Туган як

Чагыштырсаң, уйландыра...

Күптән түгел Мәскәү газеталары һәм телевидение полковник Солтангабиевның хәрби өйрәнүләр вакытында күрсәткән батырлыгы турында хәбәр итте. Ул хәл Свердловск өлкәсендә була. Контрактчы кече сержант сугышчан РГД-5 гранатасының чекасын тартып чыгара да, гранатаны ыргытасы урында, аны аяк астына төшереп җибәрә. Окопта әлеге контрактчы артында басып торган Солтангабиев гранатаны күкрәге белән каплый....

Күптән түгел Мәскәү газеталары һәм телевидение полковник Солтангабиевның хәрби өйрәнүләр вакытында күрсәткән батырлыгы турында хәбәр итте. Ул хәл Свердловск өлкәсендә була. Контрактчы кече сержант сугышчан РГД-5 гранатасының чекасын тартып чыгара да, гранатаны ыргытасы урында, аны аяк астына төшереп җибәрә. Окопта әлеге контрактчы артында басып торган Солтангабиев гранатаны күкрәге белән каплый. Бронежилет һәм каска кигән булса да, полковник авыр тән җәрәхәтләре ала, әмма гимнастеркадан гына булган кече сержантның тормышын саклап кала...

Сүз дә юк, полковник Солтангабиев, һичшиксез, кыю командир, чын герой, үзе яраланса да, сугышчысын үлемнән коткарган. Ләкин, бу уңайдан, күңелдә берничә сорау туа. Нигә полковник дәрәҗәсендәге хәрби часть командиры окопта гади солдат яки сержант янында басып тора? Минем белүемчә, өйрәнүләр вакытында аның урыны күзәтү пунктында булып, ул шуннан үзенә тапшырылган часть белән җитәкчелек итәргә тиеш. Һәм нигә контрактчы сугышчан гранатаны тиешенчә ыргытырга әзер түгел? Кече сержант дәрәҗәсе алган профессиональ гаскәри (!) дә моны эшли белмәгәч, призыв буенча бер еллык хезмәткә алынган гади рядовой нинди булырга тиеш?

Җитмәсә, әлеге кече сержантның, вакыйга буласы көн алдыннан, төне буе компьютерда уйнап утырып (!), хезмәт урынына йокламаган, ял итмәгән килеш килүе ачык-ланган. Өстәвенә, сугышчан граната тоткач, артында басып торучы часть командирының карашын тоеп, каушагандыр, шуңа күрә дә гранатаны кулыннан төшереп җибәргәндер, мөгаен... Ни генә әйтсәң дә, ул контрактчыны чын профессионал һәм илнең ышанычлы сакчысы дип булмый. Ә иң аянычлысы шул: полковник Солтангабиев командалык итә торган хәрби частьта хезмәт итүчеләрнең сугышчан әзерлеге бик түбән дәрәҗәдә һәм дисциплина да нык «аксый» дип уйларга нигез бар.

Мондый нәтиҗә ясарга ни хакың бар, дисәгез, заманында мин Совет армиясендә өч ел солдат булып хезмәт иттем. Ул чагында безнең хезмәт өч айлык «яшь сугышчы курсы»ннан башланды. Иртәнге сәгать 6да «подъем» командасы яңгырый. Сержант - отделение командиры кулына секундомер тотып карап тора. 45 секунд эчендә бөтен отделение киенеп бетеп стройга тезелеп басарга тиеш. Баштагы вакытларда, кагыйдә буларак, берничә солдат өлгерми, нәтиҗәдә «отбой» командасы бирелә. Отделение чишенеп, һәркем үз урынына яткач (анысына да 45 секундта өлгерергә кирәк), тагын: «Подьем!» Гадәттә, мондый «концерт» иртән дә, кичен дә берничә мәртәбә кабатлана. Нәтиҗәдә, «яшь сугышчы курсы» ахырына якынлашканда, барлык солдатларга да сикереп торып киенү һәм стройга тезелеп басу өчен 45 секунд вакыт җитә.

