Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Якын җырак түтиебез

Бәләкәй чактан ук «җырак түти кайта» дип, сөенеп көтеп алган кадерле кешебез бар безнең. Ул әнинең апасы Анастасия Антонова була инде. Бала-чага өчен бәйрәм ясап, тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә көткәнбездер дип уйламыйм. Бала күңеле сизгер була, түтиебез дә безне яраткандыр. Моннан сиксән биш ел элек, Олы Аты авылында,...

Бәләкәй чактан ук «җырак түти кайта» дип, сөенеп көтеп алган кадерле кешебез бар безнең. Ул әнинең апасы Анастасия Антонова була инде. Бала-чага өчен бәйрәм ясап, тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә көткәнбездер дип уйламыйм. Бала күңеле сизгер була, түтиебез дә безне яраткандыр.
Моннан сиксән биш ел элек, Олы Аты авылында, гаиләдә сигезенче бала булып, Анна белән Степан Наумовларның кызлары туа, аңа Настя дип исем кушалар.
- Авылда дүрт класс бетердем, Кызыл Чапчак мәктәбенә укырга төшәсе итмәдем, - дип сөйли түти. - Тугыз баладан өчебез генә гомерле булдык. Николай дәдәй 82 яшенә җитте. Әти белән әни дә озак яшәделәр. Алар Аллага бик табындылар шул, шуңадыр инде. Иртәнге, кичке иманнарны калдырмыйча, аяк өсте укыйлар иде. Әти иманнарны яхшы белә иде, яшертен генә Казанга барып укып-өйрәнеп тә кайтты. Авылдагы түтиләр әти янына җыелалар, тәрәзә пәрдәләрен ябып келәү итәләр иде. Без шыпырт кына тыңлар идек. Ә әтигә келәү иткән өчен, тәлинкәгә салып, тәбикмәкләр, сандык төбеннән чыккан карамель конфетлар алып киләләр иде.
Настя дүрт класстан соң укуын дәвам итми, эш тота башлый. Аерым хуҗалык булып яши аларның гаиләләре. Әтиләре балта остасы була, улын да шуңа өйрәтә. Ә кызлар - Настя белән Танечка чигү чигәләр, кәтүктән челтәр бәйлиләр... Үсә төшкәч, авылдаш егетләре Костя Антонов белән Петр Волков бу ике кызга күз сала, сүз ката башлыйлар. Кызлар аларның икесен бергә армиягә озатып калалар. Хезмәт итеп кайткач, Кәчтүк белән Настя,
ә Петр белән Танечка кавышалар. Настяның ире Күчтүк, эш эзләп, Зәйгә китә һәм күп тә үтми, «яшәп торырга барактан урын бирәләр», дип, Настяны кайтып ала. Ел ярым баракта торгач, алар Зәйдә йорт сала башлыйлар. Биш балалары да шул йортта туа.
Озак еллар «Гидро-монтаж»да һ.б. оешмаларда штукатур-маляр булып эшләгән, рәсеме Мактау тактасыннан төшмәгән, медальләр белән бүләкләнгән Настя түти. Ул үз тормышын бернинди бизәкләргә төрмичә, ничек бар шулай сөйли: «Ирем белән яратышып кавышсак та, көйсез булды. Миңа да, балаларга да кырыс иде. Гел «Күчтүк, Күчтүк» дип кенә тордым. Җитмеш җиде яшендә дөньядан китте Күчтүгем. Берничә елдан соң кызым Ольганы җирләдем. Күп тә үтмәде, олы улым Петя да үлде. Яман чир алып китте аларны. Бик авыр кичердем бу югалтуларны. Үзем генә беләм хәсрәт ачысын... Ике кызым исән-саулар, төскә-биткә матурлар, әмма алардан уңмадым, әллә үзем гаепле, әллә алар мине санламадылар. Ә төпчегем Яков бик әйбәт, шуның янында яшим. Квартирны ремонтлады, яхшы җиһазлар алып куйды. Картайган саен, туган авылым Атыга тарта күңел. Ярый Танечкам бар әле, ачык чырай, тәмле чәй белән каршы ала. Төннәр буе үткән гомерләрне искә алып сөйләшәбез, көлешәбез, җылап та
алабыз, әти җыруын да сузабыз:
Алачалар күлмәк ал булмас.
Бу акчалар безгә мал булмас,
Бер-беребезне хәстәрләсәк,
Газиз башларыбыз хур булмас...
Тормышында күпме авырлыклар күрсә дә, яшәү ямен җуймаган җырак түтибез Анастасия өчен Олы Аты - бик тә газиз, бик тә кадерле. Үз туган авылы, үз итүче туганнары булмаган кеше-ләр дә аз түгелдер бу тормышта. Шундыйлар белән чагыштырганда, гомер юлындагы авыр югалтулары күп булган Анастасия түти йөз, мең мәртәбә бәхетлерәктер. Чөнки аның җанына тынычлык табар Олы Атысы һәм сагынып көтеп торучы туганнары бар. Җаныбызга якын җырак түтиебез ул безнең...
Ирина САДЫЙКОВА.
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев