Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Уңышлар сиңа, Альбина!

Альбина Никитина «Нечкәбил» конкурсында катнашырга күптән хыялланган. Уңган, эшчән, килеш-килбәте дә матур. Әмма зур бәйге узачак сәхнәгә аяк басу быел гына насыйп була аңа. Артта - сайлап алу туры һәм ярымфинал, алда -ноябрьдә узачак иң зур сынау - финал. 10нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү белән беррәттән,...

Альбина Никитина «Нечкәбил» конкурсында катнашырга күптән хыялланган. Уңган, эшчән, килеш-килбәте дә матур. Әмма зур бәйге узачак сәхнәгә аяк басу быел гына насыйп була аңа. Артта - сайлап алу туры һәм ярымфинал, алда -ноябрьдә узачак иң зур сынау - финал. 10нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү белән беррәттән, узган елдан башлап, профсоюз комитеты рәисе вазифаларын да үти Альбина. Ире «АйПласт» предприятиесендә машина йөртүче булып эшли, олы уллары Александр - 9нчы сыйныфта, кечесе 3нче сыйныфта белем ала.
- «Нечкәбил» конкурсын һәрвакыт карап бара идем. Быел катнашырга тәкъдим иттеләр.Ирем Сергей белән киңәшләштек тә, риза булдым, - дип сүзен башлады ул.
Башта Минзәләдә сайлап алу туры уза. 250 хатын-кызның һәрберсе үзе, гаиләсе, традицияләре турында сөйли. Альбинага да чират җитә. Традицияләр, милли бәйрәмнәр аларда бик күп. Шуларның берсе - Ивану бәйрәме (Иван Купала). Аның йолалары турында сөйләгәч, дәвам итәргә дә ирек бирмичә, жюри әгъзалары ярымфиналда шул бәйрәмне күрсәтергә куша.
- Мин Минзәлә районы Түбән Юшады авылында туганмын. Ивану бәйрәме бездә шулай ук 7 июльдә уздырыла, әмма башкаларга караганда үзгәрәк. Дөрес, без бәләкәй чакларда бик зурлап, кунаклар чакырып үткәрү гадәте бар иде.«Түгәрәк бәйрәме» дип тә әйтәләр иде. Туганнарым да бәйрәмнәрдә катнашырга ярата, алар җырга-моңга, биюгә оста, әтием гармунда уйный. Элек бабам Александр җырларга чыкса, кешеләр; «Александр чыкты, безгә чыкмасак та була», - диләр иде, - дип елмая Альбина.
250 кешедән ярымфиналга нибары 45 кеше генә эләгә. Кул кушырып утырырга вакыт юк. Альбина бәйрәм сценариен үзе яза. Ире, уллары, әнисе, туганнары ярдәм итә. Минзәләгә кайтып-китеп, алар белән җырлар өйрәнә, репетицияләр ясый Альбина. Әле бит режиссер белән элемтәдә торырга кирәк. Анысын махсус билгелиләр. Аннары 13 кешелек коллектив Казанга репетициягә юл тота. Бу кадәр кешене сыйдырыр өчен автобус ялларга туры килә.
- Сәхнәдә кемдер видео ярдәмендә аңлата, кемдер болай гына сөйли. Без дәррәү чыккач, зал тып-тын калды. Ә инде шау-гөр килеп әзерләгән бәйрәмне дә күрсәткәч, шаккаттылар, - ди хатын.
Кайткач, әзерлек эше дәвам итә: киемнәр, ызба макеты, каен агачы табасы, хәтта янып торучы учак юнәтәсе, тәкыялар үрәсе бар бит әле... 22нче мәктәп, Т.Миңнуллин исемендәге татар драма театры, Минзәлә мәдәният йорты, «Сүрәкә» ансамбле ярдәм итә, тәкыяларны чәчәк кибетендә махсус үреп бирәләр.
Ярымфинал Казанда «Татарстан гаиләләре фестивале - 2017» форматында уза. Корстон күңел ачу комплексына 45 гаилә, алар белән туганнары, ярдәм төркемнәре җыела һәм берничә мәйданчыкта төрле номинацияләр буенча чыгыш ясый. Альбина Никитина гаиләсенә «Гаилә традицияләре» мәйданчыгында чыгыш ясарга туры килә.
- Башта үзем белән таныштырдым, гаиләбез турында сөйләдем, аннары инде күмәк чыгыш булды. Репетиция ясап торгангамы, артистларым бер дә каушамады. Җиде минутлык спектакль дәвамында, мин бәйрәм асылы турында бәян иттем, калганнар җырлады-биеде, йолаларны күрсәтте. Гармунда - Николай абыем. Керәшен җырлары, фонограммада бөтенләй башкарылырга тиеш түгел, бигрәк тә бәйрәмдә- ди ул.
Каенга тасма бәйләү, башка тәкыя кигерү булсын - ирексездән, бу бәйрәмдә жюри әгъзалары һәм тамашачылар да катнаша. Альбина алар турында «безгә көч-куәт биреп тордылар» ди. Фестивальнең тагын бер өлеше - гүзәл затларның уңганлыгын күрсәтү. Моның өчен табын әзерлисе икән. Түбән Кама вәкиле монысында да сынатмый: кабак һәм җимеш пироглары, дурычмаклар, махсус рецепт буенча пешерелгән тәбикмәкләр, өй сыры, ит рулеты, сало, эремчек, сөт өсте, тәбә, дерелдәвек - өстәлдә алма төшәрлек урын да булмый. Килгән кунакларга табыннардагы ризыкны авыз итү мөмкинлеге бирелгәч, бу өстәл янына күп кеше җыела.
Нәтиҗәдә, Альбина Никитина гаиләсе икенче урын яулый. Финалга эләгү-эләкмәве турында ике атнадан соң гына хәбәр итәрбез диюләренә карамастан, аның туганнары «Пирамида»га барырга әзер. Юкка түгел икән, күптән түгел алдагы иң авыр сынауда катнашачак 13 кешелек исемлектә Альбинаның да булганлыгы ачыкланды.
- Ноябрьдә узачак финалда безне нәрсә көтә - белмим. Әлегә ирем белән Казанга чакырдылар, бәйгечеләр вальс бии белергә тиеш икән. Аннары барыбызга да күлмәкләр тегеләчәк - монысы сәхнәдә йөрү осталыгын күрсәтү өчен. Әлбәттә, максатым - Алтын Нечкәбил исеменә ия булу, - ди ул.
Күзләре янса да, йөзеннән елмаю төшмәсә дә, Альбинаның бу конкурска күпме көч сарыф иткәнен ире һәм туганнары гына белә. Реквизит эзләү бер нәрсә. Катнашу шактый чыгым да таләп итә бит. Мисал өчен, баннер ясату кыйммәткә төшкән. Ике мәртәбә автобус яллап барганнар - һәркайсы 13 мең сум тора. Альбина Никитина Татарстан күләмендә шәһәребез данын яклый. Аңа бу эшендә шәһәр ярдәме комачауламас иде, югыйсә.
Сәхифәне Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.
Фотолар А.Никитинаның
шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев