Туган як

Десантчы чыныгуы гомер буена җитәрлек

Түбән Каманың танылган спортчысы һәм тренеры Кираметдин Кәлимуллин өчен августта ике бәйрәм бар. Аның беренчесе - 2 августта билгеләп үтелә торган Һава-десант гаскәрләре көне. Ә икенчесе - үзенең туган көне, анысы кичә, 27 августта иде. Төз гәүдәле, хәрәкәтчән бу кешегә карап торганда, аңа инде 75 яшь тулуына һич ышанырлык түгел....

Түбән Каманың танылган спортчысы һәм тренеры Кираметдин Кәлимуллин өчен августта ике бәйрәм бар. Аның беренчесе - 2 августта билгеләп үтелә торган Һава-десант гаскәрләре көне. Ә икенчесе - үзенең туган көне, анысы кичә, 27 августта иде. Төз гәүдәле, хәрәкәтчән бу кешегә карап торганда, аңа инде 75 яшь тулуына һич ышанырлык түгел.
Ташлык авылында туып үскән Кираметдин, мәктәптә җиде класс тәмамлагач, ике ел колхозда эшли. Аннан соң, Пермьдә яшәүче туганнан туган абыйсы чакыруы буенча, шул шәһәргә китеп, төзүчеләр училищесына укырга керә. Арматурачы-бетончы һөнәре алып чыккач, тимер-бетон заводына эшкә урнаша. Шул ук вакытта, Пермьнең танылган тренеры янына барып, ул чагында бик популяр булган самбо көрәше серләрен үзләштерә башлый. Нибары бер ел шөгыльләнүгә, үз авырлык үлчәвендә Пермь чемпионы була. Моңа артык гаҗәпләнергә кирәкмидер, чөнки ул беренче класста укыган вакытыннан бирле көрәш белән мавыга, үсә төшкәч, Ташлыкта гына түгел, районның башка авыл Сабантуйларында да җиңүләр яулый.
1958 елда егетне Совет Армиясе сафларына озаталар. Өч ел Ташкентта, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Беренче алты аенда полк мәктәбендә хәрби әзерлек узгач, пулеметчы һөнәренә ия була.
- Хәрби өйрәнүләр вакытында, иптәшләрем кебек, Калашников автоматы гына түгел, аннан шактый авыр Дегтярев пулеметы күтәреп йөгереп йөрергә туры килде, - дип исенә төшерә Кираметдин ага.
Десантчы булгач, әлбәттә инде, бик күп мәртәбә самолеттан парашют белән сикерергә дә туры килә (ул бит әле куәтле, данлы СССР Кораллы Көчләре, хәзерге карак Сердюковлар күтәрәмгә калдырган Россия армиясе түгел).
- Беренче мәртәбә самолеттан сикерергә әзерләнгәндә, билгеле инде, куркыта. Аннан соң ияләнәсең, суга чумган шикеллерәк кенә тоела башлый. Парашют ачылып, җиргә төшеп барганда, кайсы җырлый, кайсы сызгыра... Шөкер, сугыш шартларына якынайтылган күпме хәрби өйрәнүләрдә катнашып, беркем үлмәде дә, имгәнмәде дә. Десант гаскәрләрендә алган чыныгу гомер буена җитәрлек булды, - дип күңел хатирәләрен яңарта Кираметдин ага.
Армиядә хезмәт иткәндә, Кәлимуллин спорт белән җитди шөгыльләнергә дә вакыт таба, көрәшнең берьюлы өч төре буенча (самбо, ирекле һәм классик) хәрби округ чемпионы була.
Хәрби хезмәт срогын тәмалагач, ул Пермьгә, үз заводына эшкә кайта, бер үк вакытта көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итеп, тагын да зуррак уңышлар яулый, СССРның спорт остасы исемен алуга ирешә. Заводта эшләү белән беррәттән, кичке мәктәптә укып урта белем ала, аннан соң Пермьдәге педагогия институтына укырга керә. Институт тәмамлаган белгечне "Динамо" физкультура-спорт җәмгыятенә тренер итеп эшкә чакыралар. Беренче тренерының сабакларын онытмыйча, бу яңа эштә дә үзен яхшы яктан гына таныта, бик күп оста спортчыларны тәрбияли ул.
Әмма, Пермьдә эше ничек кенә әйбәт барса да, аның күңелендә туган якны, Татарстанны сагыну хисе көчәйгәннән-көчәя. Һәм 1981 елда, 43 яшендә Кәлимуллин Түбән Камага кайтып, "Нефтехимик" спорт клубына тренер булып эшкә урнаша. Шуннан бирле, төрле ярышларга барып кайтуны санамаганда, Түбән Камадан аерылып торганы юк. Самбо, дзюдо һәм ирекле көрәш буенча бик күп спорт осталарын, Татарстан, Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда җиңүчеләрне әзерләде ул. Кайберләре, остазларыннан үрнәк алып, инде үзләре тренер булып эшли. Кәлимуллинның горурлыгы булган аеруча сәләтле өйрәнчекләре арасында ир-егетләр генә түгел, бер кыз бала да бар. Ул - ирекле көрәш буенча Европа чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, хәзерге вакытта республикабыздагы көрәш тренерлары арасында бердәнбер хатын-кыз булган Лилия Исламова.
Кираметдин ага әле 70 яшенә кадәр үзе дә көрәш келәменнән чыгып тормады, спорт ветераннары арасында дзюдо һәм самбо көрәшендә күп тапкыр ил күләмендә җиңде, хәтта өч мәртәбә самбо көрәше буенча дөнья чемпионы да булды. Ул әле тренерлык эшеннән дә узган ел гына туктаган. Аның гомуми хезмәт стажы, колхозда эшли башлаган чорны кертеп исәпләгәндә, 60 ел икән (бу яктан да Кираметдин ага белән тиңләшерлек кешеләр күп түгелдер). Әле бүген дә, инде хәзер тамашачы сыйфатында булса да, Сабантуйларны, көрәш ярышларын калдырмый, игътибар белән күзәтә, яшьләргә киңәшләрен бирә ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: