Туган як

Бәйрәм белән, «стратег»лар!

17 декабрь - Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре көне. СССР Кораллы Көчләренең бу төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның шул көнендә кабул иткәннәр. Армиянең элитасы булып саналган бу яшерен гаскәрләргә дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылган. Анда сәламәтлек буенча да, белем ягыннан да аеруча яхшы...

17 декабрь - Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре көне. СССР Кораллы Көчләренең бу төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның шул көнендә кабул иткәннәр.

Армиянең элитасы булып саналган бу яшерен гаскәрләргә дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылган. Анда сәламәтлек буенча да, белем ягыннан да аеруча яхшы хәзерлекле, ышанычлылык мәсьәләсендә дә җентекләп сайлап алынганнар хезмәт итә. Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре илебез Кораллы Көчләре куәтенең төп нигезен тәшкил итә, Ватаныбызны читтән һөҗүм итүдән ышанычлы саклый, дөньяның атом-төш коралы булган дәүләтләре арасындагы тотрыклылыкны тәэмин итү факторы булып тора.

«Казарма» сәхифәсе төрле елларда хезмәт иткән барлык «стратег»ларны бәйрәм белән котлый, саулык-сәламәтлек, уңышлар, тыныч-имин тормыш тели.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: