Туган як

Алар да хезмәт иткән

Бу ике фоторәсемгә күз төшергәч, хәрби форма кигән «бравый» егетләрне кайдадыр күргәнегез бар кебек тоелса, бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә, Түбән Каманың спорт дөньясы белән таныш булсагыз. «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миннәхмәтовны һәм «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиевне Түбән Камада бик күпләр...

Бу ике фоторәсемгә күз төшергәч, хәрби форма кигән «бравый» егетләрне кайдадыр күргәнегез бар кебек тоелса, бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә, Түбән Каманың спорт дөньясы белән таныш булсагыз. «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миннәхмәтовны һәм «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиевне Түбән Камада бик күпләр яхшы белә. Әлеге фотолары аларның «дембель» альбомнарында саклана.

Рөстәм Ганиев 1971-1973 елларда Баку шәһәрендә, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Десантка эләгүе очраклы түгел, әлбәттә: аңа кадәр, оста чаңгычы буларак, Әлмәт физкультура техникумына кереп, бер ел укырга өлгергән. Рядовой Ганиевнең хәрби белгечлеге - гранатометчы. Сугышчан өйрәнүләр вакытында, иптәшләре кебек, җиңел десант автоматы гына түгел, җиде килограммлы РПГ-7 гранатометы күтәреп йөрергә һәм шуның белән эш итәргә туры килгән аңа. Һәр десантчыныкы кебек, аның өчен дә иң истәлеклесе - парашют белән сикерүләр (АН-2 һәм АН-12 самолетларыннан барлыгы унбиш мәртәбә сикерергә туры килгән Рөстәмгә).

Әнәс Миннәхмәтовка да армиягә кадәр спорт белән шөгыльләнүе хәрби хезмәттә бик тә ярап куйган. 1976-1978 елларда Чита өлкәсендә хезмәт иткән Әнәсне спорт ротасына сайлап алганнар. Бокс буенча 54 һәм 57 килограммга кадәрге авырлык үлчәүләрендә күп кенә ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган ул. Рота старшинасы вазифасын да башкарган. Фотода Миннәхмәтов әле өлкән сержант, ә ике еллык хәрби хезмәтен ул старшина званиесендә тәмамлаган. Бу үзе дә күп нәрсә сөйли: сроклы хезмәттә сержантларның бик сирәге старшинага кадәр «үсә», моны армиядә булганнар яхшы белә.

Әнәс Әхәтовичның да, Рөстәм Мәҗитовичның да армиягә карата фикерләре уртак: хәрби хезмәт тормышта күп нәрсә бирә, сәламәт булган һәрбер ир-егет аны узарга тиеш, дип саный алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: