Туган як

Берсе тәмам, икенчесе башлана

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды.

Күптән түгел Түбән Камадан 14 кеше армиягә китте. Туганнар белән хушлашкач, егетләрнең тән температурасын үлчәделәр. Аннары гына автобуска керттеләр һәм Казанга чакырылыш пунктына җибәрделәр. Чакырылыш вакытында шәһәрдән һәм районнан барлыгы 150 егетне озаттылар. Алар Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларында (Ленинград, Мәскәү, Ульян, Самара  өлкәләре) хезмәт итәчәк. Шунысы да бар, солдатларның 80 проценты урта һөнәри яки югары белем алган, ә бу – аларның яшьләре 20 дән узып киткән дигән сүз. Язгы чакырылыш кампаниясе уңышлы үтте, хәзер хәрби комиссариат көзге чакырылышка әзерлек эшләре алып бара.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: