Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Яшәүнең һәм эшнең тәмен белә

Почетлы Дипломнар, Грамоталар, Рәхмәт хатлары, дәрәҗәле бүләкләр, ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе... Озак еллар эшчәнлеге дәвамында Валентина Тупаева күптөрле бүләкләргә ия булды. Аның гомуми эш стажы 41 ел (!) тәшкил итә. Әмма иң дәрәҗәлесе, мөгаен, аңа күптән түгел генә тапшырылды. Валентина Владимировна Татарстан Республикасы...

Почетлы Дипломнар, Грамоталар, Рәхмәт хатлары, дәрәҗәле бүләкләр, ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе... Озак еллар эшчәнлеге дәвамында Валентина Тупаева күптөрле бүләкләргә ия булды. Аның гомуми эш стажы 41 ел (!) тәшкил итә. Әмма иң дәрәҗәлесе, мөгаен, аңа күптән түгел генә тапшырылды. Валентина Владимировна Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттә казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде һәм «Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ия булды.
Гомерен үз халкына, тарихына, мәдәниятенә багышлаган кеше ул. Тумышы белән Түбән Кама районының Троицкий авылыннан. Җыр-моң сөюе исә әтисе белән әнисеннән килә. Владимир Герасимович һәм Анна Ивановнаның махсус белемнәре булмаса да, гаиләне республикада гына түгел, Советлар Союзында да танытканнар. Балалары төрле музыка коралларында уйнап, җырлаганнар, биегәннәр.
- Үземне белгәннән бирле, җырладым, биедем, баянда һәм мандолинада уйнадым, - дип исенә төшерә Валентина Владимировна. - Гаиләбез республика һәм Бөтенсоюз күләмендә халык иҗаты фестивалендә катнашты, безне Казан телевидениесе буенча да күрсәттеләр.
Алабугадагы мәдәният агарту училищесын тәмамлагач, ул Афанас авылында эшләгән. Казан дәүләт мәдәният институтында белем алгач, Красный Ключ поселогындагы мәдәният йортына юллама алган. Тынгы белмәгән кыз балалар һәм яшьләр бию коллективлары, аэробика, өлкән яшьтәгеләр өчен «Җимчәчәк» фольклор ансамбле оештырган. Җанын биреп эшләүнең нәтиҗәсе «Җимчәчәк»нең Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат исемен алу була. Коллективны телевизордан да күрсәткәннәр, газеталарда да язганнар.
- Балалар һәм яшьләрнең туризм һәм экскурсияләр үзәгендә дә халык бию һәм җыр коллективы оештырдым. Аларны хәзер дә яратып искә алам, - дип хисләре белән уртаклаша Валентина Тупаева. - Биләрдәге изге чишмәне ачу тантанасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевне ипи-тоз белән каршы алдым.
Шуның өстенә, Валентина Владимировна озак еллар дәвамында авылларга чыгып, керәшеннәрнең көнкүреш тормышын, халык иҗатын өйрәнгән. Язып алынган борынгы җырлар бүген дә яңгырарга тиеш, дип саный ул, чөнки аларда гасырлар буе тупланган халык энергиясе саклана, алар зиннәтле ташка тиң. Башкарганда да җыр, авылларда кебек үк, күп тавышлы итеп яңгырарга тиеш.
Валентина Тупаеваны «Сүрәкә» ансамбленнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның җитәкчесе булып 2009 елда билгеләнсә дә, 25 ел элек коллективка нигез салучы да нәкъ менә ул булган. Ансамбль шәһәр данын һәрдаим танытып тора, мисал өчен, 2012 елда «Туым жондозы» IV республикакүләм конкурс-фестивалендә Зәй һәм Казан шәһәрләрендә 1нче урынга ия булган. Коллектив борынгы халык җырын һәм Түбән Кама районының Троицкий авылы борынгы биюен башкарган.
Шәһәр һәм районда уздырылган «Раштуа», «Май чабу», «Оло көн», «Тручын», «Питрау», «Сабантуй» кебек бәйрәмнәрнең берсе дә «Сүрәкә»сез узмый. Аның артистлары арасында озак еллар дәвамында - Анастасия Усачёва, Зинаида Чурашова, Григорий Тупаев, Галина Гыйләҗева, Елена Әмирова, Мария Савельева, Семён Гребенщиков, Валентина һәм Петр Максеевлар һ.б. бар. 2009 елдан «Сүрәкә» халык ансамбле исемен йөртә. Сүз уңаеннан, яңа буын да үсеп килә, Валентина Владимировна «Асыл нәсел» балалар фольклор ансамблен җитәкли. Валентина Тупаева гаиләсендә дә бик бәхетле - ире Григорий белән ул Красный Ключ поселогында эшләгәндә танышкан. Алар сәхнәдә дә бергә, тормыш юлы буенча да бергә атлыйлар. Менә дигән кеше итеп балаларын Роман һәм Аннаны үстерделәр. Хәзер исә яраткан оныкларын Климентий, Назар һәм Ульянаны тәрбияләшәләр. Яныңда хөрмәт итүче хезмәттәшләрең, милләттәшләрең, гаиләң булганда яшәү - үзе бәхет ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев