Туган як

Десантчылар девизына тугрылыклы

"Никто, кроме нас!" Ягъни, бездән башка беркем дә булдыра алмаганны да эшлибез, дигән мәгънәдәге бу сүзләр - илебезнең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр девизы. Шәһәрдәшебез, 19нчы мәктәпнең башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Хәлим Насретдинов бу девизга армиядә хезмәт иткәндә генә түгел, гомере буе тугрылыклы. Чөнки "элекке десантчылар булмый" ("бывших десантников не бывает")...

"Никто, кроме нас!" Ягъни, бездән башка беркем дә булдыра алмаганны да эшлибез, дигән мәгънәдәге бу сүзләр - илебезнең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр девизы. Шәһәрдәшебез, 19нчы мәктәпнең башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Хәлим Насретдинов бу девизга армиядә хезмәт иткәндә генә түгел, гомере буе тугрылыклы. Чөнки "элекке десантчылар булмый" ("бывших десантников не бывает") - монысы да зәңгәр беретлы ир-егетләр турында әйтелгән канатлы сүзләр.

Хәлим белән танышу очраклы гына килеп чыкты. Күптән түгел "Казарма" сәхифәсендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, газета укучыларыбызга юморист-язучы буларак яхшы таныш Илдар Хәйруллинның заманында һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүе турындагы истәлекләре чыккан иде. Хәлим "Туган як"тан шул язманы укыган да, "без Илдар белән таныш булмасак та, икебез дә подполковник Шпак командалыгындагы бер полкта хезмәт иткәнбез икән бит", дип, авторның телефонын сорап алды. Элекке полкташлар безнең ярдәм белән очрашып күрешкәннән соң, Хәлимнең үзе турында да "Казарма" сәхифәсенә язу теләге туды.

Ул - Апас районында түып-үскән егет. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл мәдәният йортында методист-оештыручы булып эшли. 1977 елның ямьле май аенда солдатка китәр вакыты җитә. Хәрби комиссариаттагы чакыру комиссиясе Насретдиновны десантчы булып хезмәт итү өчен яраклы дип таба. Бу очраклы гына түгел, әлбәттә. Хәлим кечкенәдән спорт белән дус була, мәктәп елларында ук җиңел атлетика һәм татарча көрәш буенча беренче разряд нормативларын үти, республика күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, 1976 елда Казанда яшьләр арасында татарча көрәш буенча республика бәйгесендә катнашып, 60 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә ярымфиналга җитә һәм өченче призлы урынны ала. Сүз уңаеннан, Хәлимне ярымфиналда җиңгән һәм финалда да уңышка ирешкән егет - хәзерге вакытта шәһәребездә билгеле шәхес: НПАТП генераль директоры, Түбән Каманың милли спорт көрәше федерациясе рәисе Юрий Иванов.

Шулай итеп, Хәлим армиягә китә һәм СССР һава-десант гаскәрләренең Литвадагы Ганжунай станциясеннән ерак булмаган сержантлар мәктәбенә эләгә. Анда аларны 6 ай дәвамында бик җитди әзерлиләр. Ул чорда бит әле Америка агенты Горбачев, исерек Ельцин, карак мебельче Сердюков ишеләр җимереп-талап, күтәрәмгә калдырган хәзерге Россия армиясе түгел, күәтле СССР Кораллы көчләре иде... "Иң җаваплысы һәм дулкынландырганы, әлбәттә, АН-2 самолетыннан парашют белән сикерүләр иде", - ди Хәлим. "Беренче мәртәбә самолеттан сикерү, төпсез упкынга егылган кебек, бик куркытадыр", - диюемә, әңгәмәдәшем: "Беренчесе әле аның, ничектер, төш күргән кебегрәк, дулкынланудан юньләп аңламый да каласың, ә менә икенче, өченче сикерүләр, бигрәк тә катлаулы шартларда булса, шомландыра", - дип җавап бирде. Кем әйтмешли, кәҗә майлары чыкканчы сугышчан һәм физик әзерлек узган десантчылар телендә "кто пережил Ганжунай, тому не страшен Бухенвальд" дигән бераз тупасрак шаярулы әйтем юкка гына барлыкка килмәгәндер...

Хәрби мәктәпне "бик яхшы"га тәмамлап, сержант званиесе алган Насретдиновны Белоруссиядәге Витебск һава-десант дивизиясенә җибәреп, отделение командиры итеп билгелиләр. Хәер, тиздән аңа яңадан бераз вакыт рядовой булып йөрергә туры килә. Хәлимнең рөхсәте белән ("бергә хезмәт иткән Түбән Кама егетләре бу хәлне барыбер белә", диде), анысы хакында да сөйләп үтик.

Яшерен-батырын түгел, ул чорда хезмәт иткәннәр белә: инде җитмешенче елларда ук армиядә "дедовщина" дигән нәрсәнең аерым күренешләре бар иде (гәрчә, кыргый туксанынчы еллар белән чагыштырганда, әле бала-чага уенын хәтерләтсә дә). Яңа гына билгеләнгән "молодой" отделение командирын санламыйча, ярты елга гына күбрәк хезмәт иткән бер әрсез солдат (югыйсә, әле үзе дә "старик" түгел), аңа үзенең "хэбэ"сын, ягъни гимнастеркасын юдырмакчы була. Яшь сержанттан кискен җавап ишеткәч, аңа йодрыкларын йомарлап ташлана. Сүз белән генә аңлата алмагач, көрәшче Хәлим хезмәттәшенең ияк астына чын күңелдән берне кундыра... Шуннан соң ниләр булган, дисезме? Әлләни куркыныч хәлләр булмаган. "Хэбэ"сын үзе юарга авырсынган тәртипсез солдатның бәреп чыгарылган яңак сөяген госпитальдә ипләп кенә урынына утырталар. Ә Насретдиновның погоннарындагы сержант "лычка"ларын полк командиры өзеп атып, отделение командиры вазифасыннан азат итә һәм БМД, ягъни десант машинасы төзәүче-операторы итеп күчерә. Шушы бердәнбер очрактан соң, Хәлимнең хезмәттәшләре, шул исәптән "старик"лар белән дә бернинди конфликтлары булмый. Үрнәк десантчыга тиздән сержант "лычка"ларын кайтарып, яңадан отделение командиры итеп куялар. Ә хәрби хезмәтен ул инде өлкән сержант званиесендә тәмамлый.

Билгеле, аның өчен армия чорындагы истәлекле вакыйгалар бу гына түгел, әһәмиятлерәкләре дә байтак була: "ВАЛ-77" (Варшава килешүе илләренең солдатлары белән бергә, Германия җирендә) һәм "Березина-78" кебек зур сугышчан өйрәнүләрдә, ике мәртәбә Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендәге хәрби парадларда катнашу һ.б.

Ике еллык хезмәт срогын тутырып, туган ягы Апаска "дембель"гә кайткач, Хәлим авыл мәктәбендә физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта башлый. Ә 1980 елда Түбән Камадагы апасына кунакка баргач, яшел, чиста, матур шәһәргә сокланып, шушында килеп урнашырга ниятли (авылдагы төп нигезне сакларга ветврач булып эшләүче энесе булгач, әти-әниләре дә каршы килми).

Түбән Камага күченгәч,Хәлим башта эчке эшләр идарәсенә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор булып урнаша. Шул ук вакытта, Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. Аны тәмамлап, диплом алгач, педагог хезмәтенә күчә. Хәзерге вакытта Хәлим Борһан улы - 19нчы мәктәп укытучысы. Әлбәттә инде, күңеленә якын булган, тирәнтен белгән башлангыч хәрби әзеллек дәресләре укыта. Запастагы өлкән лейтенант Насретдинов малайларны хәрби эш белән кызыксындырып, илне сакларга әзер булган чын ир-егетләр тәрбияләргә омтыла. Әле менә бу көннәрдә унынчы классларны тәмамлаган яшьләр белән бер атналык "яшь сугышчы мәктәбе" уздырып йөри (аңа сугыш тактикасын өйрәнү, пневматик мылтыктан ату, "граната" ыргыту, строй әзерлеге, йөгерү, турникта күтәрелү һ.б. керә).

Үз фәне буенча шәһәрдә "Елның иң яхшы укытучысы" дип табылган, республика конкурсы лауреаты исемен яулаган улының бу эшләрен күрсә, Бөек Ватан сугышында Т-34 танкының механик-йөртүче булган әтисе Борһан ага (урыны җәннәттә булсын) Хәлим белән горурланыр иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: