Туган як

Армиядә чакта да...

Кулына корал тотып, үзенең туган йортын, ата-анасын, Ватанын саклый алучы ир-егет теләсә кайсы җәмгыятьтә һәм һәр чорда аерым хөрмәткә ия. «ТАНЕКО» ачык акционерлык җәмгыятендә күп кенә хезмәткәрләр, шул исәптән, компаниянең генераль директоры Хәмзә Әзәлевич Баһманов та заманында армия чыныгуы аша узганнар. Бүгенге көндә яшьләр бик күп эшли торган коллективыбызда армиягә...

Кулына корал тотып, үзенең туган йортын, ата-анасын, Ватанын саклый алучы ир-егет теләсә кайсы җәмгыятьтә һәм һәр чорда аерым хөрмәткә ия.

«ТАНЕКО» ачык акционерлык җәмгыятендә күп кенә хезмәткәрләр, шул исәптән, компаниянең генераль директоры Хәмзә Әзәлевич Баһманов та заманында армия чыныгуы аша узганнар. Бүгенге көндә яшьләр бик күп эшли торган коллективыбызда армиягә озату гадәти хәл. Әле узган елда гына да нефть эшкәртүчеләрдән бишесе өсләренә хәрби кием киде. Алар - насос җайланмалары машинисты Альберт Мәхмүтов, товар-чимал паркында эшләүче Айгиз Нәҗипов, ремонт-механика цехы слесарьлары Айдар Гыйниятуллин, Радик Атнагулов, Илназ Төхбәтуллин.

«ТАНЕКО»ның профсоюз комитеты рәисе Илшат Сәлахов әйтүенчә, предприятиедә эшләүчеләрне армиягә озатуның аерым бер күркәм гадәтләре барлыкка килгән. Хәрби хезмәтне илнең төрле төбәкләрендә үтәчәк егетләр үзләре белән истәлекле бүләкләр, ә иң мөһиме - кабат эшкә кайтуларын компаниядә чын күңелдән көтәчәкләренә ныклы ышаныч белән китәләр.

«Дембель»гә кайткан егетләр сөйләвенчә, хәрби хезмәттә чакта предприятие администрациясе һәм профсоюз комитеты алар белән даими элемтәдә торган: телефоннан шалтыратканнар, хатлар язганнар, фотосурәтләрен салганнар.

Бүгенге көндә солдат хезмәте үтүче Айгиз Нәҗипов та, бәйрәм алдыннан телефон аша хәбәрләшкәч, әнә шулар хакында зур рәхмәт хисе белән сөйләде. Узган елның языннан башлап безнең бу егет Краснодар краенда илне һава һөҗүменнән саклау гаскәрләрендә хезмәт итә. Үзенең көндәлек солдат тормышы турында ике-өч сүз белән кыска гына итеп әйтә: «бар да яхшы». Яшьләр армиягә барудан качып калырга телиләр дигән фикер бик нык таралган булса да, бу Айгизгә һәм алар нәселенә кагылмый. Беренчедән, озак еллар буе, карактай, хәрби комиссариаттан качып йөрү - түбәнлек. Нәҗиповлар гаиләсендә ил алдындагы бурычыңны үтәүгә андый мөнәсәбәт була да алмый. Заманында әтисе Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән, ә Айгизнең бертуганы - эчке гаскәрләрдә. Икенчедән, армия хезмәтен үтеп кайткан егетләргә «ТАНЕКО»да үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Егетләр, хәрби хезмәттән кайтканның икенче яки өченче көнендә үк үзләре эшләп киткән предприятиегә ашыгалар. Хәрби хезмәтне үтеп кабат кайтучыларның биредә үз эш урыннары саклана, аларга бер мәртәбә матди ярдәм бирелә, шулай ук, коллектив килешүдә каралган күп кенә өстенлекләргә ия булалар.

Армия тормышындагы кыенлыклар Айгизне куркытмаган. Ул үзе моны физик яктан әзерлекле булуы белән аңлата. Әле мәктәптә чакта ук егет баскетбол һәм татар милли көрәше белән мавыга, турникта да тартыла, ерак араларга да җиңел йөгерә һ.б. Гомумән, «ТАНЕКО»да армиягә барырга җыенучыларга гына түгел, ә барча хезмәткәрләргә дә физик чыныгу алыр өчен тиешле шартлар тудырылган. Коллективта спортның - чаңгы, җиңел атлетика, волейбол, басткебол, йөзү, теннис кебек төрләре аеруча киң таралган, пейнтбол буенча команда да оештырылган. Административ-көнкүреш корпусында спорт, тренажер һәм фитнес заллары эшли. - Хезмәт итеп бетерәм дә, эшкә үзебезнең Комплекска кайтам, - дип сөйли Айгиз. - Минем өчен «ТАНЕКО» ул - дусларым, иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч һәм квартирлы булу, белем алу, югарырак үсү мөмкинлеге. Сүз уңаеннан, узган елны Россия армиясендәге хезмәтен тутырып, «ТАНЕКО»дагы үз эш урыннарына 11 егетебез кайтты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: