәре, дөресрәге, аның җимерекләре төшерелгән рәсемнәр, сурәтләр урын алган. Сугышка кадәр шәһәрдә 5 мең йорт булса, сугыштан соң монда нибары 200 йорт җимерелми сакланган. Кырык мең халыктан 250 кеше исән кала алган, 13 мең сугышчы үлгән. Бер исән авыл калмаган. Ржев регионында тәмугъ булган, ахры. Ник дигәндә, ул 1941 елда ук фашистлар кулына эләгә. Гитлер үзенекеләргә «Ни шагу назад» дигән күрсәтмә биргән булса, безнекеләргә «Позади Москва» диелә - шулай итеп, ике як та чигенмичә, соңгы сулышкача сугыша. Бу мәхшәр 1943 елга кадәр сузыла. Ахырда исә, күп корбаннар бәрабәренә, дошманны Мәскәүгә җибәрмичә, Ржевтан куып җибәрүгә ирешәләр. Бу вакытта минем әти исән булмый инде. Сугыштан соң Ржев тагын торгызыла, анда дүрт-биш катлы йортлар, киң асфальт юллар салына, агачлар утыртыла.
Хәрби комиссариаттан туры митингка киттек. Бераз соңрак әтием җирләнгән урынга - Полудино авылына юл алдык. Ул авыл юк инде хәзер, тик сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган... Монда мәңгелек ут кабыздылар. Тантаналы митингны җирле хакимият башлыгы ачып җибәрде. Шулай ук, чыгышы белән Полудинодан булган, 92 яшьлек Советлар Союзы Герое һ.б. сөйләде. Миңа да сүз бирделәр. Бәлки, 70не узган әбидән әллә ни көтмәгәннәрдер. Ә мин илне дошманга бирмәс өчен җаннарын, каннарын җәлләп тормыйча, күкрәк киереп немецларга каршы торган, батырларча һәлак булган әтиләребезгә, туганнарыбызга атап, күңелемдә булганны сөйләдем дә сөйләдем. «Әтием» сүзен беркайчан, беркемгә әйтмәгәнне, монда күпме теләсәм, шуның кадәр «әтием» дип әйтә алуыма мин бик шат», - дидем. Митинг тәмамланганнан соң, меңләгән сугышчының фамилияләре арасыннан әтиемнекен эзләп йөргәндә, килеп кулымны кысучылар да булды. Кайберәүләре: «Рәхмәт, Ленинны, Сталинны искә алдың», - дип әйтте. Гади халыкка Ельциннар, Путиннар түгел, Сталин кадерлерәк шул...
Кунакханәгә кайтыр алдыннан, шәһәрне урадык. Шул арада таксист егет Ржев тарихына кагылышлы кайбер мәгълүматлар белән таныштырды. Солдатларның күп кырылуында Жуковның хатасы да бар: ул Сталиннан азык-төлек, сугыш кораллары җибәрүне сораган, ә Сталин җибәрмәгән, ди имеш. Беренчедән, Жуковның бернинди ялгышлыгы булмаган. Ул чагындагы законнар, хәзерге төсле, җинаятьчеләргә акчалата штраф салуга гына кайтып калмаган. Сталин да акылдан язганнардан түгел. Нишләп әле ул Мәскәүне саклаган сугышчыларга корал, азык җибәрмәскә тиеш ди?.. Чынлыкта исә, немецлар уңайлы позицияләргә урнашып, безнекеләрне кырганнар, корал, азык төялгән обозларны шартлатып торганнар. Бу турыда әтиемнең хатларында да әйтелгән. Болар барысы да хәзерге җинаятьчеләрнең Жуков һәм Сталинга кагылышлы пычрак гайбәте...
Барганда да, кайтканда да, Мәскәүдә 12шәр сәгать поезд көтәргә туры килде. Шул арада Кызыл мәйданга да барып килдек. Ленин мавзолеен күрәсе килгән иде дә, кая ул? Бөтен җирдә полицейскийлар - үтеп керерлек чама юк. Сатлык генерал Власов триколорлары да түргә менеп кунаклаган. Җиңүче илнең ник бер кызыл байрагы булсын?! Нишлисең, хыянәтче власовчыларга җиңелгән илдә кызыл флаг элмәсләр шул инде.
Мәскәү вокзалында бер мөселман әбисе белән таныштык. Казаннан булып чыкты 80 яшьлек карчык. Белоруссиядән кайтуы - әтисенең каберен эзләп барган. Әтисе, һөҗүм вакытында аягы каты яраланса да, сугышчыларга снаряд төялгән ящикларны ташып торган. Әмма соңыннан гангрена китеп, үлгән. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
...Ә теге «Син кайтмадың» җыры, әтиемне төштә күргән көннән бирле, күңелемнән китмәде. Аны Ржевка алып барасым, башкаларга да тыңлатасым килде. Дөресен әйткәндә, бу көйне шәһәр буйлап озак эзләдем. Музыка колледжында да, Халык иҗаты йортында да, татар дәүләт драма театрында да булдым - нәтиҗәсез. Дөрес, кая барсам да, булышырга теләп талпындылар, рәхмәт. Ниһаять, мәдәният идарәсе начальнигы Луиза Шәйхетдинова ярдәмгә килде. Аның соравы буенча, «Син кайтмадың» һәм «Солдатлар» җырлары кергән дискларны табып китерделәр. Тик, ни кызганыч, Ржевка баргач, ул көйләрне уйнатырга насыйп булмады. Үз янымда иделәр дә, онытканмын. Аллаһы боерса, әтием янына киләсе елга да барып булыр, бәлки, шунда уйнатырмын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: