Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Йолаларны яңартып

Халыклар дуслыгы йортында «Покрау кичләре» театральләштерелгән тамаша узды.

Керәшеннәр гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннан-буынга тапшырып, кадерләп саклыйлар. Шундый күркәм бәйрәмнәрнең берсе – көзге бәйрәм – Покрау. Ул 14 октябрьдә булачак. «Питрауда очрашканнар – Покрауда кавышканнар» диләр керәшеннәр. Нәкъ менә шул көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрауда өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түшәүче булып тора. Бу нисбәттән, Түбән Кама керәшеннәре «Килен киендерү»(«Баш бәйләү») туй йоласын күрсәттеләр. Ул, нигездә, нәкъ менә Покрау көннәрендә уздырыла. Бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә таянып, халык җырлары белән үрелеп барды. Керәшен халкы хис-тойгыны җыр аша әйтергә ярата. Туйларда кара-каршы җырулар, такмак әйтешү осталары – халыкның рухи хәзинәсе. Сәхнәдә шулай ук «Сүрәкә» ансамбле артистлары, Владислав Домолазов, Александра Козаморова, Галина Гыйлаҗева чыгыш ясадылар. Сүз уңаеннан, чара Россиянең Театр елы кысаларында узды.

Фото «Сүрәкә» ансамбленең шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X