Туган як

Айдар Җиңү парадында катнашкан

Югары Чаллы авылы егете, Рязань өлкәсенең Рыбная шәһәрендә урнашкан тимер юл батальонында хезмәт итүче рядовой Айдар Фатыйховның часть командиры урынбасары - Татарстан хәрби комиссары генерал-майор С.Погодинга, ә анысы, үз чиратында, Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенә Рәхмәт хаты юллаган. Хатта язылганча, Түбән Кама муниципаль районыннан узган көздә хәрби хезмәткә алынган Айдар...

Югары Чаллы авылы егете, Рязань өлкәсенең Рыбная шәһәрендә урнашкан тимер юл батальонында хезмәт итүче рядовой Айдар Фатыйховның часть командиры урынбасары - Татарстан хәрби комиссары генерал-майор С.Погодинга, ә анысы, үз чиратында, Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенә Рәхмәт хаты юллаган.
Хатта язылганча, Түбән Кама муниципаль районыннан узган көздә хәрби хезмәткә алынган Айдар Фатыйхов зур җаваплылык хисенә ия булып, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Кушылган эшне җиренә җиткереп үтәве, максатчан булуы белән аерылып тора. Айдар әле быел 9 майда Мәскәүдә, Кызыл мәйданда уздырылган хәрби парадта да катнашкан.
Республика хәрби комиссары, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм егетләрне хәрби хезмәткә хәзерләү буенча зур эш алып барылганы өчен, муниципаль район җитәкчелегенә зур рәхмәт белдергән. Моның Россия Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычны үтәүдә аерым бер әһәмияткә ия икәнен дә искәрткән...
Айдар үзе армиягә бары тик егерме өч яшендә, кызы Адиләгә өч яшь тулгач кына китә. Хәрби хезмәткә кадәр үз авылларында шәхси эшмәкәрдә экскаваторда эшләгән. Кама Аланындагы һөнәр училищесында - сварщик, Түбән Каманың 23нче лицеенда автомеханик белгечлекләре алган Айдарның гаилә тормышында ничегрәк булуын хатыны Наиләдән дә сораштым. "Эчми, ярдәмчел. Эшен төгәлләмичә, хәтта, өйгә дә кайтмый. Һәр нәрсәгә җаваплы карый", дип әйтүче Наилә иренең 12 ноябрьдә дембельгә кайтачагын да әйтте. Айдары кайткач, шашлыкка булыр дип, унбиш башлап куян асрый икән.
Наилә үзе көн дә Зәй шәһәренә йөреп эшли, базарда сату итә. Шунлыктан, быел бәрәңге дә утырта алмаган, куяннарны исәпләмәгәндә, башка терлек тә асрамый. Кызы Адилә - балалар бакчасына йөри. Ул да әтисе кайтыр көннәрне кул бармаклары белән саный-саный көтә. Наилә үзе Әлмәт ягы кызы булып, иренең туган авылы Югары Чаллыда үз йортлары белән яшиләр. Каенанасы Элмира белән каенатасы Флүс тә аларга булышып тора икән...
01855нче хәрби частьнең тимер юл батальонында хезмәт итүче Айдарга Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәп, үзен өзелеп көтүче хатыны белән кызы Адилә янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: