Туган як

Диңгез пехотасы көне уңаеннан

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, 27 ноябрьдә шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Диңгез пехотасы көненә багышланган митинг узды. Диңгез пехотасы - ул Хәрби-диңгез флотының спецназы. Кара беретлы бу егетләр иң катлаулы сугышчан бурычларны үтәргә сәләтле. Аларның девизы - "Без кайда - җиңү шунда!" ("Где мы - там победа!"). Митингка җыелган "морпех"ларны бәйрәмнәре...

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, 27 ноябрьдә шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Диңгез пехотасы көненә багышланган митинг узды.
Диңгез пехотасы - ул Хәрби-диңгез флотының спецназы. Кара беретлы бу егетләр иң катлаулы сугышчан бурычларны үтәргә сәләтле. Аларның девизы - "Без кайда - җиңү шунда!" ("Где мы - там победа!").
Митингка җыелган "морпех"ларны бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы киңәшчесе,Түбән Каманың сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Григорий Китанов, хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәев, Кораллы Көчләр ветераннары Казбек Ризванов, Габдулла Әһлиуллин һ.б. килгән иде.
Төрле елларда диңгез пехотысында хезмәт итеп кайткан ир-егетләр һәйкәл яныннан парад сафы белән уздылар, хәрби бурычларын үтәгән дә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына гирлянда һәм чәчәкләр куелды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: