Туган як

Диңгезчеләр һәм десантчылар бәйрәм итте

Түбән Каманың төрле елларда хәрби-диңгез флотында һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләре, бер көн аерма белән - 31 июльдә һәм 2 августта үз бәйрәмнәрен, елдагыча, зурлап үткәрделәр. Июльнең соңгы як-шәмбесе илебездә Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Күпчелеге тельняшка һәм бескозырка кигән, ә кайберләре хәрби диңгезче формасын тулысынча киеп...

Түбән Каманың төрле елларда хәрби-диңгез флотында һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләре, бер көн аерма белән - 31 июльдә һәм 2 августта үз бәйрәмнәрен, елдагыча, зурлап үткәрделәр.
Июльнең соңгы як-шәмбесе илебездә Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Күпчелеге тельняшка һәм бескозырка кигән, ә кайберләре хәрби диңгезче формасын тулысынча киеп чыккан түбәнкамалылар ул көнне, инде гадәткә кергәнчә, шәһәребездәге Җиңү монументы янына тантаналы митингка җыелдылар.
Биредә әле соңгы елларда гына флотта хезмәт итеп кайткан егетләр дә, инде чәчләре чаларган өлкән яшьтәге ирләр дә бар иде. Арада таныш йөзләр дә күренә. Вәзир Зиннуров 1967-1970 елларда Балтик флотының «Гангутец» кораблендә хезмәт иткән. Рифкать Фәхриев (1969-1972 еллар, Төньяк флоты), Наил Әфләтүнов (1972-1975, Төньяк флоты), Әзһәр Латыйпов (1975-1978, Балтик флоты), Сәйдәш Вәлиәхмәтов (1980-1983, Тын океан флоты), Айдар Гыймранов (1990-1993, Балтик флоты) һ.б. Аларның горурланырлыгы бар, чөнки хәрби-диңгез флотына, элек-электән, җентекләп сайлап алдылар. Совет чорында флоттагыларның хезмәт срогы, армиядәге белән чагыштырганда, бер елга артыграк булуы да күпне сөйли.
Төрле елларда СССР һәм Россия Кораллы көчләренең бу төрендә хезмәт иткән ир-егетләрне, Түбән Кама җитәкчелеге исеменнән, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов котлады. Үз чыгышында бу бәйрәмнең тарихын да искә төшерде: 1696 елда, ягъни моннан 320 ел элек, патша Петр Беренченең Россиядә хәрби флот оештыру турындагы Указы чыккан. Митингта, шулай ук, шәһәр электр транспорты предприятиесенең генераль директоры, заманында су асты көймәсендә хезмәт иткән Рафаил Хәбибуллин, Түбән Кама хәрби комиссариатының бүлек начальнигы подполковник Газинур Ситдыйков һәм хәрби-диңгез флоты ветераны, икенче ранг капитаны Габдулла Әһлиуллинның котлау чыгышлары яңгырады.
Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булган диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут янына гирлянда һәм чәчәкләр куелды. Ахырдан элекке хәрби диңгезчеләр монумент каршыннан парад сафында, тантаналы марш белән уздылар.
***
Төрле елларда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләрнең үз бәйрәмнәрен бергә җыелып билгеләп үтү-
ләре - Түбән Камада күптәнге традиция. Менә быел да, 2 августның эш көне булуына карамастан, алар Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына бик күп җыелган иде.
Һәйкәл каршына тезелеп баскан элекке десантчылар сафында һава-десант гаскәрләре флагын гына түгел, генерал Маргелов портретын күтәреп торучылар да күренде. Бу аңлашыла да, чөнки совет чорында озак еллар һава-десант гаскәрләре командующие булып, «канатлы пехота»ның дәрәҗәсен күтәрү өчен бәяләп бетергесез хезмәт куйган, исеме легендага әйләнгән генерал ул. ВДВ (ягъни, воздушно-десантные войска) аббревиатурасын десантчыларның «Войска Дяди Васи» дип аңлатуларында да, шаяртудан бигрәк, Василий Маргеловка булган хөрмәтләре чагыла. Сүз уңаеннан, митингта янәшәмдә басып торган «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев (ул да - элекке десантчы) армиядәге сугышчан өйрәнүләр вакытында генерал Маргеловны үз күзләре белән күргән булуын горурлык белән әйтеп куйды.
Митингта катнашучыларны муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов котлап, һава-десант гаскәрләренең барлыкка килү тарихын да кыскача телгә алды. 1930 елның августында Мәскәү хәрби округындагы сугышчан өйрәнүләр вакытында беренче мәртәбә ике самолеттан алтышар, барлыгы унике хәрби хезмәткәрне парашютлар белән төшергәннәр. Парашют десантының мөмкинлекләре зур булын күреп, ил һәм армия җитәкчелеге шул көннән башлап гаскәрләрнең яңа төрен оештыруга керешкән... Түбән Кама хәрби комиссариатының бүлек начальнигы подполковник Газинур Ситдыйков якташларыбызның десантта бик яхшы хезмәт итүләрен мисаллар китереп сөйләде.
Митингта Казаннан килгән дәрәҗәле кунак та бар иде. Татарстанның элекке хәрби комиссары, Бөтенроссия «Боевое братство» җәмәгать оешмасының республика бүлеге рәисе генерал-майор Иван Стогниев бер төркем активистларга һәм һәлак булган сугышчы-интернационалистларның әти-әниләренә истәлекле медальләр тапшырды.
Сугышчан бурычларын үтәү хакына гомерләрен корбан иткән десантчыларны (ә алар «кайнар нокта»ларга беренче чиратта эләгә) бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына чәчәкләр куелды.
Митинг тәмамлангач та, «канатлы гвардия» әле таралышырга ашыкмады, истәлек өчен фотога төштеләр, бер-берсе белән армия хатирәләрен яңарттылар. Һәйкәл яныннан алар, һава-десант гаскәрләре флагы куелган машиналарга төялеп, Спортивная урамы кырыендагы парашют выш-касы янына юнәлделәр, бәйрәм шунда дәвам итте. Бер-берсеннән тиз генә аерылырга теләмәүләре күренеп тора иде, чөнки зәңгәр беретларын һәм тельняшкаларын кабат киеп, елына бер генә мәртәбә шулай җыелалар бит...
Сәхифәне Виктор ШАДРИН әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    35
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    31
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:17
    Түләмиләр Түбән Камада җылылык сезоны майда тәмамланса да, кешеләр бурычларын капларга ашыкмый.
    15
    0
    0
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    33
    0
    1
  • 15 май 2018 - 10:49
    Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме? Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
    49
    0
    1
Ночной режим