Туган як

Бездә Дагстан түгел шул...

Республика хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Ф.Миңгәрәев әйтүенчә, Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш планы үтәлгән - хәрби хезмәткә 302 егетне озатканнар. Аннан алдагы 2010 елның көзге чакырылышы белән чагыштырганда, план ике мәртәбә кыскарса да, аны үтәү бик җиңел булмаган. Хәзерге вакытта Түбән Камада 800ләп призывник армиягә барудан качып йөри...

Республика хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Ф.Миңгәрәев әйтүенчә, Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш планы үтәлгән - хәрби хезмәткә 302 егетне озатканнар.

Аннан алдагы 2010 елның көзге чакырылышы белән чагыштырганда, план ике мәртәбә кыскарса да, аны үтәү бик җиңел булмаган. Хәзерге вакытта Түбән Камада 800ләп призывник армиягә барудан качып йөри икән. Әлбәттә, аларны эзлиләр һәм тотылганнарын җавапка тарталар. Узган көзге чакырылыш чорында 86 «уклонист»ка штраф салынган, ә медицина комисиясен узып та, армиягә китүдән качып калган 15 призывникка карата җинаять эше кузгатылып, материаллар прокуратурага җибәрелгән. Ил Конституциясендә каралган гражданлык бурычын үтәргә теләмәгәннәре өчен, андыйларга ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Ягъни, бер ел хезмәт итеп, аннан соң тыныч яшисе урында, шуннан ике мәртәбә озаграк срокка төрмәгә утырып, бөтен тормышыңның бозылуы бар...

Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде. Советлар Союзы чорында хәрби хезмәтнең нинди зур дәрәҗә булуын, армиягә горурланып баруыбызны искә төшергәндә, кая китте ул заманнар, дип уфтанырга гына кала... Ә менә социализм казанышлары күп яктан сакланып калган Белоруссиядә бу мәсьәлә бүген дә тәртиптә - егетләр хезмәт итәргә ашкынып тора, качып йөрүчеләр юк, шуңа күрә армиягә иң яхшыларын конкурс нигезендә сайлап алалар икән.

Яки менә мисалга Израильне алыйк. Анда егетләр ике ел хезмәт итсә, кызлар да (кияүгә чыкмаганнары) сигез айга армиягә барып, хәрби әзерлек узып кайта. Армиядән кайткан яшьләр өчен югары уку йортларына керүдә, дәрәҗәле эш урыннарына урнашуда һ.б. күп төрле льготалар каралган. Хәрби бурычны үтәүдән качып калу дигән нәрсәне Израильдә белмиләр.

Хәер, үзебезнең Россия төбәкләреннән берсендә дә безнең өчен гайре табигый булган хәл күзәтелә икән. Әле күптән түгел генә шәһәребезгә, ирекле көрәш буенча халыкара турнирда катнашу өчен, Дагстан командасы килгән иде. Шуларның тренеры белән сөйләшеп утырганда, шаккаткыч яңалык ишеттем: Төньяк Кавказдагы әлеге республикада, армиягә алсыннар өчен, 1 мең доллар ришвәт «төртү» гадәте кергән. Мин моны ялгыш язмадым - армиядән котылып калу түгел, ә нәкъ менә бару мөмкинлеге өчен. Чөнки аларда Россия армиясенә чакырылыш планы кечкенә, ә егетләрнең барысы да хәрби хезмәтне үтәп кайтырга тели, аларда бу бик зур дәрәҗә булып санала. Дагстан егетләре армиядән курыкмый, чөнки бабалары, әтиләре, абыйлары аларны кечкенәдән үз йортын, туган җирен кулына корал алып сакларга әзер булган сугышчы рухында, көчле ир-егетләр итеп тәрбияли.

Язылганнардан һәркем үзенчә нәтиҗә ясар, мөгаен. Әмма бер нәрсә бәхәссез: егетләрнең армиягә барырга теләмәвендә алар үзләре түгел, бүгенге Россиянең кыргый тәртипләре гаепле. Тик менә, нинди чорда яшәсәк тә, туган җир барыбер үзебезнеке, һәм аны саклау бурычы үзебезгә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: