Туган як

Чечен егетләре дә хезмәт итәчәк

1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Аның үзенчәлекләре турында матбугатта инде язылганнарны биредә кабатлап тормыйбыз. Бу юлы бездә әле күпләр белмәгән бер яңалыкны гына хәбәр итәбез: шушы көздән башлап, Россия армиясенә чечен егетләрен дә алачаклар. Октябрьнең беренче атнасында, Татарстан делегациясе белән, Краснодар краенда уздырылган Бөтенроссия журналистлар фестивалендә катнашырга...

1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Аның үзенчәлекләре турында матбугатта инде язылганнарны биредә кабатлап тормыйбыз. Бу юлы бездә әле күпләр белмәгән бер яңалыкны гына хәбәр итәбез: шушы көздән башлап, Россия армиясенә чечен егетләрен дә алачаклар.
Октябрьнең беренче атнасында, Татарстан делегациясе белән, Краснодар краенда уздырылган Бөтенроссия журналистлар фестивалендә катнашырга насыйп булды. Илнең барлык төбәкләреннән җыелган делегацияләр арасында Чечен һәм Дагестан республикаларыннан килгән редакторлар да бар иде, минем үземә алар белән аралашу аеруча кызыклы булды. Кавказлылар алып килгән газеталарда хәрби хезмәткә кагылышлы язмалар да күрдем.
Мәсәлән, Грозныйда рус телендә чыга торган «Столица» газетасының 15 август санында «Десятки тысяч чеченцев хотят служить в армии» дигән мәкалә басылган. Анда хәбәр ителгәнчә, Чечен башлыгы Рамзан Кадыйров республикага яңа хәрби комиссар билгеләгән һәм аңа яшьләрне Россия Кораллы көчләренә алу мәсьәләсен хәл итү бурычын йөкләгән. «Чечняның уннарча мең егете армиягә барырга тели. Ләкин безгә билгесез булган сәбәпләр аркасында, яшьләребезне армиягә алмыйлар. Чеченнар - Россия гражданнары, һәм аларны Ватан сакчылары булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк. Закон бөтен кеше өчен дә бер булырга тиеш», - дип белдергән Рамзан Кадыйров.
Мәгълүм булганча, исерек Ельцин Чечнянең ул чагындагы башлыгы Джохар Дудаев белән очрашып сөйләшергә теләмичә (янәсе, «слишком много на себя берет»), ул республикага «конституцион тәртип урнаштыру өчен» гаскәрләр керткәннән бирле, чеченнарны Россия армиясенә алу туктатылган иде. Ул чордан соң егерме елдан артык вакыт узды. Чечняның хәзерге башлыгы - Мәскәү белән уртак тел табып, Россия бюджетын бик оста «сава» торган Рамзан Кадыйров армия мәсьәләсен дә тиз арада хәл иткән. РФ хөкүмәтенең рәсми басмасы «Российская газета» үзенең 1 октябрь санында хәбәр иткәнчә, бу көздә илебез Кораллы көчләренә чечен егетләрен дә ала башлаячаклар. Барлык россиялеләр кебек, алар өчен дә хәрби хезмәт узуның «экстерриториаль» тәртибе гамәлдә булачак. Ягъни, яшәгән җирендә калдырмыйча, Россиянең төрле төбәкләрендәге хәрби частьларга җибәрәчәкләр. Руслар, татарлар, башкортлар һ.б. белән бергә хезмәт итәчәк чеченнарны бер урынга күпләп тупламыйча, төрле подразделениеләргә аз-азлап таратачаклары да аңлашыла.
Моның ахыры ничек булып бетәр әле... Россия армиясенең Чечнядагы сугышта катнашкан офицерлары әле отставкага китеп бетмәгәндер, чечен солдатларының әлеге командирлар һәм, гомумән, руслар белән мөнәсәбәтләре ничек булыр?..
Бу уңайдан, Дагестан егетләрен мисалга китерергә була. Аларны Россия армиясенә алсалар да, чакырылыш планы кечкенә. Чөнки физик яктан бик яхшы әзерлекле бу көчле егетләр еш кына дисциплина боза, русларны яратмый, офицерларны санламый, диләр. Ә шулай да, дагестанлыларның барысы да армиядә хезмәт итеп кайтырга тели, чөнки аларда бу бик зур дәрәҗә булып санала. Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләреннән аермалы буларак, кавказлылар армиягә барырга атлыгып тора. Узган ел Түбән Камага, ирекле көрәш буенча халыкара турнирда катнашу өчен, Дагестан командасы килгәч, аларның тренеры белән сөйләшеп утырганда, шаккаткыч нәрсә ишеткән идем: Төньяк Кавказдагы ул республикада, армиягә алсыннар өчен, хәрби комиссариаттагыларга саллы ришвәт «төртү» гадәте бар икән! Әйе, бездәгенең нәкъ киресе - армиядән котылып калу өчен түгел, ә анда бару мөмкинлегенә ия булу өчен...
Дагестан җитәкчелеге дә армиягә егетләрен күбрәк җибәрү өчен тырышадыр, күрәсең. Ул республика журналистлары фестивальгә алып килгән «Дагестанская правда» газетасының 30 сентябрь санында язылганча, бу көздә Россия Кораллы көчләренә Дагестаннан 2 меңләп егет алыначак икән. «Бу сан, язгы чакырылыш белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк булса да, хезмәт итәргә теләүчеләрнең бик аз өлеше әле», дип яза ул газета.
Болар безнең җирлектәге бүгенге чынбарлык өчен сәер булып тоела. Әмма дөресе шул: Төньяк Кавказ егетләре армиядән курыкмый, чөнки бабалары, әтиләре, абыйлары аларны кечкенәдән үз йортын, туган җирен кулына корал алып сакларга әзер сугышчы рухында, көчле ир-егетләр итеп тәрбияли. Бу яктан алар бүгенге Россиянең төп өлешендәге күп кенә «сыек» яшьтәшләре өчен менә дигән үрнәк булырлык.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: