Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Юбилей маршы

(Һабил Тукманов музыкасы) Табигатьнең бу куенын кемнәр тапкандыр. Чулман суы моңа кадәр ничек аккандыр. Бу җир безнең җан җылысын көтеп яткандыр. Язмыш түгел, монда безне яшьлек тарткандыр. Кушымта: Матурлыгын күреп туймам шушы якларның, Гүзәл җир кайда, дисәләр - сине атармын. Түбән Кама, Түбән Кама - даны Ватанның, Тарихта бер яңа...

(Һабил Тукманов музыкасы)

Табигатьнең бу куенын кемнәр тапкандыр.

Чулман суы моңа кадәр ничек аккандыр.

Бу җир безнең җан җылысын көтеп яткандыр.

Язмыш түгел, монда безне яшьлек тарткандыр.

 

Кушымта:

Матурлыгын күреп туймам шушы якларның,

Гүзәл җир кайда, дисәләр - сине атармын.

Түбән Кама, Түбән Кама - даны Ватанның,

Тарихта бер яңа җыры моңлы татарның.

 

Җәйләр дә җылырак монда, җылырак кышлар,

Шуңадыр, соңарып китә бездән аккошлар.

Алда әле, алда безнең эшләр, бурычлар,

Үрләр биек, бергә меник, туганнар, дуслар.

 

Кушымта:

Халыкларны берләштергән милли шәһәр син,

Химияне үзләштергән гыйльми шәһәр син.

Бар якка таң булып аткан нурлы шәһәр син,

Безнең яшьлеккә куелган горур һәйкәл син.

 

Актүбәләр, Чәбияләр биргән нигездә,

Якты йолдыздай кабындың татар илендә.

Түбән Кама үсә һаман ашып күкләргә,

Туган җиргә әверелдең инде күпләргә.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X