Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Уңышлар телибез

13 гыйнварда Казанда «Туым җондозы» керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр фестивале узачак. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак чарада республика этник сәнгатенең иң якты йолдызлары катнашачак. Анда Түбән Кама районыннан Җирекле авылының «Чәчкәләр» ансамбле балалары барачак. Марсель Вәлиуллин һәм Алена Данилова «Какай биюе» күрсәтергә ниятлиләр....

13 гыйнварда Казанда «Туым җондозы» керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр фестивале узачак. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак чарада республика этник сәнгатенең иң якты йолдызлары катнашачак.
Анда Түбән Кама районыннан Җирекле авылының «Чәчкәләр» ансамбле балалары барачак. Марсель Вәлиуллин һәм Алена Данилова «Какай биюе» күрсәтергә ниятлиләр. Ансамбль җитәкчесе Флера Облакова әйтүенчә, «какай» дип казны атыйлар.
«Язын казлар бәбкә чыгаргач, аларны оядан җыеп барасың да, чыгарып бетергәч, аларны каз белән ата казга кушасың. Алар парлап бииләр. Биюнең мәгънәсе менә шул. Аны әле беркем дә башкармаган, бары тик без генә. Костюмнарыбыз да музейда саклана торганнары: берсенә 120 ел, икенчесенә тагын да күбрәк», - дип аңлата Флера Ивановна.
Бу биюне Чистай һәм Казан тамашачылары күргән, сөенеп кабул иткәннәр, сорап-сорап өч тапкыр биеткәннәр. Инде менә кабат Казанга чакырганнар. «Чәчкәләр»гә уңышлар телибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X