Иртән торгач, саф һавада физзарядка һәм 3-5 километрлы арага йөгерү. Аякта - авыр күн итек, җылы вакытта -
билгә кадәр шәрә тән, салкыннарда да гимнастерка гына. Болар күп хезмәттәшләрем өчен авыр булса, мин үзем әлләни кыенлыгын сизмәдем, чөнки кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, мәктәптә укыганда йөгерү һәм чаңгы ярышларында гел беренче урыннарны ала идем.

Аннан соң корал белән эш итәргә өйрәнү башлана: Калашников автоматы, Макаров пистолеты, РГД гранатасы һ.б. Мәсәлән, автоматтан төз ата белергә генә түгел, аны сүтү һәм җыю буенча тиешле нормативка сыешырга да кирәк. Сүтү һәм җыю ярыш рәвешендә башкарыла, моны иң тиз (һәм әлбәттә, дөрес итеп) эшләп өлгерүчеләр өчен кызыксындыру чаралары кулланылды. Нәтиҗәдә, «яшь сугышчы курсы» ахырына күпләребез автоматны, хәтта, күзләргә яулык бәйләгән килеш тә сүтеп җыя белә идек. Противогазны, химик коралдан саклану костюмын кию һәм салу буенча тиешле вакыт нормативларын да үзара ярышып үзләштердек.

Ә инде әлеге РГДга килгәндә, кулга сугышчан граната алганчы, без аның заряды булмаган «холостое» белән бик озак эш иттек: чекасын тартып чыгарырга, ыргытырга һәм мишеньгә тидерергә өйрәндек. Мондый күнегүләр башта - «учебный» граната, ә аннары шартлый торган чыны белән өч ай дәвамында көн саен барды. Ахыр чиктә, моны барыбыз да теләсә нинди шартларда ялгышусыз, дөрес эшләргә өйрәнеп җиттек.

«Яшь сугышчы курсы»ннан соң безгә остазлар - өченче елларын хезмәт итүче «дед»лар беркетелде. Алар безнең өчен абыйларыбыз кебек булдылар, хәрби хезмәт күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм иттеләр. Илгә капитализм афәте ябырылгач, армиядә барлыкка килгән кыргый «дедовщина» күренешләре (яшь солдатларның акчаларын талап алу, кыйнау, төрлечә җәберләү) ул чагында әле төшебездә дә керми иде. «Дед»ларыбыз демобилизацияләнеп кайтып киткәндә, без, яшь солдатлар, туганнарыбызны озаткан кебек, аларны күз яшьләре белән озатып калдык.

Өч ел буе рядовой солдат булып хезмәт иткән чорымда, җәен дә, кышын да хәрби өйрәнүләр гел булып торды. Ләкин бер генә мәртәбә дә часть командирының окопта солдат янында басып торуын да, солдатның сугышчан гранатаны тиешенчә ыргыта алмыйча төшереп җибәрүен дә күрмәдем. Безнең заманда гадәттән тыш хәлләргә ышанычлы киртә куелган иде. Кызганыч, бүгенге армия турында моны әйтеп булмый. Полковник Солтангабиев частенда булган хәл - Россия Кораллы көчләрендәге бердәнбер «ЧП» түгел, моңа охшаш вакыйгалар турында әледән-әле ишетеп торабыз.

Сүз ахырында шунысын да әйтим, Совет армиясендә хезмәт итү минем үземә тормышта күп нәрсә бирде. Армиядән соң югары белем алдым, хокук саклау системасында эшләп, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыктым. Заманалар нинди генә булуга карамастан, туган ил үзебезнеке һәм аны үзебез саклыйсы. Бүгенге егетләр хәзер инде бер генә еллык булган солдат хезмәтенә алдан ук җитди әзерләнеп, армиядә тиешле күнекмәләрне яхшы үзләштереп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Үзен чын ир-егет дип санаган һәркем, кирәк була калса, кулына корал алып үз илен сакларга һәрвакыт әзер булырга тиеш, ә моңа армиядә хезмәт итеп кенә өйрәнергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: