Туган як

Бер гаиләдән алты егет армиядә хезмәт иткән

Дамир Кәлимуллин белән без 1965 елдан бирле таныш. Түбән Кама төзелешенә килгән башка күпләр кебек, Актүбә авылы янында такталардан корылган будкада күршеләр булып яшәгән идек. Шәһәрдә йортлар төзелеп, без квартирлар алгач та, танышлыгыбыз дәвам итте. Ул чагында дөнья мәшәкате белән озаклап сөйләшеп утырырга да вакыт табылмады кебек. Ә инде олыгаеп,...

Дамир Кәлимуллин белән без 1965 елдан бирле таныш. Түбән Кама төзелешенә килгән башка күпләр кебек, Актүбә авылы янында такталардан корылган будкада күршеләр булып яшәгән идек. Шәһәрдә йортлар төзелеп, без квартирлар алгач та, танышлыгыбыз дәвам итте. Ул чагында дөнья мәшәкате белән озаклап сөйләшеп утырырга да вакыт табылмады кебек. Ә инде олыгаеп, лаеклы ялга чыккач, бигрәк тә күптән түгел икебезнең дә хатыннарыбыз бакый дөньяга күчкәч, Дамир белән ешрак очраша һәм озаклабрак аралаша башладык. Дустымның тормышы турында күп кенә яңа нәрсәләр белдем, алар газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Дамир 1936 елда Сарманда партия райкомы хезмәткәре гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Хафизның эше бик тынгысыз булу сәбәпле, балалар тәрбияләүнең төп авырлыгы әнисе Гайнекамал җилкәсенә төшкән. Сугыш вакытында, 1944 елда Дамир беренче класска укырга кергән. Ул чордан ике вакыйганы аеруча яхшы хәтерли. Беренчесе - бертуган олы абыйсы Ясәвинең фронтта батырларча һәлак булуы турында «кара кәгазь» килүе. Икенчесе - 1945 елның 9 маенда сугыш бетүе турындагы хәбәр. Ул чагында авыл Советы бинасында гына булган бердәнбер радиодан Җиңү хәбәрен ишеткәч, мәктәп түбәсенә кызыл флаг куярга булган укучылар. Әмма флаг юк. Авылдагы бер апаның кызыл яулыгы барын ишеткәч, бөтен класс белән барып, шул яулыкны сорап алганнар һәм аңа агач сап куеп, мәктәп түбәсенә урнаштырганнар... Абыйсының сугыштан кайта алмавына ничек кайгыруларын һәм Җиңү килгәненә халыкның ничек шатланганын бүгенгедәй хәтерли Дамир.

Сугыштан соңгы авыр елларда җиде классны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, алга таба укырга теләге һәм сәләте булса да, гаиләгә кыенлык китермим дип, эшли башлаган ул. Киномеханиклар курсын тәмамлап, берничә авылда кино күрсәтеп йөргән. Ә берничә елдан соң авыл хуҗалыгы училищесында укып, трактор һәм автомашина йөртергә өйрәнгән. Чирәм җирләрне үзләштерү шаукымы башлангач, Казахстанга китеп, шофер булып эшләгән.

1956 елда Дамирны Совет Армиясенә алганнар. Анда бик горурланып киткән егеткә Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» станциясендә - атом-төш коралын сынаулар уздырылган куркыныч урында хезмәт итәргә туры килгән. Хәрби хезмәттә дә шофер булган ул. Рядовой Кәлимуллинны армиядән кайтарып җибәргәндә, хәрби серне чишмәү турында кисәтеп, әллә ничә кәгазьгә кул куйдырдылар, дип исенә төшерә дустым.

Солдаттан кайткач, ул 1963 елда Түбән Кама төзелешенә килә һәм 1997 елда лае

Шунысы аеруча игътибарга лаек: Дамирлар гаиләдә сигез бала (алты малай һәм ике кыз) булып, әнә шул алты егетнең барысы да үз чиратында армиядә яхшы хезмәт итеп кайткан. Олы абыйсы - пехотада взвод командиры, офицер Ясәви, инде әйткәнемчә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Икенче абыйсы Кыйммәт сугыштан соңгы елларда танкист булып хезмәт итеп, авылга старшина званиесендә кайткан. Өченче абыйсы Гүзәл - хәрби диңгезче, Балтик флотында хезмәт иткән. Дүртенчесе Лифкать Германиядә танкист булган. Дамирның үзе турында инде яздым. Ә энесе Радик Байконурда элемтәче булып хезмәт иткән... Дамирның абыйлары инде исән түгел, ә энесе Радик Түбән Камада яши, лаеклы ялда.

Дустым мәрхүм әти-әнисен зур хөрмәт белән искә ала. Әтисе райком хезмәткәре булса да, беренче түрәләрдән аермалы буларак, улларын армиядән алып калу турында уйлап та карамаган, аларны чын ир-егетләр итеп тәрбияләгән.

Дамир инде олы яшьтә булса да, өендә кул кушырып утырмый. Бакчасында бик күп җиләк-җимеш үстереп, балаларын, оныкларын сыйлый. Оныклары, дигәннән, кызы Альбинаның олы улы Рөстәм - химия-технология институты студенты, ә кечесе Радмир 6нчы мәктәптә тугызынчы класста укый, спорт белән шөгыльләнеп, армиядә хезмәт итәргә әзерләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: