Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Үзләренчә – матур һәм ямьле итеп...

14 октябрьдә православие динендәгеләр Покрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы һәм кыш башлану белән бәйле. Покрау Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында узды. Елдагыча аны җирле Керәшеннәр җәмгыяте оештырды.

Халыклар дуслыгы йортында – бәйрәм рухы. Кызлар, егетләр, түтиләр киенеп, бизәнеп куйганнар. Репетицияләр узган. Тамашачылар урыннарга урнаша. Бәйрәмне фойеда уздырырга булганнар.
Динара Фәтхуллина фотоларыннан ясалган банерлар залга ямь кертеп җибәрде. Аларда – Балчыклы авылы табигате сурәтләнгән.
– Куркынычсызлык чаралары турында онытмадык. Урындыклар арасында ара калдырылган. Тамашачылар битлекләрдән килделәр. Өлкән яшьтәге артистларыбызны саклыйбыз, шуңа күрә, бу юлы килмәүләрен үтендек, – ди «Сүрәкә», «Баш Чишмә», «Асыл нәсел» фольклор ансамбльләре җитәкчесе Ольга Вәлиуллина.
Бәйрәмне Ольга Вәлиуллина һәм Керәшен җәмгыятенең иң актив әгъзаларының берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Шадрин алып бардылар. Алар Покрау бәйрәме тарихы, йолалары турында да сөйләделәр. Чыннан да, Покрау – бүген дә иң олы бәйрәмнәрнең берсе: кешеләр Җир-Ананы хөрмәтләп, биргән уңышларына рәхмәт укыганнар, пироглар пешергәннәр, келәү иткәннәр. Чиркәүләрдә дини йолалар уздырылган. Бу вакытта туйлар чоры да башланган. «Питрауда кыз күзлиләр, Покрауда туй үткәрәләр» дигәннәр.
Бәйрәмне «Сүрәкә» ансамбле артистлары «Әйдәгез, туганнар!» җыры белән башлап җибәрде. Алар арасында яшьләрнең арта баруы – бик күркәм күренеш. Егетләр-кызлар ансамбльгә яңа сулыш өрә, аны бизи. Димәк, әби-бабайлар җырулары онытылмас, димәк, киләчәккә өмет бар.
Кызыл Чишмәнең «Баш Чишмә» ансамбле бәйрәмгә пироглар белән килгән. Бизәкләр төшереп пешергән бу пирогларны патша өстәленә дә куеп булыр иде. Ә җырулары... Керәшен халык җыруларының озыннарын, моңлыларын, уйландырып, ерак-еракларга «алып китә» торганнарын яратам. «Баш Чишмә»нең репертуары борынгы Чәбия көйләреннән торганын исәпкә алсак, аларда никадәр байлык сак-ланган икәнен аңлап буладыр.
Сәхнәдә балалар да чыгыш ясады.
«Асыл нәсел» фольклор ансамбленең кечкенә артистлары арасында бу көнне беренче тапкыр тамашачы алдында
җырлаучылары да бар иде. Ә җыелган кунаклар һәрбер чыгышны җылы каршы алып, алкышлап озатып калдылар.
Бәйрәм шулай җырулар-биюләр, матур сүзләр белән үрелеп барды. Элгәре үткәрелгән аулак өйләрне дә искә алдылар, гореф-гадәтләрне саклап калу әһәмиятен дә ассызыкладылар.
– Йолалар һәм гореф-гадәтләр һәр милләтнең байлыгы, бизәге булып тора, буыннарны бер-берсенә бәйли, тарихны оныттырмый, – диде Ольга Вәлиуллина. Әби-бабайлар «Покрау үтсә, көз китә», дигәннәр. Менә Түбән Кама керәшеннәре дә үзләренчә, матур, ямьле итеп көзне озаттылар.

Лилия Заһретдинова

Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев