Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Халык файдасына хезмәт итәрбез дип ышанам»

26 мартта Түбән Камага Чистай епархиясеннән яңа билгеләнгән идарә итүче архиерее Пахомий килде.

Чистай һәм Түбән Кама епискобы беренчеләрдән булып 49 нчы микрорайонда урнашкан Раштуа чиркәвендә булды. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә хезмәтләр татар телендә — керәшенчә келәү уза. Ул Түбән Кама җирендә беренче литургия үткәрде. Владыка Пахомий белән бергә келәүне Түбән Кама округы благочинные Александр Колчерин, Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясен оештыру бүлеген җитәкләүче протоиерей Павел Чурашов, Покров округы благочинные Виталий Кузьмин, иерей Виктор Тихонов, иерей Артемий Ямашев, иерей Димитрий Яковлев, иеромонах Силуан (Касимов) алып барды. 

Службадан соң Епископ Пахомий Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин белән очрашты. Шәһәр мэры кунакны җылы сәламләп, аңа бүләк итеп, «Храм Казанской иконы Божией матери» сурәтләнгән картина тапшырды. 

Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, шәһәргә нибары 56 яшь булса да, ул бүген республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә билгеле: «Нәкъ менә бездә дүрт эре сәнәгать предприятиесе бар, кече һәм урта бизнес үсеш ала, торак йортлар, мәдәни һәм социаль учреждениеләр төзелә, яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә». 

Очрашу барышында шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар. Рамил Муллин Түбән Камада 50дән артык милләтнең дус һәм тату яшәвен, ә 15 миллимәдәни берләшмәнең Халыклар дуслыгы йорты базасында үз җәмгыятьләрен булдыруы турында сөйләде. Үз чиратында, владыка әлеге җылы һәм күңелле очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерде: «Мин Түбән Каманың шундый бай үткәне һәм матур киләчәге булган искиткеч шәһәр булуын күз алдына да китерә алмаган идем. Үз чиратымда, сезнең планнарыгыз тормышка ашсын өчен, мин барысын да эшләргә тырышырмын. Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәрбез, шәһәр, республика, ә иң мөһиме: халык файдасына хезмәт итәрбез дип ышанам. Ходай мине нәкъ менә монда, Татарстанга җибәргәненә шатмын», — диде ул. 

Соңрак Рамил Муллин һәм Епископ Пахомий Вахитов проспектында булачак гыйбадәтханә комплексы төзелеше территориясен карадылар, Кызыл Чишмә бистәсендә булдылар. 
(Мәгълүмат һәм фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан).


Керәшен дөньясында 

Районыбызда инде матур гадәткә кергән үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында уза торган «Лейся, песня, на просторе» фестивальконкурсында керәшен фольклор ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады. 

Әлеге конкурста «Җирекле моңнары» фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова) «Кыз бирү» йоласын күрсәтеп, 2 нче урынны алды. Шушы ук ансамбль гармунчысы Павел Федосеев керәшен көйләрен уйнап, 2 нче урынга лаек булды. 

Җиңүчеләр арасында «Троица» (җитәкчесе Наталья Комиссарова) һәм «Серле мәләнчек» (җитәкчесе Лидия Чеботарева) икенче һәм өченче урыннарга чыктылар. 

*** 
Татарстан Республикасының «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» кысаларында мәктәп укучылары белән очрашулар дәвам итә.

Очрашуларның чираттагысында — Түбән Кама шәһәренең 27 нче мәктәбе укучыларына шәһәрнең керәшен җәмгыяте турында сөйләделәр, аларны тарих, традицияләр, бәйрәмнәр һәм милли аш-су белән таныштырдылар. Милли хатын-кыз костюмының элементларын күрсәттеләр: бизәнү әйберләре һәм баш киемнәре турында сөйләделәр. Баш киеме һәм керәшен милли биюләре хәрәкәтләре буенча осталык дәресләре үткәрделәр. 

***
«Ата-бабалар мирасы» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә керәшен халкының милли киемнәрен кигән зур курчаклар ясала.

Хатын-кыз курчак инде әзер диярлек, озакламый аның пары — керәшен егетен дә тегәргә исәплиләр. 

*** 
И. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Без бергә» дип аталган конкурсның муниципаль этабы узды.

«Асыл нәсел» керәшен балалар фольклор ансамбле җитәкчесе һәм «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле җырчысы Альбина Никитина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Альбина Егоровнаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм конкурсның зона этабында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулавын телибез.

Безнекеләрне белегез!

Шәһәрнең «Заман» уку һәм аралашу үзәге китапханәләр арасында узган бәйгедә «Иң яхшы шәһәр китапханәсе» номинациясендә җиңеп, дипломга ия булды. 

Диплом Халык иҗаты йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чарада тапшырылды. 

Керәшен карендәшебез Ольга Афонова җитәкләгән «Заман» уку һәм аралашу үзәгенең иң яхшы китапханәләр исемлегенә керүе безнең өчен дә зур шатлык. 

Ольга Николаевна җитәкләгән үзәк керәшеннәрнең бай традициясен өйрәнү, мәктәп һәм колледж укучыларын халкыбызның бай мирасы белән таныштыруда зур эшләр башкара.

Күңел тарта туган якларга 

Сәхифәбезнең алдагы саннарының берсендә районыбызда урнашкан керәшен авыллары белән таныштыра башлаган идек. Бүген сүз Троицкий һәм Байданкино авыллары хакында. 

Троицкий — Түбән Кама шәһәреннән 54 километр ераклыкта, Кичү елгасы буенда урнашкан бистә. Аңа 1920 елларда нигез салына. 1987 елда бистәдә клуб җиткерелә. Бүгенге көндә бистә кешеләре өчен төрле юнәлештә һәм төрле яшь категорияләрен үз эченә алган сигез түгәрәк эшли. Халык традицияләрен саклау һәм торгызу максатыннан клубта халык бәйрәмнәре, балалар һәм яшьләр өчен кичәләр, тематик концертлар үткәрелә, календарь һәм гаилә йолалары яңартыла. 

Шунысы кызык, Троица авылның престол бәйрәме булып тора. Троицкий халкы элек-электән бу бәйрәмне көтеп алып, зурлап уздырган.

Байданкино авылы — район үзәгеннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул Каенлы авыл җирлеге составына керә. Авыл турында беренче тапкыр 1859 елда искә алына. Октябрь революциясенә кадәрге чыганакларда Ширмеш (Черемыш) исеме астында да телгә алына. 1860 елга кадәр халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. XX гасыр башында Байданкинода җил тегермәне эшләп килә. 

2020 елда авылда комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачыла. Бүгенге көндә авылда часовня һәм комплекслы хезмәт күрсәтү пункты бар. 

Байданкино авылында ике фольклор коллективы — «Тальяночка» халык җыруы ансамбле һәм «Көмеш су» фольклор ансамбльләре уңышлы гына эшләп килә.
 

Сәхифәдә кулланган фотолар шәхси архивлардан алынды.

Йөгерек уйлар

Киңәйде бүген бар дөньям,
Алга киттем бер адым.
Бер кочак шигырь укыдым,
Дүртьюллык шигырь яздым.
* * *
Һәр язылган — иман түгел
Һәр явыз да Иван түгел.
Шуңа да сөенә күңел —
Һәр Иван да явыз түгел.

Никифор Тукмачев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев