Туган як

Фронтовик бабай белән очрашу

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелде. Әнә шундый истәлекле очрашуларның берсе турында безнең редакциягә шәһәребездәге 25нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Миңнехуҗина хәбәр итте. - Бакчабызда тәрбияләнүче Рәмзиснең әнисенең бабасы Батырхан ага Алиевнең кунакка килүен балалар да, бакча хезмәткәрләре дә көтеп...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелде. Әнә шундый истәлекле очрашуларның берсе турында безнең редакциягә шәһәребездәге 25нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Миңнехуҗина хәбәр итте.
- Бакчабызда тәрбияләнүче Рәмзиснең әнисенең бабасы Батырхан ага Алиевнең кунакка килүен балалар да, бакча хезмәткәрләре дә көтеп алды, чөнки арабызда аның кебек чын фронтовиклар инде бик аз калды. Сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь була. Ә 17 яшендә аны хәрби хезмәткә алалар. Канкойгыч сугышларда ул берничә мәртәбә яралана. Җиңүне Германиядә каршы ала. Хәзерге вакытта Батырхан ага үзенең балаларын, онык-
ларын һәм оныкларының балаларын сөендереп, районыбызның Шәңгәлче авылында яши. Аның күкрәген «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», ике «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Будапештны алган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләр бизи. Бакчабызга очрашуга килгәне өчен рәхмәт әйтеп, Батырхан агага ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез, - дип сөйләде Ләйсән Рафис кызы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: