Туган як

Чик сакчысы яки хәрби автомобилист булсагыз...

Бөтенхалык бәйрәме булган Җиңү көненнән тыш, май аенда әле хәрбиләрнең тагын ике бәйрәме бар. 28 май - Чик сакчылары көне. 1918 елның шушы көнендә яшь совет республикасы хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы...

Бөтенхалык бәйрәме булган Җиңү көненнән тыш, май аенда әле хәрбиләрнең тагын ике бәйрәме бар.

28 май - Чик сакчылары көне. 1918 елның шушы көнендә яшь совет республикасы хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Запастагы чик сакчы-ларының үз бәйрәмнәрен күптәннән бергә җыелып билгеләп үтә торган матур традициясе бар. Шулай булгач, быел да ул көнне шәһәребез урамнарында төркем-төркем булып яшел фуражкалы ир-егетләр йөрер. Аларның горурланырлыгы бар, чөнки чик буен сакларга элек-электән теләсә кемне түгел, ышанычлы егетләрне генә сайлап алып җибәрәләр.
Ә 29 май - Хәрби автомобилистлар көне. Монысы әле календарьга 2000 елда гына килеп керде. Хәрби автотранспорт йөртүчеләр гаскәрләрнең барлык төрләрендә дә кирәк, аларның хезмәте никадәр җаваплы булуы турында әйтеп тә торасы юк. Безнең Түбән Кама ДОСААФ автомәктәбендә әзерләнгән егетләр дә армиягә ярты ел саен күпләп китә һәм яхшы белгечләр булып санала.
Элекке чик сакчыларын һәм армиядә шофер булып хезмәт иткәннәрне якынлашып килүче «һөнәри» бәйрәмнәре белән алдан ук котлап куябыз (чөнки «Казарма» сәхифәсе яңадан июнь аенда гына чыгачак). Сезгә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бездән иң яхшы теләкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: