Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Заманым

шигырь

И заманым, килә сине

Яхшы итеп күрәсем!

Өметләрне аклар өчен,

Иманга китерәсем.

Үтә айлар, еллар – барысы

Бер-берсеннән шомлырак.

Хыялларым артка күчә,

Өметләр китә ерак.

Ялган ният алга бара,

Заманымны талыйлар.

Юллар тайгак, сикәлтәле,

Кая алып барырлар?

Әллә бу «заман» дигәнең –

Карурман карасымы?

Әллә без яшәгән дөнья

Cагышлар дәрьясымы?

Бу кара гаделсезлекне

Юсаң иде чәбәкләп.

Кышкы бәке суларында

Чайкый-чайкый, бәләкләп!

Анастасия Усачева

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X