Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Җәй ае», «чәчәкле ай» дип атаганнар

Сагынып көтеп алган ямьле җәй җитте. Элек июньне җирле календарьда «җәй ае», «чәчәкле ай» дип атаганнар. Астрономик җәй исә 22 июньнән башлана. Бу вакытта иң озын көннәр була, ә төн «бер саплам» кадәр кала. Көн озынлыгы 17 сәгатькә җитә торган көндә яңгыр яуса, димәк уңар, дип фаразлаган халык.

Элекке заманнарда коры ел килсә, кояшка, болытка багышлап, терлекне корбан иткәннәр, «яңгыр боткасы» пешергәннәр. Ботка пешерер өчен, өй саен теләк теләп, сөт, май, ярма җыйганнар, аннары аны бөтен авыл кешесенә ашатканнар.

Ә яшьләр юлда очраган кешеләрне киеме-ние белән суга ыргытканнар, су сибешкәннәр. Яңгыр теләү өчен махсус текстлар булган.

Июнь ае кызыклы бәйрәмнәргә, йолаларга бай булган. Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй. Ә керәшен авылларында Тройсын (Троица, Тручын, Торойсын) үткәрелгән. Бу бәйрәмгә ике көн кала, Симек уздырылган.

Күп кенә авылларда Тройсынны «җапрак бәйрәме» дип тә йөрткәннәр. Аның мәгънәсе язны озатып, җәйне каршы алуга кайтып кала. Ул быел 20 июньгә туры килә. 19 июньдә исә халык зиратларга барып, каберләргә чәчәкләр куеп, якыннарын искә ала. Ә кайткач, туганнар белән кунак ашы ашау йоласы бар.

Тройсында авыл каен, өрәңге ботакларына, урман чәчәкләренә «төренә». Егетләр-кызлар кулъяулык, сөлге, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән каен ботаклары күтәреп, урам буйлап җырлап йөриләр. Аннары күңел ачу өчен кичен аерым урынга киләләр. Күмәк җыр,бию, такмак әйтешү башлана. Симек көнне кызлар каен себеркесе бәйләп, суга ташлаганнар. Кемнең себеркесе яр буена барып төртелсә, ул кияүгә чыкмаячак, дип фаразланган. Батса, егете ташлаячак икән. Тройсында да шушы йола уздырылып килә.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев