Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Украинада хунта хакимлеге

«Карендәш» сәхифәсен укып баручылар игътибар иткән булса, язмаларымның берсендә Актүбәдәге укучыларым һәм шулар арасыннан хәрби хезмәтне сайлаучылары турында телгә алган идем. Әле күптән түгел генә аларның берсеннән - Михаил Ильич Исаковтан миңа хат килеп төште. Бүгенге көндә Украина белән Россия арасындагы һәрьяклы мөнәсәбәт соңгы чиккә җитеп киеренкеләнгәнен истә тотып, аның...

«Карендәш» сәхифәсен укып баручылар игътибар иткән булса, язмаларымның берсендә Актүбәдәге укучыларым һәм шулар арасыннан хәрби хезмәтне сайлаучылары турында телгә алган идем. Әле күптән түгел генә аларның берсеннән - Михаил Ильич Исаковтан миңа хат килеп төште. Бүгенге көндә Украина белән Россия арасындагы һәрьяклы мөнәсәбәт соңгы чиккә җитеп киеренкеләнгәнен истә тотып, аның хаты белән «Карендәш»не укучыларны да таныштырырга булдым.
«Сезгә мәктәптә үзегез ныклы белем һәм гомер буе кулланырлык төпле киңәшләр биргән укучыгыз Михаил яза. Германиядә хезмәт иткән чагымда немецлар белән аралашканда да, немец теле буенча кандидатлык минимумын тапшырганда да, кешелекле булырга өйрәткәнегез өчен, Сезне рәхмәт хисләре белән искә ала идем. Югары хәрби уку йортында укытучы булып эшләгәндә дә Сезнең киңәшләрегез ярдәм итте. Башка укытучыларны да ихтирам белән искә төшерәм.
Сез, класс җитәкчесе булганда, мин Миша Березниковны төрткәләгән өчен, «2»ле куйганыгыз да хәтердә. Укытучы Анна Федоровнаның тәрәзәсе каршында ул кече «йомыш»ын үтәгән, без шуның өчен тарткалашкан идек...
Хәрби хезмәтне 1992 елда, Киевтагы хәрби академиянең өлкән укытучысы булып тәмамладым. Аннан соң төрле эшләрдә һәм, хәтта, Кучма вакытында президент администрациясендә дә эшләдем. 1996 елдан - пенсиядә.
Хәзерге вакытта властька хунта килгәнлектән, гадәти кешеләргә яшәү авырлашты, шунлыктан, Россиягә кайтырга телим. Вакытлыча Знаменск шәһәрендә оныгым янында торам...».
Хәрби кеше һичкайчан зарланмас. Инде килеп укучым Михаил да шундый сүзләр яза икән, димәк, Украина - ерак, андагы хәлләр безне борчымый дип, моңа җиңел карау дөрес түгел. Бүгенге көндә илебездә, республикабызда яшәүче һәркем үзара татулыкның, тыныч тормышның чын бәясен бар тулылыгы белән аңлап, тагын да бердәмрәк булырга тиеш.
Нина КАСАКИНА.
Тукай районының
Борды авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев