Туган як

Бер гаиләдә - өч солдат

Хәзерге заманда күп кенә ата-аналар күсәк кадәр «балакай»ларын армиягә җибәрүдән куркып, ялган «чир» сатып ала яки башка әмәлен эзли. Ә менә районыбызның Нариман авылында яшәүче Светлана һәм Анатолий Федоровлар бу яктан улларына дөрес тәрбия бирә белгәннәр. Гаилә башлыгы Анатолий 1988-1990 елларда Венгриядәге совет гаскәрләрендә артиллерист булган. Рядовой Федоров солдат хезмәтенең...

Хәзерге заманда күп кенә ата-аналар күсәк кадәр «балакай»ларын армиягә җибәрүдән куркып, ялган «чир» сатып ала яки башка әмәлен эзли. Ә менә районыбызның Нариман авылында яшәүче Светлана һәм Анатолий Федоровлар бу яктан улларына дөрес тәрбия бирә белгәннәр.
Гаилә башлыгы Анатолий 1988-1990 елларда Венгриядәге совет гаскәрләрендә артиллерист булган. Рядовой Федоров солдат хезмәтенең соңгы өч аен Украинаның Луганск шәһәрендә үткәргән. Хәзерге вакытта «Союз-Агро» җәмгыятендә (элекке «Прикамский» совхозы) тракторчы-машинист булып эшли.
Аның олы улы Владислав безгә яхшы таныш, чөнки ул - «Туган як» газетасы редакциясе шоферы. Ә аңа кадәр Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау колледжында укып, шунда ук автомобиль йөртүче «права»сы алган һәм хәрби хезмәткә киткән. Эчке гаскәрләрнең Чиләбе өлкәсендәге бер частендә шофер, отделение командиры урынбасары булган ул. «Дембель»гә кайтканнан соң, запастагы ефрейтор Федоров безнең редакциягә эшкә керде. Аның планнарында югары белем алу максаты да бар.
Владиславның энесе Сергей да Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау колледжын тәмамлаган, ә машина йөртү хокукын ДОСААФ автомәктәбендә укып алган. Армиядә ул хәрби-һава көчләрендә, Рязань шәһәрендәге аэродромда шофер булып хезмәт иткән. Хәрби хезмәтен кече сержант, отделение командиры булып тәмамлаган. Хәзерге вакытта «ТАНЕКО» компаниясендә шофер булып эшли, белемен күтәрү нияте дә юк түгел.
Федоровлар гаиләсенең ил сакчылары эстафетасы әле дәвам итәр, мөгаен. Чөнки дүрт малай табып үстерүче Светлана белән Анатолийның 13 яшьлек Владимирлары һәм 3 яшьлек Дмитрийлары да бар әле, киләчәктә алары да абыйлары кебек солдат булырлар.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: