Туган як

Армиядә - сержант, мәктәптә - капитан

Балаларны үзенең дәресләре белән кызыксындырып, ныклы белем бирә алу өчен, укытучы үз фәненә яраткан, аңа бөтен гомерен багышлаган кеше булырга тиештер. Түбән Камадагы 11нче мәктәпнең башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Альфред Шәрипов - нәкъ менә шундый педагог. Районыбызның Түбән Чаллы авылында туып-үскән Альфред, мәктәптә укыганда ук, оештыру сәләтенә ия, тырыш егет...

Балаларны үзенең дәресләре белән кызыксындырып, ныклы белем бирә алу өчен, укытучы үз фәненә яраткан, аңа бөтен гомерен багышлаган кеше булырга тиештер. Түбән Камадагы 11нче мәктәпнең башлангыч хәрби әзерлек укытучысы Альфред Шәрипов - нәкъ менә шундый педагог.
Районыбызның Түбән Чаллы авылында туып-үскән Альфред, мәктәптә укыганда ук, оештыру сәләтенә ия, тырыш егет булып таныла. Кызыл Чапчак мәктәбен тәмамлагач, аны туган авылында клуб мөдире итеп эшкә чакыралар. Анда бер елдан аз гына артыграк эшләгәннән соң, 1975 елның октябрендә солдатка китәр вакыты җитә. Альфред армиягә бик теләп бара. Сугыштан соңгы елларда Совет Армиясенең Германиядәге бер частенда хезмәт иткән әтисе Юныс тәрбиясе дә үз ролен уйнагандыр. Хәер, ул чорда егет булганнар яхшы хәтерлидер: армиягә бармаганнарның кеше алдында дәрәҗәсе түбән иде, андыйларга кызлар да карамады.
Армия - тормыш мәктәбе, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Анда кемнең кем булуы тиз ачыклана. Приморье краенда танк гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, Шәрипов үзен яхшы яктан гына күрсәтә, командирлары аны башкаларга үрнәк итеп куя. Шулай булмаса, сержант дәрәҗәсе бирмәсләр, танклар йөртү буенча өлкән инструктор, взвод командиры урынбасары вазифаларына билгеләмәсләр иде.
Совет заманында яхшы хезмәт иткән солдатларны (ә сержантларны - бигрәк тә) югары хәрби училищеларга керергә яки, һичьюгында, армиядә прапорщик булып калырга үгетлиләр иде. Иманым камил: әгәр Шәрипов ул тәкъдимнәргә риза булса, аннан профессиональ командир чыгар иде. Әмма андый вакытта күпләрнең (яшерен-батырын түгел, үземнән дә беләм) "дембель"гә кайтасы килү теләге көчлерәк була. Сержант Шәрипов та, артык икеләнмичә, туган ягына кайтып, Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә.
Институт тәмамлаган яшь белгечне "распределение" буенча районыбызның Югары Уратма мәктәбенә җибәрәләр. Һәм ул ... башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укытучысы итеп билгеләнә. Шулай итеп, армиядә калмаса да, барыбер, хәрби хезмәттән аерыла алмый. Шунда өч ел эшләгәннән соң, 1986 елның 1 сентябрендә шәһәребездәге 11нче мәктәпкә килә. Һәм бүгенге көнгә кадәр - шул мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы. Малайларны хәрби эш белән кызыксындырып, илне сакларга әзер булган чын ир-егетләр тәрбияләргә омтыла ул.
Армиядә үрнәк сержант булган Шәрипов - хәзерге вакытта Түбән Кама мәгарифендә алдынгы военрук, запастагы капитан. Альфред Юныс улы - муниципаль районда бу фәнне өйрәтүчеләрнең методик берләшмәсе җитәкчесе, тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучыларының эксперт комиссиясе рәисе. Яшьләрне хәрби эш нигезләренә төшендерү белән беррәттән, спортка да зур игътибар бирә ул, чөнки ил сакчылары физик яктан чыныккан булырга тиеш. Мәктәпләр арасында спортның күп кенә, шул исәптән хәрби-техник төрләре буенча ярышлар системалы рәвештә уздырыла. Альфред Юныс улы, кагыйдә буларак, аларның төп оештыручысы һәм баш хөкемдары. Сүз уңаеннан, бу ярышларга, үз укучыларын ияртеп, аның бертуган энесе - 31нче мәктәпнең физкультура укытучысы Әмир Шәрипов та һәрвакыт килә.
- Илебездә 1931-1991 елларда гамәлдә булган ГТО ("Хезмәткә һәм илне сакларга әзер") нормативларын тапшыруны торгызу бик дөрес булды, - ди Альфред Юныс улы. Аның инануынча, ир-егет тормышта нинди генә "тыныч" һөнәр иясе булса да, физик яктан чыныккан, һәрвакыт кулына корал алып илне сакларга әзер булырга тиеш.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, запастагы капитан Шәрипов - "Татарстан Республикасы мәгарифендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә, Россия оборона министрлыгының, республика хәрби комиссариатының, мәгариф һәм фән министрлыгының, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына һ.б. бүләкләргә лаек булган.
Әмма аның өчен иң зур бүләк - элекке укучыларыннан ишеткән рәхмәт сүзләре. Альфред абыйларында укып чыккан егетләр арасында армиядә бик яхшы хезмәт иткәннәре, "кайнар нокта"лар аша узып, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнеп кайтканнары, югары хәрби училищеларга укырга кергәннәре дә бар (исемнәре белән санап чыгу мөмкин түгел, ә берничәсен генә телгә алсак, башкалары үпкәләмәгәе). Укытучылары белән очрашканда, алар аңа дәресләре өчен рәхмәт әйтәләр, ул биргән әзерлек тормышта нык ярдәм итте, диләр. Ә укытучы хезмәтенә моннан да зуррак бәя була аламы?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: