Туган як

Әфганнан кайтмаганнарны искә алып

Узган якшәмбе көнне шәһәребездә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына митингка җыелган "әфганлылар" аларның туганнары һәм башка түбәнкамалылар алдында Түбән Каманың сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Григорий Китанов, Татарстан хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Фәрит Мингәрәев һ.б. чыгыш ясады....

Узган якшәмбе көнне шәһәребездә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.

Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына митингка җыелган "әфганлылар" аларның туганнары һәм башка түбәнкамалылар алдында Түбән Каманың сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Григорий Китанов, Татарстан хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Фәрит Мингәрәев һ.б. чыгыш ясады.

Митингта шәһәребездән Әфган сугышына китеп һәлак булган ундүрт солдатны исемнәре белән телгә алдылар һәм алар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: