Туган як

Әфган яралары онытылмый

15 февральне, быел беренче мәртәбә, Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган россиялеләрне искә алу көне (День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества) буларак билгеләп үттеләр. Узган җомгада безнең Түбән Камада да, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет солдатларын чыгаруга 24 ел тулуга багышланган митинг уздырылды. Аны...

15 февральне, быел беренче мәртәбә, Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган россиялеләрне искә алу көне (День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества) буларак билгеләп үттеләр. Узган җомгада безнең Түбән Камада да, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет солдатларын чыгаруга 24 ел тулуга багышланган митинг уздырылды.
Аны муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов ачып җибәрде. Митингта ясаган чыгышында, Түбән Кама хәрби комиссары полковник Фәрит Камбаров безнең Түбән Кама шәһәреннән һәм районыннан "әфган" сугышында бер меңнән артык солдат катнашканы, шулар арасыннан 14енең туган-якка цинк табутта кайтканы хакында сөйләде. Сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе Исак Макаров һ.б. чыгыш ясаучылар исән-сау әйләнеп кайткан солдатларыбызга озын гомер, ә һәлак булганнарның ата-аналарына сабырлык, үсеп килүче буынга бәхетле киләчәк теләделәр.
Мәңгегә унсигездә-унтугызда калган солдат улларының портретларын күкрәкләренә кыскан ата-аналарга, баш киемнәрен кулларына тотып, һәлак булган яудашларын искә алучы сугышчы-интернационалистларга карап, Әфганстан сугышы китергән корбаннар, имгәткән язмышлар турында уйлап куйдым. 1979 елда башланып, ун ел дәвам иткән бу сугыш 15031 совет хәрбиенең гомерен өзгән. Әле бу санга алган яраларыннан госпитальләрдә соңрак үлгән солдатлар кертелмәгән, андыйлар да күп булган. Яраланучылар саны - 49984, әсирлектә калучылар - 417. Солдат уллары һәлак булган ата-аналарның йөрәкләрендә әле бүген дә хәсрәт уты дөрли. Шуңа да, митинг ахырында монументка чәчәкләр куйганда, аларның һәрберсе үз улларының исем-фамилияләре язылган мәрмәр тактаны сабыйлардай сыйпап, кандай кызыл канәфер чәчкәсе кадап калдырды.
Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Әмма башкача бер генә кайчан да безнең ил солдаты итекләре читләр җирен таптамасын иде. Һәм үз улларын армия хезмәтенә озатучы аналарга беркайчан да аларның цинк табутка салынган гәүдәләрен генә каршы алырга язмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: