Туган як

Бүген дә сафта ул

Газинур Ситдыйков - бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше. 1985 елда аны армиягә алалар. Ике еллык хәрби хезмәт срогын тәмамлагач та, күпләрдән аермалы буларак, «дембель»гә китми, күңеленә ошаган армиядә калырга була. Сәмәрканд шәһәрендәге югары хәрби автомобиль училищесын тәмамлагач, яшь офицерны Германиядәге совет гаскәрләренә җибәрәләр. Әмма анда озак хезмәт итәргә туры...

Газинур Ситдыйков - бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше. 1985 елда аны армиягә алалар. Ике еллык хәрби хезмәт срогын тәмамлагач та, күпләрдән аермалы буларак, «дембель»гә китми, күңеленә ошаган армиядә калырга була.

Сәмәрканд шәһәрендәге югары хәрби автомобиль училищесын тәмамлагач, яшь офицерны Германиядәге совет гаскәрләренә җибәрәләр. Әмма анда озак хезмәт итәргә туры килми. Океан артындагы хуҗаларының әмере буенча, исерек Ельцин һәм аның үзе кебек сатлыкҗан куштаннары Советлар Союзын таркаткач һәм Европада социализмны бетергәч, совет гаскәрләре Германиядән чыгарылып, үзебезнең илгә кайтарыла.

Дөньяның асты өскә килгәч, илебезнең яңа түрәләре армияне какшатырга, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен төшерергә тырышсалар да, Газинур үз һөнәренә тугрылыклы кала. 1995 елда аны Минзәлә районына хәрби комиссар ярдәмчесе итеп билгелиләр. Ә 1996 елда Түбән Камага җибәрелеп, шуннан бирле үзебезнең хәрби комиссариатта төрле вазифаларда хезмәт итә. Газинурны Бөек Ватан сугышы ветераннары очрашуларында да, митингларда һәм хәрби-патриотлык тәрбиясе белән бәйле башка чараларда да еш күрергә була.

Үз эшенең чын остасы булган подполковник Ситдыйковның күкрәген «За отличие в военной службе» һәм «За воинскую доблесть» медальләре бизи. Хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Газинурны хәрби комиссариаттагы хезмәттәшләре дә, шулай ук, үзе белән аралашырга туры килгән һәркем хөрмәт итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: