Туган як

Фронт юлларыннан узганнарның берсе

Түбән Камада яшәүче Камил Сәмигулла улы Галиуллин 88 яшен тутырса да, Аллага шөкер, хәтере яхшы. Үз гомерендә башыннан үткәннәрне, бөтен нечкәлекләренә кадәр, җентекләп сөйләп бирде. Камил ага Әлки районының Түбән Әлки авылында туып үскән. 1939 елда, 7 классны тәмамлагач, аны Донбаска ФЗУга укырга җибәргәннәр. Алты ай дәвамында төзүче һөнәренә өйрәнгәч,...

Түбән Камада яшәүче Камил Сәмигулла улы Галиуллин 88 яшен тутырса да, Аллага шөкер, хәтере яхшы. Үз гомерендә башыннан үткәннәрне, бөтен нечкәлекләренә кадәр, җентекләп сөйләп бирде.

Камил ага Әлки районының Түбән Әлки авылында туып үскән. 1939 елда, 7 классны тәмамлагач, аны Донбаска ФЗУга укырга җибәргәннәр. Алты ай дәвамында төзүче һөнәренә өйрәнгәч, юллама белән Павлоград шәһәренә барып, төзелештә эшли башлаган.

1941 елның 22 июнендә, сугыш башлану хәбәрен радиодан ишеткән ул. Ил җитәкчеләренең: «Фашист илбасарлары илебезгә явызларча һөҗүм ясады. Ләкин без аларны тиз арада тар-мар итәрбез. Аларга каршы тора алырлык көчебез бар», - дигән сүзләрен, барлык совет кешеләре кебек, чын күңелдән ышанып тыңлаган. Чыннан да, сугыш озакка сузылмас, бер-ике атнадан тәмамланыр, дип уйлаган. Бу канкойгыч сугышның әле озак еллар дәвам итәсен һәм үзе дә озакламый ут эченә керәсен белсә икән.

Ә аңа кадәр, 1941 елның августында Камилләр эшләгән төзелеш трестын тулысы белән Чиләбе өлкәсенә күчергәннәр. Алар анда, урман эчендә, Ленинградтан китерелгән хәрби заводны сафка бастыру эшенә керешкәннәр. Имән агачлар җәеп, шуларга беркетелгән станоклар, әле корылманың өстенә түбә ябылмаган килеш үк фронтка снаряд гильзалары җитештерә башлаган.

Завод төзелешендә бераз эшләгәч, Камил, расчет алып, туган авылына кайта. Колхозда эшли. Ә 1942 елның августында аны да армия хезмәтенә алалар. Ивановский өлкәсендәге Шуя шәһәрендә станоклы пулеметтан атарга өйрәнү буенча хәрби хәзерлек узгач, 25 декабрьдә аларны вагоннарга утыртып, камалыштагы Ленинград янындагы фронтка җибәрәләр. Юлда поездны немец самолетлары бик нык бомбага тота. Эшелон өзелә. Аны кабат сафка бастырып, бик авырлык белән генә 1943 елның гыйнвар урталарына Ленинград өлкәсенә килеп төшкәннәр.

Нәкъ бер елдан, 1944 елның 12 гыйнварында, Ленинград блокадасын өзү өчен хәлиткеч сугышка кергәнче, Камилгә әле бик күп мәртәбә сугышчан чыныгу алырга туры килә. Ленинград азат ителгәч, фашистларны куа-куа Волхов елгасына барып җитәләр. Великий Новгородны азат итәләр, Эстония җирләренә килеп керәләр. Шуннан соң аларны, кабат Карелия-фин сугышына җибәрәләр. Тик озакламый, финнәр сугыштан чыкканлыктан, кире Көнбатыш фронтка кайтаралар. 2нче Белоруссия фронты составында Латвияне, Литваны азат итүдә, фашистларның көчле каршылык күрсәтерлек ныгытмалары булган Кенигсбергны алуда катнаша. 1945 елда алар хезмәт иткән часть Варшавада соңгы хәлиткеч хөҗүмгә керә...

Камил Галиуллин Ватанны саклау өчен канкойгыч сугышларда ике мәртәбә яраланса да, кабат сафка кайтып, көрәшүен дәвам иткән. Медальләр белән бүләкләнгән.

Ул 1947 елның апрелендә генә туган авылына әйләнеп кайткан. Башта төрле эшләрдә эшләгән: авылда кибетче, колхозда үлчәүче һ.б булган. Соңыннан, фронтовик егетнең активлыгын күреп, җаваплы эшләр дә йөкли башлаганнар. Әлки районының Апак авылында шактый еллар колхоз рәисе булган. Аннан соң да, авыл хуҗалыгында төрле җитәкче урыннарда эшләп, 1984 елда совхоз директоры урынбасары булып эшләгән чагында лаеклы ялга чыккан.

Камил аганың хатыны Рауза апа (хәзер вафат инде) гомере буе укытучы булып эшләгән. Ул авыл балаларына башлангыч белем биргән. Алар бергәләшеп 4 бала - ике ул һәм ике кыз - тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатканнар.

Камил ага Галиуллин Түбән Камага 1988 елда килеп урнашкан. Хәзерге вакытта хөрмәтле ветеран сугыш чорына туры килгән яшьлек хатирәләрен барлый-барлый гомер кичерә. Күпме кешенең тормышын харап иткән аяусыз сугышны үз җилкәсендә күтәргән кеше буларак, бу тыныч тормышның кадерен бик яхшы белә ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: