Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Зур бәйрәм үткәрдек

9 гыйнварда Олы Аты авылы халкы иртә таңнан чиркәүгә - бәйрәм келәвенә ашыкты. Кайтучы кунаклар да күп иде: күрше авылдан дисеңме, Казаннан дисеңме. Чумылдыру - иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Авылдагы ир затлары иртән авыл күлендәге бозны чокып, коену урыны әзерләп, матур уңайлы урын ясап куйганнар. Чиркәүдә келәү бетүгә, яше-карты күлгә...

9 гыйнварда Олы Аты авылы халкы иртә таңнан чиркәүгә - бәйрәм келәвенә ашыкты. Кайтучы кунаклар да күп иде: күрше авылдан дисеңме, Казаннан дисеңме. Чумылдыру - иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Авылдагы ир затлары иртән авыл күлендәге бозны чокып, коену урыны әзерләп, матур уңайлы урын ясап куйганнар. Чиркәүдә келәү бетүгә, яше-карты күлгә ашыкты. Авылыбызның атакае иерей Михаил чумылучыларга теләкләрен әйтеп, иманнарын укыды. Коенучылар күп булды, аларга бөтен уңайлыклар да тудырылды. Чумып чыккач, аларны кайнар чәй белән дә сыйладылар. Барысына да сәламәтлек телибез.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев