Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Җыр күңелләрне күтәрә...»

«Сүрәкә» керәшен халык ансамблендә башлап йөрүчеләрдән Валентина Николаевна һәм Петр Романович Максеевлар турында язмыйча һич булмый. Олы Аты авылының зур хөрмәткә ия булган бу гаиләсе белән горурлана авыл халкы. Алар лаеклы ялда, авылда яшиләр, матур йорт салып, җир эшкәртеп, кош-корт үстереп гомер итәләр.

– 1994 елның 9 гыйнварында «Туган як» районы газетасында «Техниклар йорты»нда (хәзер Халык иҗаты йорты) керәшеннәр җыела дигән игъланны укыдык. Петр белән сөйләштек, шунда киттек. Җыелышта «Җидегән чишмә» ансамбле таркалу турында сүз барды. Керәшеннәрнең аерым коллективы булачагы, аны Анна Гурьевна Бутяева җитәкләячәге турында белдек, – ди Валя түти.
Петр дәдәйнең гармунда уйный белүе дә яраган. Ул ансамбль гармунчысы булган. Репертуарны туплау дигәннән, кем нинди җыр искә төшерә, шуны өйрәткән. Нигездә, күбрәк урам җырлары башкарылган. 
– Безнең белән кызыбыз Ольга да ансамбльгә йөрде. Аның белән Чаллыда Питрау бәйрәмендә дә булдык. Гомумән, кая чакырсалар, шунда барып чыгыш ясадык. Менделеевск шәһәрендә узган конкурста беренче урын алдык. Ә ничә мәртәбә Казанга бардык... Авылларда куйган концертлар санын әйтеп тә бетергесез, – дип искә ала Валя түти.
Бу вакытта ул – химкомбинатта  аппаратчы, ә Петр дәдәй шәһәр автотранспорты предприятиесендә машина йөртүче булып эшләгән. Әмма репетицияләрне, концертларны калдырмаганнар. «Сүрәкә»леләргә «Җырлыйк әле» бәйгесендә дә катнашырга туры килгән. 
– Кайвакыт төнлә яткан җирдән ниндидер җыр искә төшә дә, торып, Петр уйнап, мин җырлаган чаклар да булды. 1999 елда авылга кайтып йорт сала башладык. Икәү эшләдек, авыр булды, шулай да ике ел буе атнага ике мәртәбә репетициягә чаптык. Берсен дә калдырмадык, ә шәһәргә кадәр 50 километр. Җырламыйча түзеп булмагандыр. Ансамбльдә бертуганнар кебек дус булып яшәдек, – дип елмая Валя түти.
Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алты оныгына һәм дүрт торыгына сөенеп гомер итәләр. Күршеләре белән дә дус-тату булып яшиләр. Ә Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеенда алар алтын туйларын уздырганнар.  
Максеевлар «җыр күңелләрне күтәрә, яшәргә дәрт өсти» дигән фикердә. Авылда бер бәйрәм дә аларсыз узмый. Башкалар да аларга кушылып керәшен көйләрен рәхәтләнеп җырлыйлар. Менә без сөйләшкәндә дә Валя түти түзмәде:
Урманнарга керсәң, 
                              сызгырып кер,
Урман күкерәге үкерсен.
Күреп калган кеше күреп калсын,
Күрми калган кеше үкенсен, – дип сузып җибәрде.
Аларга исәнлек-саулык телибез, безне озак еллар матур жырлары белән сөендерсеннәр.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Фотоларда: Валентина һәм Петр Максеевлар (өстәге фото); «Сүрәкә» ансамбле. Макеевлар гаиләсе аскы рәттә уң якта (астагы фото). 
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев